Тукай дөньясы

Г.Тукай "Сагыныр вакытлар" (Гөлчәчәк көе)

1. И күңелнең шаулап аккан чишмәдән сафрак чагы! И гомернең нурланып &nbsnbsp; үскән яшел яфрак чагы! 2. Юк гамең бернәрсәдән дә, барча эшләр алда гөл; Күктә күк төсле зөбәрҗәт һәм дә баскан җи...


1.
И күңелнең шаулап аккан
чишмәдән сафрак чагы!
И гомернең нурланып
&nbsnbsp; үскән яшел яфрак чагы!

2. Юк гамең бернәрсәдән дә,
барча эшләр алда гөл;
Күктә күк төсле зөбәрҗәт
һәм дә баскан җир–ләгыль.*

3. Чәчмәгән җир күк – күңелнең
һәр гүзәлгә бушлыгы,
Тик кояшны, табигатьне
сөюдән хушлыгы!

4. Бар күңел хәдсез, хисапсыз
мәрхәмәт, шәфкатъ тулы,
Санки күңлең – җиргә күктән
иңгүче рәхмәт юлы.


*Ләгыль – кыйммәтле таш.

(Чыганак: Габдулла Тукай шигырьләренә җырлар. Төзүче Исламова Р. - Чаллы, 2011).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз