Владимир ПУТИН Тукай турында...
Россия Федерациясе Президентыннан ТЕЛЕГРАММА Мәскәү 25.04.06 Татарстан Республикасы Президенты М.Шәймиевкә, Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулуга багышланган тантана-чараларда катнашучыларга...
Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулуга багышланган тантана-чараларда катнашучыларга
Сезне күренекле вакыйга – татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулу уңаеннан эчкерсез котлыйм.
Әлеге талантлы һәм мәгърифәтченең тормыш юлы үзенең туып-үскән җиренең, Россия тарихының язмышы белән аерылгысыз бәйле, ә аның исеме илебез әдәбиятының бай мирасын кадерләп саклаучы һәм аның белән хаклы рәвештә горурланучы һәркемгә таныш.
Бу юбилей тантаналарының җәмгыятьтә зур резонанс тудырып, күп милләтле Россия мәдәниятенең югары гуманистик идеалларын ныгытуга яңа этәргеч бирәсенә иманым камил. Тантаналарда катнашучыларга уңышлар, нык сәламәтлек, иминлек телим.
(Чыганак: Ватаным Татарстан, 26 апрель, 2006 ел)