Тукай тормышының тулы елъязмасын әзерләргә тәкъдим ителә
«Моның өчен нигез бар, чөнки моңа кадәр шактый зур әзерлек эше башкарылган иде», – дип белдерә филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов.
ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының татар телен чагыштырып өйрәнү лабораториясе мөдире, филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов Казанданы Габдулла Тукай әдәби музеенда «Миллиард.Татар» порталы оештырган лекциядә Тукай тормышының әлегә кадәр ачылмаган сәхифәләре, яңа басмалар һәм фәнни эзләнүләр турында сөйләде.
Марсель Ибраһимов: «Тукай турында нинди мәгълүматны төгәл һәм документлар белән расланган дип саный алабыз?»
Тукайның «Исемдә калганнар» дип аталган автобиографик повесте бар. Анда ул тормышындагы вакыйгаларны кайчаннан аңлый башлаганы турында уйлана. Тукай язуынча, әнисе ягыннан бабасы Зиннәтулла оныгын Кырлай авылына Сәгъди абзыйга тәрбиягә бирергә мәҗбүр булган мизгелдән башлап ул тормышын хәтерли. Тукай крестьян арбасына ничек утырганын, Өчиле авылыннан ничек чыгып киткәннәрен тасвирлый. Нәкъ шул сәфәрдән аның аңлы хатирәләре башлана. Ә аңа кадәр булган вакыйгаларны – кайда туганын, Кырлайга кадәрге балачак еллары ничек үткәнен – нигездә авылдашлары сүзләреннән белгәнен әйтә.
Без Тукай турында нинди мәгълүматны төгәл һәм документлар белән расланган дип саный алабыз? Гомумиләштереп әйткәндә, күренеш болайрак: Без Тукайның кайчан һәм кайда туганын төгәл беләбез – бу Казан артындагы Кушлавыч авылы. Аның әти-әнисен дә беләбез: әтисе – Мөхәммәтгариф мулла, әнисе – Мәмдүдә. Болар барысы да метрика кенәгәләрендә теркәлгән. Димәк, бу – шик тудырмый торган документаль факт.
Икенче төр чыганак – Тукайны үз күзләре белән күргән кешеләрнең истәлекләре. Совет чорында «Тукай турында истәлекләр», «Тукай турында ядкәрләр» кебек җыентыклар еш нәшер ителә иде. Истәлекләрдәге мәгълүмат ни дәрәҗәдә ышанычлы соң? Кемдер: «Мин шулай булганын хәтерлим», – дип яза.
Күренекле археограф Марсель Әхмәтҗанов 1980 елларда Казан арты авылларына экспедицияләр оештыра. Анда ул Тукайны үзләре белгән яки аның турында әти-әниләреннән ишеткән кешеләр белән очрашып сөйләшә.
Күпләргә билгеле булган бер вакыйга бар. Белгәнебезчә, Зиннәтулла бабасы Тукайны Казанга җибәрә. Тукайны Печән базарына алып килгән кеше: «Асрамага бала бирәм, кем ала?» – дип кычкырып йөргән. Бу вакыйга киң таралган риваятькә әверелгән. Моның икенче төрле аңлатмасы да бар. Зиннәтулла бабай алдан ук килешенеп, Тукайны Казанның бай татар гаиләсенә калдырырга теләгән. Бу ул заманда гадәти хәл булган – баласыз кешеләр яки кызлары гына булган гаиләләр малайларны тәрбиягә алган, чөнки мөселман гаиләсендә нәселне дәвам итүче һәм мирасчы итеп ир бала саналган.
Сәгъди абзыйның Тукайны үзенә тәрбиягә алуына тагын бер сәбәп булган. Тукай турында язылган хезмәтләрдә әйтелгәнчә, ул чорда һәр ир-ат исәбенә җир кишәрлеге бирелгән. Крестьян өчен җир бик зур кыйммәткә ия булган. Тукай Казанның Яңа Татар бистәсендә Мөхәммәтвәли белән аның хатыны Газизә гаиләсендә тәрбияләнә. Ләкин аннары аларның авырып китүе сәбәпле, Тукай янәдән бабасы янына кайтарылган. «Без Тукайны Казанга шулай озаттык», – дигән истәлекләр дә очрый. Әмма мондый мәгълүматка ни дәрәҗәдә тулысынча ышанып була? Моңа шулай булган дип 100 процент гарантия бирү мөмкин түгел, чөнки кеше хәтере һәрвакыт камил була алмый.
«Замандашлары аны үпкәчел кеше итеп искә ала»
Икенче бер әһәмиятле мәсьәлә дә бар. Без барыбыз да Тукай турында җәмгыять аңында формалашкан образга таянып фикер йөртәбез. Иң элек күз алдына ятим балачак һәм газаплы тормыш килеп баса. Бу – Тукай образының төп нигез ташларыннан берсе. Тукайга 4 ай булганда аның әтисе вафат була, әнисе исә аңа 4 яшь тулганда дөнья куя. Шуңа күрә Тукайның балачагы чыннан да бик авыр үтә.
Тормышының катлаулы булуы белән дә килешергә мөмкин. Әнисе ягыннан бабасы Өчиле авылы мулласы Зиннәтулла хәзрәт була. Без озак еллар буе муллаларны хәлле, җитеш тормышлы итеп күз алдына китерергә күнеккәнбез. Дингә каршы булган совет чорында халыкта руханиларга карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләнде.
Әмма Тукай истәлекләрендә бөтенләй башкача яза. Зиннәтулла бабасының гаиләсе зур була. Бу аның икенче никахы. Хатыны Латыйфаның да балалары күп була. Алар бик фәкыйрь яши. Тукай хәтта күрше авылларга хәер сорашырга йөрергә мәҗбүр булганын искә ала.
Өчиле кечкенә авыл булган. Мәхәлләсе дә зур түгел, шуңа күрә авыл халкы мулланы тулысынча тәэмин итә алмаган. Зиннәтулла бабасы да оныгына яхшырак тормыш эзләргә мәҗбүр була. Башта аны Казанга, аннары Кырлайга урнаштырырга тырыша. Бу аның оныгын яратмавыннан түгел, ә авыр тормыш шартлары сәбәпле шулай эшләргә мәҗбүр булуын күрсәтә.
1894 ел ахырында Тукай Уральск-Җаекка килеп урнаша. Анда аны апасы Газизә (әтисенең сеңлесе) һәм аның ире, Җаекта сәүдә эшләре алып барган хәлле сәүдәгәр Галиәсгар Усманов тәрбияли. Тукайны Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин нигезләгән «Мотыйгия» мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Шунысы мөһим: Мотыйгулла хәзрәт Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф белән бергә укыган – алар икесе дә ул заман өчен абруйлы Кышкар авылы мәдрәсәсен тәмамлаган. Аннары юллары аерыла. Мөхәммәтгариф Кушлавыч авылында мулла булып хезмәт итә башлый, ә Мотыйгулла хәзрәт укуын дәвам итү өчен Каһирәгә китә. Ул атаклы Әл-Әзһәр университетында белем ала һәм Җаекка гыйлем иясе булып кайта. Андагы мөселман җәмәгатьчелеге аның белеменә һәм киң карашына югары бәя бирә, шуңа күрә ул мәчеткә имам итеп билгеләнә. Мәчет каршында мәдрәсә эшли, Тукай да шунда укый башлый.
1894 елда Тукайга 8 яшь була. Нәкъ шул вакыттан аның тормышы үзгәрә. Ул инде сыеныр урыны булмаган ятим бала түгел, аның үз йорты, үз гаиләсе була. Совет чорындагы әдәбият белемендә исә Тукай белән Галиәсгар Усманов арасында каршылыклар булган дигән фикер киң таралган иде. Янәсе, алар гел бәхәсләшеп яшәгән. Моның сәбәбен дә социаль аерма белән аңлатырга тырышканнар. Тукайны гади халык вәкиле итеп күрсәтеп, ә Галиәсгар Усмановны бай сәүдәгәр итеп каршы куйганнар.
Әдәбият галиме Ибраһим Нуруллин «Атаклы кешеләр тормышы» сериясендә чыккан «Габдулла Тукай» исемле китабында кызыклы бер мисал китерә. Тукай Уральскига килгәч, башта аны йортның икенче катына урнаштыралар. Соңрак беренче катка күчерәләр. Нуруллин моны образлы итеп болай аңлата: «Тәкъдир гүяки: «Күтәрелмә, синең урының беренче катта, хезмәтчеләр һәм гади кешеләр арасында», – дип әйтә сыман», — дип яза. Әмма бу очракта социаль каршылык төп сәбәп булмаган. Тукайның авыр балачагы аның холкына тирән эз салган. Замандашлары аны тиз кабынып китүчән, үпкәчел кеше итеп искә ала. Дуслары да Тукай белән аралашканда сүзләрне бик сак сайларга кирәк булганын әйткән. Аңа үпкәләтерлек сүз әйтсәң, җавабы шунда ук килеп ирешкән. Мәсәлән, Сәгыйть Рәмиев белән алар озак вакыт бик яхшы мөнәсәбәттә була. Бервакыт аралары бозыла. Шуннан соң Тукай үзенең мәкаләләрендә, шигырьләрендә дә Сәгыйть Рәмиевне төрттерә. Мондый мисаллар Сәгыйть Рәмиев белән генә чикләнми. Әгәр Тукай тәнкыйтьләгән, пародияләгән һәм көлгән кешеләрнең барысын да санап китсәк, моңа бик күп вакыт кирәк булыр.
«Халык шагыйре төшенчәсе күбрәк социаль эчтәлеккә ия иде»
Тукай образының тагын бер мөһим ягы – аны һәрчак халыкка якын, халык шагыйре итеп кабул итү. «Халык шагыйре» дигән төшенчә нәрсәне аңлата соң? Монда шуны истә тотарга кирәк: ХХ гасыр башында «халык» төшенчәсенә бүгенгедән һәм совет чорындагыдан башкарак мәгънә салынган. Совет заманында «халык шагыйре» дип, гадәттә, хаким сыйныф тарафыннан изелгән эшче һәм крестьян массалары мәнфәгатьләрен яклаучы шагыйрьне атыйлар иде. Бу төшенчә күбрәк социаль эчтәлеккә ия иде.
ХХ гасыр башында вазгыять башкача була. Тукай вафатыннан соң язылган хезмәтләрнең берсендә Гали Рәхим «Тукаев – халык шагыйре» дигән мәкалә бастыра. Ул анда бик урынлы фикер әйтә. Шул чорда татар җәмгыятендә аристократия белән гади халык арасында Совет чорындагы кебек кискен бүленеш булмый. Тукай җәмгыятьнең төрле катламнарына бердәй якын була. Аны гади кешеләр дә, зыялылар да, хәлле кешеләр дә үз шагыйре итеп кабул итә.
Совет чорында чыккан барлык диярлек басмаларда Габдулла Тукай иҗатының дин әһелләренә каршы юнәлгәнлеге аеруча ассызыкланды. Янәсе, ул дин әһелләреннән көлгән, аларга каршы чыккан. Бу фикердә өлешчә хаклык бар, чөнки ул чорда татар җәмгыятендә ике караш бәрелеше күзәтелә. Бер яктан, җәдитчеләр милләтне, мәгарифне үзгәртү, заманча белем бирү өчен көрәшә. Икенче яктан, кадимчеләр җәмгыятьнең нигезе дин булырга тиеш, булган тәртипләрне үзгәртергә ярамый дип саный. Кадимчеләр җәдитчеләрне кискен тәнкыйтьли. Бу каршылык вакытында газета-журналлар да төрле карашларны яклап чыгыш ясый.
Шунысы кызык: совет чорында чыккан сайланма әсәрләргә Тукайның дини эчтәлекле әсәрләре кертелми. Мәсәлән, «Алла гыйшкына», «Мигъраҗ», «Кадер кич» кебек әсәрләр басылмый, чөнки алар Тукайның дингә каршы көрәшүче шагыйрь образына туры килми.
«Тукай тормышының өйрәнелмәгән яклары бар әле»
Без Тукайны тарихи шәхес буларак беләбез. Аның тормышындагы иң әһәмиятле вакыйгалар турында мәгълүматыбыз бар. Аның көндәлек тормышы турында күп беләбезме? Мәсәлән, 1907 яки 1908 елларның 31 декабреннән 1 гыйнварына каршы төндә Тукай нәрсә белән шөгыльләнгән? Бу хакта бернинди мәгълүмат юк. Ә бит сүз татар әдәбиятының иң бөек шагыйре турында бара.
Берничә ел элек, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли башлагач, миңа Габдулла Тукай тормышының елъязмасын төзү бурычы куелды. Елъязма (хроника) жанры нәрсә таләп итә? Ул вакытта минем бу турыда күзаллавым әллә ни зур түгел иде. Мәсәлән, Мәскәүдәге Дөнья әдәбияты институтында Александр Пушкинның тормышы һәм иҗатының тулы елъязмасы төзелгән. Анда көнләп, айлап, хәтта атналар буенча Пушкинның нәрсә эшләгәне, кемгә хат язганы, кемнәр белән очрашканы теркәлгән. Нигә татар әдәбияты белемендә мондый хезмәт озак вакыт булмаган соң, дигән сорау туа. Чынлыкта бу юнәлештә эшләр алып барылган. 1960 елларда Тел, әдәбият һәм тарих институтында галим Сәгыйть Исәнбаев Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты елъязмасын төзи башлый. Кызганыч, бу хезмәт ахырына кадәр җиткерелми. 1972 елда галим вафат була. Хәзер әлеге кулъязма Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә саклана.
Бу хезмәт тулысынча әзерләнгән эш буларак тәкъдим ителә. Анда Тукайның тууыннан алып вафатына кадәрге бөтен тормыш юлы тасвирланган. Хезмәт 1960 елларда билгеле булган һәм кулланылыштагы документларга нигезләнеп язылган. Әлеге хезмәткә күренекле тукайчы-галим Ибраһим Нуруллин бәяләмә бирә, ягъни рецензенты була. Бер яктан, ул мондый китап һәр татарның шәхси китапханәсендә булырга тиеш дип саный. Икенче яктан, Сәгыйть Исәнбаевны тәнкыйтьләп тә чыга. Аның фикеренчә, автор кайбер урыннарда вакыйгаларны хронологик түгел, ә ирекле тәртиптә урнаштырган. Ә елъязма нәкъ менә вакыт эзлеклелегенә нигезләнергә тиеш.
Миңа Габдулла Тукай тормышының елъязмасын төзү бурычы куелгач, бу эшнең бик күләмле булуын һәм аны берничә елда гына башкарып чыгып булмаячагын әйткән идем. Белүегезчә, хәзер инде Габдулла Тукайның тууына 150 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек турында Россия Президенты Указы да чыкты. Шул вакытта безгә: «Галимнәр, бу юбилейга нинди хезмәт тәкъдим итәсез?» – дигән сорау бирә башладылар. Мин: «Әллә инде Тукай тормышының тулы елъязмасын әзерләп карыйкмы?» – дидем. Моның өчен нигез дә бар, чөнки алдан шактый зур әзерлек эше башкарылган иде.
2021 елда без «Габдулла Тукай. Тормышы һәм иҗаты» дип аталган өч томлык хезмәт бастырып чыгардык. Аны Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты елъязмасына материаллар буларак әзерләдек. Баштагы максатыбыз киң катлау укучыны мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат белән таныштыру иде, шуңа күрә Тукай турында табып булган бөтен чыганакларны бер урынга тупладык. Сәгыйть Исәнбаев хезмәтеннән соң ярты гасырдан артык вакыт узган бит. Бу дәвердә яңа биографик чыганаклар да, башка әһәмиятле документлар да табылды. Без ул материалларның барысын да шул өч томлыкка тупладык. Тиражы зур булмады, нибары мең данә генә. Әмма бу хезмәт Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының рәсми сайтында урнаштырылган. 150 еллык юбилейга материаллар гына түгел, бәлки Габдулла Тукай тормышының тулы елъязмасын да тәкъдим итә алырбыз дип өметләнәм.
Мондый хезмәтнең кирәклеге бәхәссез, ләкин аны әзерләү өчен нәрсә кирәк соң? Минемчә, иң элек төрле белгечләрнең уртак хезмәте кирәк. Бу эшне әдәбият галимнәре генә башкарып чыга алмый. Мин – әдәбиятчы, текстлар һәм әсәрләр белән билгеле бер форматта эшләргә күнеккән. Мондый хезмәттә тарихчылар да катнашырга тиеш, чөнки тарихи документлар, архив материаллары белән эшләүнең үз нечкәлекләре бар.
Бу юнәлештә үз вакытында күренекле совет тарихчысы Рәфыйк Нәфыйков зур эш башкарды. Ул күбрәк партия тарихын өйрәнүгә юнәлгән галим иде. Шуңа күрә хезмәтләрендә большевикларның Тукайга йогынтысын эзләргә омтылды. Шулай да аның эзләнүләре нәтиҗәсендә күп кенә яңа документлар һәм мәгълүматлар фәнни әйләнешкә кертелде, ләкин алар да Тукайның тормышын һәм иҗатын вакыт эзлеклелегендә тулысынча күзалларга мөмкинлек бирми.
Без еш кына: «Тукай – ХХ гасыр башындагы татар милләтенең һәм татар зыялыларының күренекле вәкиле», – дип әйтергә гадәтләнгән. Бу, әлбәттә, дөрес, ләкин мондый гомуми бәяләмәләр безгә бүген аеруча кирәк булган төгәл фактларны бирми. Хәзер тарих фәнендә «көндәлек тормыш тарихы» дигән юнәлеш киң таралган. Бу юнәлештә игътибар революцияләргә, сугышларга гына түгел, ә кешеләрнең көндәлек тормышына да юнәлтелә. Бу өлкәдә әле безне зур эшләр көтә.
«Тукай милләтне берләштерүче рухи терәк»
Быел институтыбызда тукайчылык өлкәсендә зур вакыйга булды. Минем җитәкчелектә Габдулла Тукай әсәрләренең рус телендәге алты томлык академик басмасы әзерләнде. Моңа кадәр Тукайның татар телендәге алты томлыгы чыккан иде. Әмма яңа басма аны кабатламый. Аның төзелеше дә, эчтәлеге дә башкача. Бу хезмәтне туплый башлагач, игътибарымны искәрмәләргә юнәлтергә туры килде, чөнки Тукай әсәрләрендә телгә алынган һәр шәхесне, һәр вакыйганы аңлатып бирергә кирәк иде.
Аеруча Җаек чорында язылган әсәрләрдә мондый очраклар еш очрады. Мәсәлән, Тукай берәр кешенең исемен генә телгә ала. Ә академик басмаларда аңа карата: «Бу – мулла» яки «Бу – Җаектагы сәүдәгәр», – дигән бик кыска аңлатма гына бирелгән. Шуның белән мәгълүмат чикләнә.
Бер кызыклы мисал китерим. Тукайның «Гласный» исемле шигыре бар. Анда ул шәһәр Думасындагы татар гласныйларын тәнкыйтьли. Шигырьдә алар җәмәгать эшләрендә актив катнашмый, күбрәк «йоклап йөриләр» дип, көлеп сурәтләнә. Хәтта шул чорда чыккан бер карикатура да сакланган. Анда йоклап утырган татар гласные ясалган һәм астына: «Руслар эш күрәләр, татарлар төш күрәләр», – дип язылган. Бу шигырьне өйрәнә башлагач, миндә бер сорау туды: бу образның чын прототибы кем булган? Башта Рашат Гайнанов әзерләгән биш томлыкны ачып карадым. Аннары алты томлыкны карадым. Икесендә дә бер үк мәгълүмат бирелә: «Прототибы – татар җәмәгатьчелегенә Чәйче Шәмси исеме белән мәгълүм булган сәүдәгәр». Әмма бу аңлатма мине канәгатьләндермәде. Чәй сәүдәсе белән шөгыльләнгән кешеләр ул вакытта шактый булган бит. Ә сүз кайсысы турында бара? Тарихчы Илдус Заһидуллинга мөрәҗәгать иттем. Мин аннан: «Шул елларда Казан шәһәр Думасы составында кемнәр булганын ачыклап карый алмассызмы?» – дип сорадым. Ул архив материалларын карады һәм мондый кешене таба алмады. Аннары Дания Заһидуллина миңа кызыклы бер мәгълүмат әйтте. Казахстан галимнәре хезмәтләрендә Кызыл Яр гласные булган Шәмсетдин исемле кеше телгә алына икән. Ул вакытта Петропавловск шәһәрен Кызыл Яр дип йөрткәннәр. ХХ гасыр башында анда татарлар бик күп яшәгән. Шәмсетдиннең исеме шәһәр Думасы гласныйлары исемлегендә дә сакланган. Шуннан соң мин бу мәгълүматны бик сак кына, фаразлау рәвешендә генә искәрмәгә керттем. Әлегә мин: «Тукайның Чәйче Шәмсие нәкъ менә шул кеше булган», – дип өздереп әйтә алмыйм. Бу факт киләчәктә эзләнүчеләр өчен әһәмиятле юнәлеш булырга мөмкин. Бәлки, киләчәктә табылачак яңа архив документлары бу мәсьәләгә төгәл җавап бирер.
Тукай тормышында әле дә өйрәнелмәгән ак таплар бар. Тукай соңгы мәкаләләренең берсендә – «Уянгач беренче эшем» мәкаләсендә – һәр шагыйрь турында «энәсеннән җебенә кадәр» беләчәкләр, дип язган. Ягъни киләчәктә һәр язучының, һәр шагыйрьнең тормышы иң вак детальләргә кадәр өйрәнеләчәк. Әмма бүген без Тукай турында «энәсеннән җебенә кадәр» беләбез дип әйтә алмыйбыз. Димәк, тукайчылык алдында әле дә зур мөмкинлекләр һәм яңа эзләнү юллары бар.
29.07.2026. Зилә Мөбәрәкшина, tatar-inform.tatar
Фото: tatar-inform.ru, Михаил Захаров.