ТАТ РУС ENG

Халисә МӨДӘРРИСОВА Минем халкым

Ераклардан, тарих төпкеленнән
Болгар — татар булып калыкты.
Хәтере — хак, намусы ак булыр
Сөембикәсе булган халыкның.

Төртенергә төртеп бастырса да,
Коръән уты җанын яктыртты.
Көнен буды, динен буалмады
Мәрҗание булган халыкның.
 
Кадерле бер асыл җәүһәр итеп,
Татар телен җиргә танытты.
Телен кисеп, аңын каплап булмый
Тукайлары булган халыкның.

Катламнардан яшел шытым булып,
Төрмә ташын тишеп калыкты.
Тоткын итеп, тезләндереп булмый
Мусалары булган халыкны.

Сүзен әйтер, миссиясен үтәр
Сокландырып олпат тарихны.
Чорлар йотмас, вакыт үтерәлмәс
Киләчәге булган халыкны.

(Чыганак: Кайда да йөрәктә: Татарстаннан читтә яшәүче татар әдипләре иҗаты. – Казан, 2012. – 304 б.)


 

Комментарий язарга


*