Тукай дөньясы

Татар мәдәни үзәге кебек: Тукай музее 40 еллыгын билгеләп үтте

Казанда Габдулла Тукай әдәби музееның 40 еллыгын билгеләп үттеләр. Тантанада музей хезмәткәрләре, язучылар, галимнәр катнашты.

Татар мәдәни үзәге кебек: Тукай музее 40 еллыгын билгеләп үтте

2026 елның июнендә Татарстан Милли музее филиалы – Казандагы Габдулла Тукай әдәби музее ачылуга 40 ел тулды. Бу уңайдан 10 июньдә үткән тантанада Г.Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова сөйләгәнчә, бөек шагыйрьнең исемен һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү ул исән вакытта ук, аның сурәте белән открыткалар, дәфтәрләр, китаплар басылып чыгудан башлана. Ә инде мемориаль әйберләрен туплау мәсьәләсе Бөек Ватан сугышы елларында гына күтәрелә. 1944 елның 21 июнендә фронтовик язучы Гадел Кутуй: «Мин Пушкинның каләмен, кулъязмаларын күрдем. Аларга инде 100 елдан артык. Кадерләп музейларда саклана. Тукай 30 ел элек вафат булды, мин аның каләмен һәм кулъязмаларын кайда күрә алам? Шуны ук Мәҗит Гафури һәм Һади Такташ турында да әйтергә мөмкин. Безгә әдәби музей кирәк», – дип язып чыга, дип сөйләде Гүзәл Төхвәтова.

Казанда Г.Тукай әдәби музее урнашкан бина. /М.Захаров фотолары, tatar-inform.ru

Бүген Татарстан Милли музееның филиалы булган Габдулла Тукай әдәби музее Казанның тарихи үзәгендә, Иске Татар бистәсенең иң күренекле архитектура һәйкәлләреннән берсе – «Шамил йорты»нда урнашкан. Музей беренче кунакларын 1986 елның 11 июнендә кабул итә.

Бәйрәмгә килгән Казан шәһәре башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова музейның оешу тарихына тукталды. «40 ел бер яктан шактый зур дата кебек, ләкин Тукайның 27 яшендә дөньядан китүен искә алсак, бу музейны ачу турында фикер алышуларның 70 ел буе баруын аңлыйбыз. Музейда хезмәт куйган ветераннарыбызга бик зур рәхмәт, чөнки алар иске бинаны музей рәвешенә китерү өчен күп көч куйган. Шушы еллар дәвамында Тукай музее фәнни һәм мәдәни үзәккә әйләнде», – дип искәртте ул.

ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла музей ачылган көнне яхшы хәтерләвен әйтте. «Бу дәүләт дәрәҗәсендәге вакыйга булды. Халык бик күп иде – мин бина эченә керә алмадым, гомумән, ул көнне бик күп кеше керә алмый калды», – диде язучы.

Татарстан халыклары ассамблеясенең башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин горурланып: «Мин Тукай чишмәләре суын эчеп үстем. Шагыйрь дөньяга аваз салган Кушлавыч минем туган авылымнан өч чакрым гына ераклыкта урнашкан», – диде. «Тукай музее хәзерге вкытта Казанның татар милли-мәдәни үзәгенә әйләнде. Кызганыч ки, саф татар телендә аралаша торган җәмәгать урыннары елдан-ел кими. Ләкин Габдулла Тукай музеенда без рәхәтләнеп татарча сөйләшәбез, фикер алыша алабыз», – диде Ринат Вәлиуллин.

Татарстан Милли музее генераль директоры Айрат Фәйзрахманов киләсе 10 елга эш планнары белән уртаклашты. – Без музейда яңа экспозицияләр булдыру, ремонт ясау турында хыялланабыз. Яңа экспозиция төзү җиңел эш түгел, әмма моның турында фикер алышуга без бөтен җәмәгатьчелекне чакырып калабыз. Үз вакытында ясалган экспозиция Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән иде. Яңа экспозиция барлыкка килсә, ул премиягә лаеклы булсын иде, дигән теләктә калам, – диде җитәкче.


11.06.2026. Камилә БИЛАЛОВА, tatar-inform.tatar

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз