Г.Тукай "Ата-анагызның шатлыгы сез" (Сирень көе)
И җир йөзендә фәрештә, Син бу милләтнең өмете һәр эштә. Синең бу барган юлың – галимнәр юлы, Һәм барлык алдынгы кешеләр юлы. Кушымта: Ата-анагызның шатлыгы сез, Ике дөньяда йөз аклыгы сез,...
И җир йөзендә фәрештә,
Син бу милләтнең өмете һәр эштә.
Синең бу барган юлың – галимнәр юлы,
Һәм барлык алдынгы кешеләр юлы.
Кушымта:
Ата-анагызның шатлыгы сез,
Ике дөньяда йөз аклыгы сез,
Барлык мөселманнарның уртаклыгы сез,
Безнең саф динебезнең пакълеге сез.
Гыйлем йозагының ачкычы сез,
Прогресс күкләренең баскычы сез.
Мәгариф бакчасында очып йөр,
Ашау-эчү өчен бер дә борчылма.
(Чыганак: Габдулла Тукай шигырьләренә җырлар. Төзүче Исламова Р. - Чаллы, 2011).