Тукай дөньясы

Г.Тукай "Мәхәббәт" (Гөлчәчәк көе)

1. Җир яшәрмәс, гөл ачылмас – Төшми яңгыр тамчысы; Төшми яңгыр тамчысы. Кайдан алсын шигъре шагыйрь, Булмаса илһамчысы, Булмаса илһамчысы. 2. Әмма ләззәтле дә соң Яшьрен газап, яшьрен яну! -...


1. Җир яшәрмәс, гөл ачылмас –
Төшми яңгыр тамчысы;
Төшми яңгыр тамчысы.
Кайдан алсын шигъре шагыйрь,
Булмаса илһамчысы,
Булмаса илһамчысы.

2. Әмма ләззәтле дә соң
Яшьрен газап, яшьрен яну! -
Яшьрен газап, яшьрен яну!
Бар микән, белмим, моның
Миннән бүтән аңлаучысы,
Миннән бүтән аңлаучысы.

3.
Барча әхраре мәхәббәт*
Миннән уңда, зан итәм**,
Миннән уңда, зан итәм, -
Кайда Фәрһад берлә Мәҗнүн! –
Мин аларның таңчысы,
Мин аларның таңчысы!


*Барча әхраре мәхәббәт – иң кайнар мәхәббәт ияләре.
** Зан итү – уйлау.

(Чыганак: Габдулла Тукай шигырьләренә җырлар. Төзүче Исламова Р. - Чаллы, 2011).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз