Владимир БАХМЕТЬЕВ Тукай турында...
Владимир Бахметьев: * * * — Ә беләсезме, дуслар,— диде Ильич, тавышын күтәрә төшеп, — әйдәгез, хәзерге заман өчен кирәкле нәрсәләр турында сөйләшик... Кемдер... Казан университе...
Владимир Бахметьев:
* * *
— Ә беләсезме, дуслар,— диде Ильич, тавышын күтәрә төшеп, — әйдәгез, хәзерге заман өчен кирәкле нәрсәләр турында сөйләшик...
Кемдер... Казан университетында укыган Лев Толстойны искә алды. Ильич бөтенләй яшь егетләрчә, җәһәт кенә:
— Алай булгач, әйдәгез, Казанның данлы пекарен дә искә алыйк! — дип өстәде.
— Әйе, әйе, Горький! — дип кычкырды делегатлардан берәү.
– Менә, менә! — диде Ильич. — Сүз уңаенда әйтегез әле, безнең татар әдәбияты белән эш ничек тора? Әлеге... ни атлы соң... Мулла улы... Пушкин, Лермонтов әсәрләрен үз туган теленә тәрҗемә иткән... Габдулла, Габдулла...
Мин:
— Тукаев! — дип әйтеп куйдым.
— Шагыйрьнең эшен лаеклы дәвам иттерүчеләр бармы соң?..
Мин, кечкенә куен дәфтәре белән карандашны кесәмә яшерә-яшерә, берничә яшь татар язучысының исемен әйттем.
— Димәк, базда дары бетмәгән әле! — диде Ильич елмаеп.
(Чыганак: Тукайга чәчәкләр. Казан: Тат кит нәшр., 1975. – 131 б.)