ТАТ РУС ENG

Шайхзадә БАБИЧ Тукай үлгәч

Абау алла, уф алла, үлде шагыйрь Габдулла,
Үлде, әмма сайрап үлде якты, матур, ак юлда.

Әй, хөрмәтле Габдулла, ярлыкасын сине алла,
Шигырең белән рухландырып, салдың безне ак юлга.

Сөйде милләт бу шагыйрен, белде кадерен-хөрмәтен,
Үз юлында армый-талмый итте, мескен, хезмәтен.

Тик үзен изгән түбән дөньяны сансынмады,
Китте яшьли дөньядан, калдырды үксез милләтен.

Тәсбих вә тәһлил кебек, җырларга калды җырлары,
Моңланып иснәргә калды тәмле исле гөлләре.

Мәрхабә! — дип каршы алсын бу татарның былбылын
Мәңге оҗмахта ходайның хурлары, былбыллары.

Әй, хөрмәтле Габдулла, ярлыкасын сине алла,
Шигырең белән рухландырып, салдың безне ак юлга.


Комментарий язарга


*