Хәсән ТУФАН Түшемдә Тукай
...Быел да килгән идем дә, Быел да... Киңәшкә дип... Ә сакчы яба ишекне: – Чү, бабай, мишәйтмә,— дип. Йөрәк тә — әйбәт нитә дә, Акыл да, әйтик, сихәт. Шулай да — җитмеш җид...
...Быел да килгән идем дә,
Быел да...
Киңәшкә дип...
Ә сакчы яба ишекне:
– Чү, бабай, мишәйтмә,— дип.
Йөрәк тә — әйбәт нитә дә,
Акыл да, әйтик, сихәт.
Шулай да — җитмеш җиде бит! —
«Бабай»дыр бәлки сыйфат...
Ник нитеп... килеп йөрим соң? —
Аксакал башым белән!
Мәсьәлә — шәхси түгел шул,
Мәсьәлә — өлкәкүләм!..
...Үзе дә ыспай гына да,
Йөзе дә ачык кына...
Җибәрми эчкә шулай да:
– Бу бит, — дип,— паспорт кына!..
Битараф бәндә генә ул...
Диләрдер бәлки мине? Ә бу —
Мин! — Ильич иленең
Билетсыз большевигы!..
Тагын бер әйтә энекәш:
– Бу шул, ди, — паспорт кына...
Түшемдә — Тукай... Гүя ул
Барын да багып тора...
Түшемдә генә мени ул —
Мәңгелек өлкән Тукай?!
Җанда ул безнең, йөрәктә,
Бәгырьдә — алтын Тукай!
(Чыганак: Хәсән Туфан. Гүзәл гамь: Моңарчы басылмаган шигырьләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 303 б.)