Г.Тукай "Дустларга бер сүз" (Сирень көе)
1. И кардәшләр, кул тотышып алга барыйк, Башка милләтләрнең хәлен карап карыйк. Мәдәният мәйданында урын алыйк, - Егла-тора алга таба атлыйк имди. 2. Гыйлем белмәс хайваннарга без охшамыйк, Тыр...
1. И кардәшләр, кул тотышып алга барыйк,
Башка милләтләрнең хәлен карап карыйк.
Мәдәният мәйданында урын алыйк, -
Егла-тора алга таба атлыйк имди.
2. Гыйлем белмәс хайваннарга без охшамыйк,
Тырышмактан, тырмашмактан һич бушамыйк;
Диңгез якасында торып, без сусамыйк,-
Хөрриятнең диңгезләре ташый имди.
3. Барып керик хөрриятнең кочагына,
Тәрәкъкыйнең* күкләренә очмагына;
Бу егетләр безне дөнья оҗмахына
Кулдан тотып җитәклиләр, белең имди!
* Тәрәкъкый – прогресс, алга китү.
(Чыганак: Габдулла Тукай шигырьләренә җырлар. Төзүче Исламова Р. - Чаллы, 2011).