Тукай дөньясы

Зәй китапханәсендә Тукайның 140 еллыгына әдәби-музыкаль кичә үтте

Татарстанның Зәй районы Үзәк китапханәсендә татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Без – Тукайлы халык!» дип исемләнгән тантаналы чара узды.

2026 елның 26 февралендә Татарстанның Зәй районы С.Рафиков исемендәге Үзәк китапханәсендә татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Без – Тукайлы халык!» дип исемләнгән тантаналы чара узды. Әдәби-музыкаль кичәдә бай программа тәкъдим ителде. Бәйрәмдә Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп укыган балалар һәм шигърият сөючеләр бүләкләнде.

Видео: zainsk-inform.ru

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз