Г.Тукай "Син булмасаң!" (Гөлчәчәк көе)
1. И матур! Мин янмас идем – яндыручы булмасаң; Таммас иде җиргә яшьләр – тамдыручы булмасаң! Кушымта: И матур! Мин янмас идем – яндыручы булмасаң! 2. Кай вакыт Мәҗнүн кеби көлмә...
1. И матур! Мин янмас идем –
яндыручы булмасаң;
Таммас иде җиргә яшьләр –
тамдыручы булмасаң!
Кушымта:
И матур! Мин янмас идем –
яндыручы булмасаң!
2. Кай вакыт Мәҗнүн кеби
көлмәс вң шатлансмас идем, -
Син агач ат өстенә
атландыручы булмасаң!
Кушымта.
(Чыганак: Габдулла Тукай шигырьләренә җырлар. Төзүче Исламова Р. - Чаллы, 2011).