ТАТ РУС ENG

Тукай чишмәсенең суын эчкән…

DSC02907

Кулымда шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның поэмалары тупланган «Каюм коесы» исемле китабы…

Эльмира апаның шигырьләре белән студент елларыннан ук таныш булсам да, мин аны үз күңелемдә шагыйрә итеп «Безнең күңел» дигән шигырен укыгач ачтым. Тормышымның бер бик кыен чагында кулыма шушы шигырь килеп керде. Бу кадәр дә сагышлы шигырьне беркайчан укыганым юк иде. Шигырь каһарманы авыр хәлдә, күңел кыллары өзелер дәрәҗәгә җиткән, менә-менә йөрәгендәге таулар да җимерелер төсле. Әмма шагыйрә мәрхәмәтле, ул героен сабыр итәргә өнди. Шулкадәрле гади, аңлаешлы итеп язылган шигырь юлларында күпме сагыш сарылган иде. Әле дә исемдә: мин аны кат-кат, кат-кат укыдым. Укыган саен шигырьнең егәре артканнан-арта, сагышы йөрәгемә үткәннән-үтә барды. Һәм үзем дә, шигырь кушканча, йөрәгемне түзәргә күндердем. Миңа җиңел булып китте.

…Шуннан бирле (ул шигырь 1982 – 1983 елларда иҗат ителгән) мин Эльмира Шәрифуллина иҗатына олуг ихтирам белән карый башладым.

Инде еллар үтеп, Эльмира Шәрифуллина да әдәбиятыбызның куе чытырманлы урманын хәтерләткән катмарлы түренә үтеп керә барды. Аның үз йөрәге белән эзләп тапкан яңа катламнарын ачты. Әдәбиятыбызның терәк баганаларын тәшкил иткән алты поэмасы да шул катламнардан аның.

Шуларның берсе – «Без – Тукайлы халык!» әсәренә тукталыйк әле. Гомумән, Тукай иҗатын өйрәнгәндә, мәктәп укучылары әлеге поэмага игътибар итсәләр, һәрьяклап отарлар иде. Чөнки эпиграфлар белән аерымланган һәр бүлек – үзе бер дәрес. Ул безне Тукай яшәгән чорга алып кайта. Шагыйрьнең үкенечләр, сөенечләр тулы гомер юлларына туктала.Тукайдан алган дәресләренең хактан булуын беркемгә дә раслап торасы юк. «Без – Тукайлы» диюе үк шул хакта сөйли. Беренче шигырьләрендә үк кыю һәм ихлас фикер йөртүе, дөньяны шашып яратуы белән аерылып торган Эльмира Шәрифуллина бүген менә шундый катлаулы, фәлсәфи-лирик шигырьләр иҗат итүче танылган шагыйрә булып җитлеккән.

Шагыйрәнең «Каюм коесы» поэмасы яшь буыннарга гыйбрәт өчен язылган кебек. Автор галимнең туган авылы Югары Шырданда үз кулы белән казыган коесын гыйлем коесы белән бер яссылыкка куеп яктырткан. Бу җирдә коеларның урынын белеп казыганда гына, аның татлы суы күп буыннарга җитәр дигән фикер үткәргән шагыйрә. Әсәрдә Югары Шырдан авылы халкына хезмәт иткән көмеш сулы кое галимнең гомере буе куйган фәнни хезмәтен күзалларга юл ача. Укытучы-педагог, олуг галимнең тормыш юлын тасвирлаганда, үзенең күңел кичерешләре аша эчкерсез, ихлас күңелле лирик геройның барлыгын һәрдаим тоеп тору әсәрне тагын да көчлерәк иткән. Эльмира апага иҗатында яңадан-яңа уңышларга ирешүен теләп калабыз.

Ирек НИГЪМӘТИ

Комментарий язарга


*