ТАТ РУС ENG

Арчаның «Әлифба» музее

 
Музей адресы: Татарстан, Арча шәһәре, Вәгыйзовлар урамы, 14,
Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте.
Тел.: 8(84366) 3–21–05.

Берничә меңьеллык тарихы булган татар әдәбияты үзенең тамырлары белән тирәнгә — борынгы төрки әдәбияты, халык авыз иҗаты, язу ташта язылган тарихи истәлекләргә бәйле. Әле V-VII гасырларда аерым руник язмаларда сакланган истәлекләр моңа ачык дәлил булып торалар. Шигъри өслүбтә язылган үрнәкләр таш әбидә — һәйкәлләрдә сакланып калганнар. IX гасырны исә, ислам дине белән бергә, безнең халыкка гарәп хәрефе, гарәп әлифбасы килә. Бөек Идел Болгарстаны яисә Идел-йорт үз теләге белән исламга күчә. Белем һәм мәгърифәт мәктәпләр, мәдрәсәләрдә үзләштерелә. Ә инде иң югары белемне болгар балалары ислам илләрендә дәрелфөнүндә алалар. Гарәп әлифбасына күчү үз заманында илебезгә, милләтебезгә тәрәккый адым ясарга бик нык ярдәм итә. Чөнки ул заманнарда гарәп тормышы прогрессив-алга киткәннәрдән була. Бөтен дөнья буйлап гарәп сәүдә кәрваннары, кораблары ерак илләргә барып җитәләр, сәүдә итәләр, алдынгы мәдәнияткә ия халык башка илләргә, башка халыклары үзе ирешкәннәрне житкерә — өләшә-уртаклалаша. Шулай итеп, Бөек Болгарга да алдынгы мәдәният, грамота керә. Әдәбият, фәлсәфә, илаһият. Болар барысы да безгә ислам дине аша керә. Илаһи китаплар да ул заманнарда Шәрыкътә шигъри юллар белән укылышлы итеп язылганнар. Аларны ятлавы да җиңел булган.
Шәрык әдәбияты, шәрык шигърияте белән бергә җирле үз әдәбиятыбыз да ныклап аякка баса, тамырларын ныгыта. Әгәр исламның тәүге дәверендә Микаил Башту Ибен Шәмсетдин Габделлаһ әл Болгари «Шан кызы» дастанын язган булса, аннан соңгы чорларда мөселманлык рухында, мөселманлыкны тормышта күрсәткән «Йосыф» дастаны — «Йосыф белән Зөләйха»ны, Сәйф Сарай «Гөлстанны», Мөхәммәдъяр «Төхфә и мәрдан»ны һәм «Нуры Содур»ны бүләк итеп калдырган һәм бу әсәрләр бүгенгебезгә үк килеп җиткәннәр. Әлбәттә, күбрәк булыр иде, ләкин бихисап сугышлар, янгыннар бик күп кыйммәтле әсәрләрне көл, ә китапханәләрне хәрабә хәлендә калдырган.
Коръән-и-Кәримгә таянып эшләнгән әсәрләрнең күбесе, ягъни безнең чорга килеп җитә алганнары югары өслүбтә язылган. Һәм алар рухи тормышыбызның бик югары булуы турында сөйли. Шуның белән берлектә алар борынгы тормышыбызның тиңсез истәлеге, алтын-җәүһәрләрдән дә кыйммәт хәзинәсе дә. Шуны да истән чыгармыйк , татар-төрки әдәбият шактый еллар шигъри калыпта яшәде һәм халыкка хезмәт итте.
Болгар-татар теләндә беренче чәчмә әсәрне 1612 елда Алманиядә нәшер итәләр. Ә бүгенге әдәби телебез исә XIX — XX че гасырларда үсеш алды. Г.Тукай, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, Г.Камал, Ш.Камал, Х.Такташ, К.Тинчурин һ.б. иҗатлары бу әдәби телне тәшкиләтләндерделәр.
Соңгы елларда татар грамматикасы, татар әлифбасы шактый үзгәрешләргә дучар ителде. Гарәпчәдән латинга кучу, латиннан кириллицага кучу, яңадан латинга кайту омтылышлары шактый катлаулыклар тудырдылар. Үзгәрешләрне тормышка ашыруда арчалылар да шактый сизелерлек өлеш керттеләр. Арча педагогия көллияте мөгалимнәре С. Вәгыйзов белән Р. Вәлитовалар татар әлифбасын төзүгә бөтен гомерләрен багышладылар дисәк тә хакыйкатьтән тайпылмабыздыр.
Аларның бу фидакарь хезмәтен бәяләп халык язучысы Гариф Ахунов болай диде: «Тормышта ике могъҗизаны инкарь итеп булмый: берсе — тау-ташларны тишеп чыккан чишмә-кизләү, икенчесе әлифба».
Берсе аларның тамак сусавын басса, сулыш юлларын киңәйтсә, икенчесе рухыбызга кодрәт өсти, тормыш юлларын киңәйтә, дөньяга ачык күз белән карарга ярдәм итә.

 

***

Арчаның «Әлифба» музее

Татарстанның Арча педагогия көллиятендә 1999 елда «Әлифба» музее оеша, ә 2001 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының музее буларак эшли башлый. Музей үзенең фәнни эчтәлеге һәм оригиналь булуы белән аерылып тора. «Әлифба» музееның бөтен дөнья халыкларының язу системасы барлыкка килү һәм аның борынгы вакыттан алып хәзерге көнгәчә үсешен күрсәткән бай фонды бар. Музейның бу фонды хәзер 1300дән артык данә  экспонаттан тора.

Музейда дөньядагы бик күп төрле алфавитлар турында бай материаллар тупланган. Аваз системасына корылган беренче алфавит финикия алфавиты һәм аңа нигезләнеп гарәп, грек, латин һ.б. төрле алфавитлар безнең эрага кадәр X гасырда ук барлыкка килә. Дөньядагы бик күп халыклар аларны үзләренең милли алфавитларын төзүдә  нигез итеп алалар.

Хәзер музейда төрле илләрдән алынган 265 төрле әлифба бар. Алар арасында: әзәрбәйҗан халыклары — курд, тамин, сахир милләтләре; угро-фин халыклары — коми, мари, мордва, удмурт, манси, хант, саами, уди милләтләре; мисыр, таиланд, япон һәм башка халыкларның әлифбалары.

«Әлифба» музееның төп нигезен Вагыйзов Сәләй Гата улы һәм Вәлитова Рәмзия Гыйлаҗ кызының педагогик һәм иҗат эшләре тәшкил итә. Алар 1965 елдан башлап бөтен татар мәктәпләре өчен булган әлифбаның авторлары, моннан тыш алар 43 төрле дәреслекләр һәм методик китапларның авторлары да.

Музейда Төркиядән, Финляндиядән, Алманиядән, Һиндстаннан, Швейцариядән, Америкадан, Англиядән, Белоруссиядән килгән туристлар һәм делегацияләр булдылар. Чит илдән килүчеләрдә музей бик нык кызыксыну тудыра. Хәзерге вакытта музей «Казан арты» әдәби-музей берләшмәсе филиалы буларак эшли.


 ФОТОГАЛЕРЕЯ 


«Әлифба» музее >>>

 >>> >>>

>>> >>>

>>>>>>


 

Комментарий

  1. Гөлнара Шаһиева | 26.04.2023 21:23

    Искиткеч музей, уникаль экспонатлар, гаять матур, киң колачлы, мәгьнәле итеп оештырылган музей! Бүген анда экскурсиядә булып, бик күп мәгълүмат алдык үзебезгә! Чиксез зур рэхмэтлэребез Дамир әфәндегә! Бик матур итеп бөтен музейны күрсәтеп, сөйлэп, аңлатып чыкты. Бу музейны оештырган барлык кешеләргә Аллаh Тәгаләнең чиксез рәхмәте яусын!

Комментарий язарга


*