Тукай дөньясы

Рифкать ХИСМӘТ. Мәхәббәт

/Тукайга багышланган шигырьләр/

Казан арты – Кырлай якларына
Күңелләрем барып кушылган.
Шигъриятнең олы үрләренә
Бөек Тукай килде шушыннан.

Бу үр – тауны ишмәс вакыт җиле,
Юк, юалмас аны яңгырлар.
«Туган тел»дәй халык йөрәгендә
Яшәр Тукай, мәңге яңгырар.

Балалары очсыз киләчәкнең
Аның җырын сөеп ятларлар.
Ә Кырлайга – Тукай туган җиргә –
Мәхәббәт һәм хөрмәт сакларлар.

 

(Чыганак: Хисмәтов Р.Ә. Күңелем көзгесе: шигырьләр/Рифкать Хисмәт. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2007. – 158 б.).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз