Тукай дөньясы

Сәгъдиев М. Тукай белән сөйләшү

Килә алсаң бүген, Тукай, Ни әйтер идең икән? Сагышлы йөзе татарның Күпкә яктырды микән? Дөбер-шатыр дөньябызга Җитми сазың авазы; Иләс-миләс карашларда Булалмый сөю назы. Газиз ана телебезнең Тара...

Килә алсаң бүген, Тукай,
Ни әйтер идең икән?
Сагышлы йөзе татарның
Күпкә яктырды микән?

Дөбер-шатыр дөньябызга
Җитми сазың авазы;
Иләс-миләс карашларда
Булалмый сөю назы.

Газиз ана телебезнең
Тарайды офыклары.
Ят телне кулай күрәләр
Татарның оныклары.

Караш ташлап дөньябызга,
Әйтерсең кебек сүзең.
Күрәзәләп карыйм әле,
Ялгышсам төзәтерсең:

- Уян, татар мәрт йокыңнан,
Гасыр бетеп барадыр!
Иҗтиһад ит, эшкә башла,
Телең бетеп барадыр!

Күрсәтче безгә, Тукаем,
Чыгу юлын афәттән:
Бабай оныгын аңламый –
Икесе - ике милләттән.

Тукай юк шул фикерләре –
Изге васыять күңелдә.
Тагы бер кат әйтеп үтим
Сезгә Тукай телендә:

- Уян ,татар, гасыр бетә,
Хәстәреңне күреп кал!
Тарихларга ул үткәнче,
Фатихасын алып кал!

Мансур Сәгъдиев, Оренбург

1996 ел


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз