Г.Тукай "Сөбханалла, Сөбханалла" (Гөлчәчәк көе)
1. Сабый чакта укытканда мине хәлфә, Рәхмәт аңар, өйрәтте бер яхшы нәрсә: - “Сөбханалла” диеп әйтү тиеш, - диде, - Бер мән* яңа гына туган айны күрсә. 2. Шул заманнан бирле айның туганын...
1. Сабый чакта укытканда мине хәлфә,
Рәхмәт аңар, өйрәтте бер яхшы нәрсә:
- “Сөбханалла” диеп әйтү тиеш, - диде, -
Бер мән* яңа гына туган айны күрсә.
2. Шул заманнан бирле айның туганына
Һәм дә алтын көпчәк төсле тулганына
Карап, күңлем кайчан минем хәйран кала,
Диям шунда: Сөбханалла, Сөбханалла!
3. Бу әйтүем, хәер, минем гадәт кенә,
Бу бертөрле дини булган әдәп кенә;
Бер вактым бар–чын күңлемнән укыйм моны,
Хәлфәм! Яусын сиңа һаман рәхмәт кенә.
(Чыганак: Габдулла Тукай шигырьләренә җырлар. Төзүче Исламова Р. - Чаллы, 2011).