ТАТ РУС ENG

Рамил ЧУРАГУЛ Без татарлар

(җыр)

Азат Имаев көе


Безнең татар җырлы-моңлы халык —
Җыр-моң сеңгән безнең каннарга.
Җәлилләрең дарга барганда да
Онытмаган соңгы дога итеп
Иң-иң моңлы җырын җырларга.

Кушымта:
Без татарлар — җырлы-моңлы халык,
Эшчән халык, диндар, иманлы.
Без — Тукайлы халык, без — Сәйдәшле,
Фәридәле халык, Илһамлы.
Без — Дәрдмәндле халык, Кол Галиле,
Без — Хәйдәрле халык, Зөһрәле.
Батыршалы халык, Ханзафарлы,
Минтимерле халык, Җәлилле!

Кайда юк соң безнең татар моңы,
Татарлар юк кайсы тарафта?
Татар яши ерак Америка,
Австралия, Алман, Фин илендә,
Япония, ерак Кытайда.
 
Кушымта.

Без бит — татар, моңлы карурманлы,
Әллүкиле, бөек халык без.
Зур табында, дәртле сабантуйда,
Көрәшләрдә, сугыш-алышларда
Без бит җыр-моң белән көчлебез!

Кушымта.

Алтын Урда, Болгар илләренең
Ташларында җырлар язылган.
Манарадан яңгырый моңлы азан,
Җырлап-гөрләп яши нурлы Казан,
Моңнар бишеге — Татар(ы)стан!

(Чыганак: Кайда да йөрәктә: Татарстаннан читтә яшәүче татар әдипләре иҗаты. – Казан, 2012. – 304 б.) 


Комментарий язарга


*