Г.Тукай "Өмид" (Гөлчәчәк көе)
1. Чыкчы, и фикрем кояшы! Китсен өстеңнән болыт; Бу вөҗданны* җанландыр, Җылың берлән җылыт! Кушымта: Чыкчы, чыкчы, И фикрем кояшы! 2. И минем яктыртучым! Тик син миңа һәр җирдә шәм; Нәрсә ул дөнья...
1. Чыкчы, и фикрем кояшы!
Китсен өстеңнән болыт;
Бу вөҗданны* җанландыр,
Җылың берлән җылыт!
Кушымта:
Чыкчы, чыкчы,
И фикрем кояшы!
2. И минем яктыртучым!
Тик син миңа һәр җирдә шәм;
Нәрсә ул дөнья кояшы!
Син миңа нур бирмәсәң!
Кушымта.
3. Бер йөзең күрсәтсәнә,
Тугъсын гүзәл көннәр минем;
Чәчкәләр атсын өмид
Бакчамда ал гөлләр минем.
Кушымта.
* Г.Тукай шигырендә “Үлек вөҗданны”, - дип язылган.
(Чыганак: Габдулла Тукай шигырьләренә җырлар. Төзүче Исламова Р. - Чаллы, 2011).