Г.Тукай "Алла яратсын өчен" (Гөлчәчәк көе)
1. Без дә бер кешедәй дус булыйк, Алла яратсын өчен; Эрелек, төче теллелекне ташлыйк, Алла яратсын өчен. 2. Милләтнең күңелен Аңа юнәлтик, Алла яратсын өчен; Иске чир түбәнлек юк булсын Алла яра...
1. Без дә бер кешедәй дус булыйк,
Алла яратсын өчен;
Эрелек, төче теллелекне ташлыйк,
Алла яратсын өчен.
2. Милләтнең күңелен Аңа юнәлтик,
Алла яратсын өчен;
Иске чир түбәнлек юк булсын
Алла яратсын өчен.
3. Гыйлемгә кирелек пәрдә булмасын,
Алла яратсын өчен;
Җанланыйк, кузгалыйк һәр җирдә
Алла яратсын өчен.
4. Бар һөнәребезгә канәгать булмыйк
Алла яратсын өчен;
Тәңре мәрхәмәтенә каршы килмик
Алла яратсын өчен.
(Чыганак: Габдулла Тукай шигырьләренә җырлар. Төзүче Исламова Р. - Чаллы, 2011).