Г.Тукай "Бишек җыруы" (Сирень көе)
1. Йокла, угълым, йом күзең, Йом, йом күзең, йолдызым; Кичтән йокың кала да, Егълап үтә көндезең. Кушымта: Гыйззәтем* син, кадрем син, Минем йөрәк бәгърем син; Куанычым, шатлыгым Тик син минем, си...
1. Йокла, угълым, йом күзең,
Йом, йом күзең, йолдызым;
Кичтән йокың кала да,
Егълап үтә көндезең.
Кушымта:
Гыйззәтем* син, кадрем син,
Минем йөрәк бәгърем син;
Куанычым, шатлыгым
Тик син минем, синсең, син!
2. Әлли-бәлли көйләрем,
Хикәятләр сөйләрем;
Сиңа теләк теләрем,
Бәхетле бул, диярем.
Кушымта.
3. Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу;
Тыршып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу.
Кушымта.
*Гыйззәтем – кыйммәтем.
(Чыганак: Габдулла Тукай шигырьләренә җырлар. Төзүче Исламова Р. - Чаллы, 2011).