ТАТ РУС ENG

Наилә МИҢНЕХАНОВА Казан

 

VII БТИҮ Корылтае уңаеннан

Бакыр хәрефләрен укып узам,
Күз алдымда хыялдагы Казан.
Аяк басам изге җиренә,
Милләтемнең Гыйлем иленә.
Айга тәүге баскан адәм кеби,
Күңелемне азан моңы били.
Саумы, Казан, ун гасырлы Галәм!
Җир йөзенә терәп башым иям.
Тукай җирләнгән көн, тыным кысан.
Күчәрендә зыр әйләнә дастан.
Милләтемнең кара болыт күге.
Гомумтатар корылтае бүген.
Җиде саны күккә күтәрелгән,
Корылтайның айлы әләменнән
Күкрәк горурлыктан киерелгән,
Җиде күк катына күтәрелгән.
Дисбе йомарлаган кайнар учым.
Сөембикә манарасын кочам.
Ил язмышын күтәрердәй гамьле,
Саумы, Казан, мөстәкыйльлек Иле!

(Чыганак: Кайда да йөрәктә: Татарстаннан читтә яшәүче татар әдипләре иҗаты. – Казан, 2012. – 304 б.)


 

Комментарий язарга


*