Тукай дөньясы

Лывин Сергей Осипович – рәссам

Лывин Сергей Осипович – рәссам, В.И.Ленинга һәм Г.Тукайга багышланган картиналар сериясе өчен 1978 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. Сергей Лывин (1923-2004) Лывин Серг...

Лывин Сергей Осипович – рәссам, В.И.Ленинга һәм Г.Тукайга багышланган картиналар сериясе өчен 1978 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.



Сергей Лывин
(1923-2004)

Лывин Сергей Осипович 1923 елның 29 сентябрендә Татарстанның Питрәч районы Черемышево авылында туа.

Сергей Лывин 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнаша – 78нче полкның 25нче укчы девизиясе белән Украина фронтында, 5нче артиллерия дивизиясе белән Курск дугасында сугыша.

1947 елда рәссам Казанның сәнгать училищесын тәмамлый. СССР Сәнгать фондының Татар иҗади-җитештерү комбинатында рәссам булып эшли. 1965-1980 елларда ТАССР Рәссамнар берлеге идарәсенең рәис урынбасары вазифасын башкара.

Сергей Лывин Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы мактаулы исемнәренә лаек була. Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Ватан сугышы I дәрәҗәдәге ордены, ике тапкыр Кызыл Йолдыз ордены, III дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләкләнә.

Сергей Лывин иҗатында төп тема – табигать һәм кешеләр. Аның «Татарстан юллары», «Май көне», «Көзге бизәкләр», «Язгы яшеллек», «Печәнлек» (һ.б.) кебек әсәрләре иҗатында аерым урын алып тора. Габдулла Тукайның тууына 90 ел тулу уңаеннан, 1975-1976 елларда шагыйрьнең балачагы үткән урыннарга барып, «Монда Тукай үз җырларын җырлады» дип аталган картиналар сериясен иҗат итә.

Рәссам 2004 елда Казанда вафат була.

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз