Хөсәен Габдүш Тукай һәм яшьләр
(Өзек фикерләр) Моннан 25 ел элек төрк-татар иле үзенең бөек угылларыннан берсен югалтып хәсрәт тотты. Халыкның тормышында күңелдән күңелгә хәбәрнең бик тиз йөреп, һичбер төрле...
Моннан 25 ел элек төрк-татар иле үзенең бөек угылларыннан берсен югалтып хәсрәт тотты. Халыкның тормышында күңелдән күңелгә хәбәрнең бик тиз йөреп, һичбер төрле димләү вә өндәүсез рухан берләшү бөтенлеге сирәк була. Ул илнең апрель кайгысын халкыбыз йөрәктән бер булып, бербөтен тормыш җанлы милли барлык булып яшәде. Бер халыкның башкалардан аерым бер милләт булучы-лыгында, аның язмышы өлешләгән шатлык вә кайгысының уртаклыгы зур үлчә үле бер урын тота. Чирек гасыр ул уртак зур югалту кайгысын самимәнә йөрәгендә тойган төрк-татар баласының зиһененә бу уңае белән милли әмәл, милли өлгебезне ясаучы гонсырлар, катнаш бер аң үзенең орлыгын салды. Бөек ятимнең арабыздан бик яшьли китүе милли кайгыбызны үкенечле көчәйтте, арттырды. Истигъдад чәчәкләре игелекле ату тулылыгы чагында зәгыйфь тән сәламәтлеге какшап беткән иде инде. Идел-Урал иленең зур шагыйре Габдулла Мөхәммәдгариф углы Тукай җисмән арабызда яшәүдән туктады... Чик тыш аяулы бер үлем иде...
Булды иленә йолдыз,
Тик сүнде тиз;
Яралмаган икән күбрәккә!
Бу көн шагыйрьнең 25 еллык истәлеге уңаенда «Тукай һәм яшьләр» дигән бер мәүзугъны алу белән, аянычка каршы, аның яралы ягына тукталу ирексезлегендә каласың. Башлангыч мәктәпләребездә генә дини-милли тәрбия алып чыккан төрк-татар баласы, аннан чыккач барлы-юклы белемен оныта барганы кебек, мәктәп көрсиләрендә утырганда күңеленә алган Тукай әсәрләрен дә исеннән чыгара барып, аларның кайберләренең генә исемнәрен хәтерендә тотар-тотмас бер хәлдә кала. Күпчелеккә карата бу хәл, тәәссефкә каршы, шулайдыр.
Милли мәктәп диварлары эчендә үткәрелгән 3-4 ел агымында шагыйрьнең «Мәҗмугаи асаре» белән* якыннан танышып өлгерү хакында сүз булырга да урыны юк. Укучы әле анда шагыйрьнең сарыф-нәхү китапларында үрнәк буларак китерелгән юлларын җентекләр дәрәҗәсенә дә килеп җитә алмый. Яшьләр түгәрәкләре әгъзалары арасында, сәхнәдә күрсәтелүче театр әсәрләребезне уйнаучыларга әйтеп тору вазифасын алудан «мин укый белмим» дигән сүзләр белән баш тарткалаулар күз алдыбыздагы хәлләрдән икән. Кая ул син Тукай шигырьләрен яхшы төшенеп укый алу да, алардан ләззәтләнү һәм рухлану!
Күренеш шул төстә булганда, яшьләребезгә милли шигырь, әдәбият вә матбугатыбыз җан азыгы булып төшә алырмы?
Дөрес, 25 ел элек бездән Тукай җисмән аерылып киткәннән бирле, без мәгънәви Тукай белән һәрвакыт берлектәбез. Хәтта урыны-урыны килгән саен, шул вакыт эчендә Тукайны аңлавыбыз күтәрелә бара, аны кирәксенүебез дә артып тора дигән кебек фикерләрне дә әйткәләп куябыз.
Мондый нисби рәвештә генә булган иҗаби хәлне сызып китәр җае бар икән, аны да мөһаҗәрәт бусагасын атлап чыкканда, милли әдәбиятыбыздан азмы-күпме хәбәре булганнар вә шуларга якын торганнарыбыз хисабына салып куярга кирәк, чагыштырмалы гына булган бу мәгънә чыгышлы хәл, ягъни Тукайны онытмаучылык, аның яратышын яхшырак аңлый баручылары белән мөһаҗәрәтебезнең яшьләреннән өлкәнрәк булган катлавыбыз милләтчелек орлыкларын вакытында үз күңеленә тирәнрәк сеңдереп калуына бурычлыдыр.
Яшьләребезне милли әдәбиятыбызны яраттыру вә аңа якынрак китерү юлында торучы киртәләрне ничек соң сындырып ташларга?
Чит илләрдә төрле милләт фәрдләре белән аралашып, төрле агымнар йогынтысына бирелеп яшәү мәҗбүриятендә калганда, ана телебезнең пакьлеген [...] (Микрофильмда сүз танылмый) вә үз туфрагында көн иткән вакытта гына караганда бик читенлек белән үтәлеп баручы уртак бер милли бурычтыр.
«Милли байрак»ны ник укымыйсыз?» — дип яшьләребезнең берсеннән сораган вакытымда: «Укып аңлый алмыйм», — дигән җавапны алдым.
Җавап бирүче әле милли матбугатыбызда да язгалап куючы бер яшь иде. Аннан шундый сүзләрне ишетеп торганда, милли мәктәп көрсиләреннән аерылгач та, кулына каләм тотып, ата-анасы кушканда «хәтем мәҗлесенә» чакырып бер-ике юллык дәгъватнамә дә язмый торган башка бер яшебез инде ни дип җавап бирәчәк.
Менә шунлыктан да күп «ана»ларның бу тугрыда кайгыга калып торулары, «аһ» итүләре...
Дөрес, милли матбугатыбызда очрый торган «сәфаләте изафә», «могаһәдә», «рәсме гәчид», «һәзым итү» кебек вә Тукай шигырьләрендәге гарәби һәм фарсы сүз вә гыйбарәләрне бер укуда гына аңлап алу мөһаҗәрәттә үсүче яшьләребез өчен генә түгел, электән үк гыйльме кани булганнарның да күбесе өчен читендер. Монысы гына әле әллә нәрсә түгел, туган телебезгә күңел бирүне түбәннән җимерә торган сәлиси бер хәл бар, ул да, аянычка каршы, ата-анала-рыбызның кайберләре арасында «татарча укып ни чыга?» дигән бер бозык карашның урын алып, шуның балалар, яшьләр дөньясында куертылып торуыдыр. Әҗнәби телләрне өстән-өстән генә түгел, бик яхшылап өйрәнүнең кирәклеге хакында ике фикернең булу ихтималы юктыр. Аларны өйрәтүдән «икмәк ашау» мөмкинлеге күз алдыбызда. Ләкин шуның белән безгә үз телеңне оныту, онытуны кимчелектән санамау, йомшак әйткәндә, бик түбәнлектер.
Ана телеңне, матди файда күзәтеп, «икмәк ашар» өчен түгел, уртак милли мәнфәгатебез өчен кирәк булганлыктан өйрән; кулыңнан бер эш килмәгән чагында да, туган телеңдә дөрест вә матур итеп сөйли-яза белүнең үзе генә милли юлыбызда бер хезмәт булыр.
Әҗнәби телләрне өйрәнүдә, хәтта иероглифны истә тота алуда уңышлык күрсәтеп тә, үз телеңдә укырга һәм язарга «оныттым» дияргә уйламаган бер яшь өчен, ул ничек кенә мәшгуль булмасын, көненә ике бит күчереп язу һәм ярты гына сәгать булса да ана телендә кычкырып уку юлы белән генә дә йөзен акларга мөмкинлек бар. Тукай көннәрендә безне уйга калдырып торучы хәлләрдән берсе әнә шулдыр.
Якынрак Тукай белән туган телгә! Укы Тукай шигырьләрен: ана телеңә мәхәббәт уяныр! Туган телеңнең матурлыгын табарсың! Тукай белән милли шагыйрь һәм әдипләрне өйрән!
Авызыңа шулар догасын ал!
Сакауланган исәң!
***
Әмәл — теләк-ышаныч.
Гонсыр — элемент, токым.
Истигъдад — сәләтлелек.
Мәүзугъ — тема.
Көрси — парта.
Тәәссефкә каршы — кызганычка каршы.
Сарыф-нәхү — морфология-синтаксис.
Нисби рәвештә — чагыштырма рәвештә.
Фәрд — кеше, шәхес.
Дәгъватнамә — чакыру кәгазе.
Сәфаләте изафә — өстәмә мохтаҗлык.
Могаһәдә — килешү, договор.
Рәсме гәчид — рәсми тантана.
Һәзым итү — сеңдерү.
Гыйльме кани — гыйлем чыганагы.
Сәлиси — ачык.
Әҗнәби — чит.
*...шагыйрьнең «Мәҗлугаи асаре» белән — шагыйрьнең үзе тарафыннан төзеп калдырган җыентыгын 1914 елда Җ.Вәлиди Г.Тукай иҗатын анализлап язган мәкаләсе белән Казанда «Мәгариф» типографиясендә бастыра.
(Хөсәен Габдүш. Тукай һәм яшьләр (өзек фикерләр). (Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. - 190 б.) «Милли байрак» гәзитенең 1938 ел, 19 нчы (118) (22 апрель) санында Х.Габдүш имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган).