Тукай дөньясы

Кузнецов Николай Дмитриевич – рәссам

Кузнецов Николай Дмитриевич – рәссам, индустриаль пейзаж рәсемнәре өчен 1971 елда Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләгенә лаек була. Николай Кузнецов (1923-1974) Николай Кузнецов Тат...

Кузнецов Николай Дмитриевич – рәссам, индустриаль пейзаж рәсемнәре өчен 1971 елда Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләгенә лаек була.


nikolay_kuznetsov.jpg


Николай Кузнецов

(1923-1974)

Николай Кузнецов Татарстанның Васильево бистәсендә 1923 елның 22 маенда дөньяга килә.

1945 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый. Нәкышчы Казанда яшәп иҗат итә. Николай Кузнецов – СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1950) , РСФСР һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1957) мактаулы исемнәренә лаек була.

1974 елда Казанда вафат була.


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз