Тукай дөньясы

Султангирова Ф. Сагынабыз сине, Тукаебыз

Сагынабыз Тукаебыз - Ятим Кырлай баласын, Шүрәлесен, йорт иясен, Нихаять, Су анасын. Мәңге безнең исебездә Әкият геройларың, Шук малаең урлап качкан Мәшхүр алтын тарагын. Һәрбер сабый хәтерендә...

Сагынабыз Тукаебыз -
Ятим Кырлай баласын,
Шүрәлесен, йорт иясен,
Нихаять, Су анасын.


Мәңге безнең исебездә
Әкият геройларың,
Шук малаең урлап качкан
Мәшхүр алтын тарагын.


Һәрбер сабый хәтерендә.
Галиең, кәҗәләрең,
Һәрчак белешеп торалар
Акбаенңың хәлләрен.


Олысы, кечесе җырлый
Туган телең турында,
Әллә нокта куябызмы,
Дусларым, шул урында.


Тукта, бераз ашыкмый тор
Нокта куярга әүвәл,
Тукаебызга дип җырларга
Бу урында бик хәләл!

Фиалка Султангирова

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз