Башкарма (1933 ел) Тукай
1914 елның апрелендә Тукайга багышлап чыгарылган «Ил» гәзитенең* махсус санына ия булган кардәшләребездән аны башкармабызга җибәрүләрен үтенәбез. Бу гәзит, файдаланылганнан соң, ияләренә...
1914 елның апрелендә Тукайга багышлап чыгарылган «Ил» гәзитенең*
махсус санына ия булган кардәшләребездән аны башкармабызга җибәрүләрен
үтенәбез. Бу гәзит, файдаланылганнан соң, ияләренә кайтарылып биреләчәк.
*«Ил» гәзитенең — «Ил» гәзите С.-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләрендә
нәшер ителә. Бу очракта сүз 1913—1915 елларда Гаяз Исхакый һәм
М.А.Мәүләмбирдиев (Нәҗип Гасрый) мөхәррирлегендә басылган «Ил»
(С.-Петербург) гәзите турында бара.
(Башкарма. Тукай. «Яңа милли юл» журналының 1933 ел, 2 нче санында «Башкарма» исеме белән басылган. Текст шуннан алынган.
(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай /
Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. - 190 б.))