«Тукай чоры әһаңнәре»
Казанның Г.Тукай әдәби музеенда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, сәнгать белеме кандидаты, профессор Идрис Газиев «Тукай чоры әһаңнәре» лекция-концертын тәкъдим итте.
2026 елның 5 февралендә Россиянең атказанган, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, С.Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, сәнгать белеме кандидаты, профессор Идрис Газиев Казанның Г.Тукай әдәби музеенда «Идрис Газиев тәкъдим итә» циклыннан лекция-концертлар башлап җибәрде.
Аның беренчесе «Тукай чоры әһаңнәре» темасына багышланды. Лекциядә XX гасыр башында шәһәрдә яшәгән татарларның музыкаль мәдәнияте барлыкка килүе, аның үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирелде. Тыңлаучылар узган гасыр башында яңгыраган музыканың кайбер өлгеләре белән танышты. Артист-лекторның үзе башкаруында бу чорда сәхнә тоткан җырчылар репертуарыннан көйләр да яңгырады.
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ».