Тукай дөньясы

Г.Тукай "Зур бәхетләр" ("Эшкә өндәү" шигыре) (Гөлчәчәк көе)

1. Зур бәхетләр сызганып Эшкә бирелгәннән килә, Аһ! оят, хурлык,түбәнлекләр Иренгәннән килә. Кушымта: Зур бәхетләр, зур бәхетләр Эшкә бирелгәннән килә, Эшкә бирелгәннән килә. 2. И сабыйлар! Эшләге...

1. Зур бәхетләр сызганып
Эшкә бирелгәннән килә,
Аһ! оят, хурлык,түбәнлекләр
Иренгәннән килә.

Кушымта:

Зур бәхетләр, зур бәхетләр
Эшкә бирелгәннән килә,
Эшкә бирелгәннән килә.

2. И сабыйлар! Эшләгез сез,
Иң мөкаддәс нәрсә – эш;
Эш агачы һәрвакытта
Бик юмарт китрер җимеш.


Кушымта.

3. Яшьлегеңдә күп тырышсаң,
Эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны
Бик тыныч һәм бик җиңел.

Кушымта.

(Чыганак: Габдулла Тукай шигырьләренә җырлар. Төзүче Исламова Р. - Чаллы, 2011).


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз