ТАТ РУС ENG

Лирон ХӘМИДУЛЛИН Күләгәдә калган шәхес: Камил Мотыйгый


Камил Мотыйгый минем күз алдыма милли азатлык һәм хөррият көннәре килеренә өметләнеп яшәгән татар милләтенең тәүге матбугат карлыгачы булып баса. XX гасыр башында аның исеме зыялы татарлар арасында бик тиз тарала. Баштарак ул мондый абруйга берничә данәдә үз кулы белән чыгарган кулъязма «Әлгасрел җәдит» журналын таратуы белән ирешә. Аны ул атасы ачкан «Мотыйгия» мәдрәсәсе шәкертләре һәм үзенең якын дус-ишләре булышлыгы белән 1903 елның азакларыннан ук язып таратырга керешә, һәм бу эшне 1905 елгы мәгълүм патша манифестыннан соң басма газета-журналлар нәшер итүгә рөхсәт бирелгәнче армый-талмый, айлап-атналап башкарып килә. Камил Мотыйгын эшчәнлеге Габдулла Тукайның башлангыч иҗат чоры белән тыгыз бәйләнештә булганлыгы, кем әйткәндәй, безнең һәр мәктәп укучысына таныш. Кулъязма «Әлгасрел җәдит»тә дә, 1906 елның башыннан шул ук исемдә таш басмада чыга башлаган беренче татар журналында да бөек шагыйребезнең каләм үрнәкләре еш очрый: ул анда шигырьләре белән дә, укытучысы тәкъдим иткән темаларга язылган кечерәк мәкалә вә тәрҗемә хезмәтләре белән дә теркәлгән.
Камил мәхдүм — Төркиядә йөреп, Истанбул һәм Каһирәнең югары уку йортларында үз чорының олуг зыялылары укыткан лекция-дәресләрне тыңлап кайтканнан соң — үз илендә, үз милләттәшләренең аң-белемен үстерүгә булган ихтыяҗын тулырак канәгатьләндерергә тырышкан бер шәхес. 1902 елда үзе туган Җаек каласына кайткач та ул, мөхтәрәм атасы Мотыйгулла ахун хәзрәтләре тоткан мәдрәсәдә шәкертләр укыту
белән бергә, бу шәһәрдә мәдәни кичәләр оештыруга керешә. 1903 елдан башлап шәкертләр һәм шәһәр халкы арасында кулъязма «Мәгариф» газетасын язып тарата.
Хәтеремдә әле, 1960 еллар башында аның улы, элекке опера җырчысы Хәмит ага Төхфәтуллин атасының шул чор җәмәгать эшчәнлеген чагылдырган кайбер истәлекләрне консерватория студентлары белән очрашуга алып килеп күрсәткән иде. Анда матур итеп кулдан язылган «ахшам кичәләре»нә чакыру кәгазьләре дә, әлеге кулъязма газета һәм калын кулъязма журнал нөсхәләре дә бар иде. Белүемчә, ул кулъязма журналның берничә санын һәм башка язма истәлекләрнең кайберләрең ул соңыннан Дәүләт музеена да тапшырырга тырышкан. Ләкин аларның бер өлеше шушы елларгача Хәмит ага кызы Надиядә сакланалар икән.
1905 елның көзендә, С.-Петербургтан рәсми рөхсәт килгәнен дә көтеп тормастан, К.Мотыйгый «үз типографиясе»ңдә «Фикер» газетасын чыгара башлый. Ә 1906 елның июнендә инде татарча көлке-сатира журналы «Уклар»ны нәшер итүгә керешә. Шулай итеп, берүзе татарның беренче карлыгачлары саналган өч басманы берьюлы нәшер итә («Фикер» газетасы, «Әлгасрел җәдит», «Уклар» журналлары). Бу басмаларның мөхәррире һәм әдәби, мәдәни, тарихи вә сәяси темаларга язучысы да үзе була. Хәмит ага истәлекләренә караганда, «Уклар» журналын чыгаруда гына ул, башлыча, Тукай шәкертенә таяна, аны рәсми булмаган мөхәррире итеп саный.
Бу кадәр өлгерлек, зыялылык һәм инде, әлбәттә, берничә газета-журнал чыгару өчен таләп ителгән шактый ук зур матди байлык Камил әфәндегә каян килгән соң? Билгеле инде, беренче нәүбәттә бу төбәктә олуг шөһрәт казанган Мотыйгулла  хәзрәт  Төхфәтуллиннан.  Тумышы  белән  хәзерге  Кайбыч районының Кече Кайбыч авылыннан булган бу кеше, Казан артындагы Кышкар мәдрәсәсендә белем алганнан соң, кардәш казакъ халкы җирләрендә калкып чыккан яңа калага — Җаекка барып төпләнә. Гадәти вәгазьләр, «Мулла бәлешләре» белән генә  канәгать  булмыйча, XIX  гасырның  җитмешенче  еллар ахырында бер мәдрәсә ачып җибәрә һәм үз белгәннәрен яшь буынга «өләшә», укыта башлый. Мотыйгулла хәзрәтнең заманы  өчен  ярыйсы  ук  белемле, зыялы  булганлыгын  раслаучы хәлләр байтак. Моның шулай икәнлеге «Мотыйгия» мәдрәсәсенең даны елдан-ел арта, үсә баруыннан да күренә. Мотыйгулла хәзрәтнең мәдрәсәләргә хас дәресләрдән тыш әдәбият укытуга җитди әһәмият биргәнлеге истәлекләрдә теркәлгән. Үзе ул урта гасырлар  гарәп-фарсы  шагыйрьләреннән,  әдипләреннән  тыш замандашлары   иҗатына,  бигрәк   тә  төрки  телле  әдәбиятка мөкиббән булган. Кавказ, Төркия төбәкләрендә басылып чыккан журналларны даими алдырып торган.
Г.Тукайга багышлы бер истәлектә хәзрәтнең шәкертләргә «гыйльме гаруз (шигырь төзелешен) өйрәтүе» бәян ителә. Шәкерте Г.Тукайны күз уңында тотып: «Госманлы (төрек) китапларыннан, бәгъзән гәзитә, журналларыннан, шулай ук рус әдәбиятыннан бәгъзе нәрсәләр тәрҗемә итә башлады… Уңайлык өчен йә «Мөхәммәдия», йә «Бакырган» кебек әсәрләрдән вәзен үрнәкләре ала иде»,— дип яза хәзрәт 1914 елда.
Камил әфәнденең үз басмаханәсе булган кебегрәк фикер әйтелде инде. Ул басмаханә тәгаен үзенеке үк түгел, әлбәттә. Шәһәрдә «Уралец» исемендә чыгып килүче русча газета типографиясенә унлап кеше хуҗа булган. «Уртак малның иясе юк» дигәндәй, беркөнне аның бөлгенлеккә төшүе мәгълүм була. К.Мотыйгый әле моңа чаклы да казанлы Ш.Шәһидуллин, Оренбургта яңарак кына үз басмаханәсен булдырган Ф.Кәрими кебек кешеләр белән шундый ук эшне Җаек каласында да оештыру мөмкинлеге хакында сөйләшүләр алып барган икән. 1905 елның башында үзләрендәге басмаханәнең кыен хәлдә калуын ишеткәч, күпмедр акча туплап, ул «Уралец» пайчылары сафына баса һәм аны шундук җитәкчелеккә сайлыйлар. Бу вакытта ана шәһәрнең бай сәүдәгәрләре рәтендә йөргән каенатасы да, алыш-биреш белән көн күргән дус-ишләре дә булышлык итми капшаганнардыр, әлбәттә. Уртак типография дип тормый Камил мәхдүм, тиз генә Казанга барып татарча хәрефләр алдыра, хәреф җыючы ике останы да яллап, үзләренә алып кайта. Җаек каласында шул рәвешле татарча басмаханә бүлекчәсе барлыкка килә. Өстәп шунысын да әйтергә кирәк, «Уралец» газетасы журналистлары арасында да аның абруе зур була, тора-бара ул русча газетаның мөхәррирлек вазифаларын да башкаргалый. Ә үзенә ул вакытта әле 25 яшь тә тулмаган була. (Ул 1883 елның 25 февралендә туган. Димәк, шәкерте Тукайдан нибарысы өч яшькә олырак булган.)
Бакчачылар телендә «иртә шыткан тинәккә кырау сугучан» дигәнрәк әйтем йөри. Безнең очракта да шулай килеп чыга. 1907 елда Камил әфәндегә үз ишләре арасындагы көнчелек, хөсетлек шаукымнарын да, Россия шартларында иртәрәк баш калкытканлыктан бүтән төрле киртә вә каршылыкларны да «татырга» туры килә. Белгәнебезчә, шушы елдан элегрәк яуланган хөррият вә сүз иркенә дә тиздән чик-киртәләр куела башлый. Патша чиновниклары К.Мотыйгый мөхәррирлегендә чыккан газета-журналлардагы һәрбер мәкаләне, шигырьне энә күзе аша үткәреп, тикшереп торалар. Әйтик, аның чордашы һәм фикердәше, казакъ зыялысы Бәхтиҗан Каратаевның «Фикер» газетасында 1906 елның башында басылган мөрәҗәгать-мәкаләсен алар шик-шебһәсез ничек кабул итсеннәр ди? Анда бит казакъ адвокаты үз халкына автономия шартлары тудырылуын таләп итә. Әгәр казакъ халкының таләбе үтәлмәсә, мондый хокукны безгә сугышып алырга туры киләчәк, дип белдерә.
Кайбер надан мулла-мәзиннәрне, кара байларны тәнкыйтьләп, чеметкәләп алгалаулар, Г.Тукайның «Сорыкортларга», «Пыяла баш» кебек шигырьләрен газета-журналларда урнаштырулар да эзсез калмыйлар. Камил мәхдүмгә һәм аның туганнарына карага янаулар, яман гайбәтләр тарату очраклары ешая. Аның басмаханәсен ватып-җимереп ташларга, үзен кыйнап үч алырга ниятләүчеләр, шул җәһәттән бер-берсен котыртышучы милләттәшләре саны айдан-айга ишәя бара.
Хәтта ки ерак Казанда нәшер ителүче «Бәянелхак» газетасы да шушы төркемгә ияреп «өрә» башлый, явыз ниятле кискен мәкаләләр бастыра, демократик яшьләр фикеренә киң мәйдан биргән яшь редакторны кяферлектә, дәһрилектә гаепли. Шундый шартларда Г.Тукай, остазын яклап, «Мөхәрриргә» исемле шигырь яза.
Губерна хакимиятенең күпсанлы кисәтү һәм штрафларыннан соң, ниһаять, 1906 елның ноябрь азакларында «Уклар» журналын ябу турында карар чыгарыла. Ә тагын берничә айдан соң, кайбер милләттәшләренең «ярдәме белән», К.Мотыйгыйның «җитди» бер ялганы ачыла. Матбага ачарга рөхсәт сораган кәгазьләрендә ул туган елын дөрес күрсәтмәгән икән ләбаса. Нашир вә мөхәррир вазифасын башкару өчен 25 яшь чик булып торганда, ул яшь туларга берничә ай калуга карамастан, атасыннан үтенеп, ул да шул яшь күрсәтелгән белешмә юллаган икән. Аны һәм атасын судка бирәләр, губернатор карары белән нәширлек вә мөхәррирлек хокукларыннан мәхрүм итәләр.
Күп көч куеп барлыкка китерелгән басмаханәне һәм матбаганы харап итмәс өчен ул һәм аның якыннары Җаек шәһәренең иң зур бае саналган Мортаза Гобәйдуллинга, әлеге «соры-кортлар»ның берсенә ялынырга мәҗбүр булалар. Ул ризалык бирә, К.Мотыйгыйның «Тәрәккый» типографиясен дә, «Фикер» газетасы белән «Әлгасрел җәдит» журналын да берничә ай үз исеменнән исән-сау яшәтеп килә. (Боларга җитәкче итеп ул шәһәрнең элекке Хәйрия җәмгыяте башлыгын, кулъязма журналда ук Тукаебыз тарафыннан мактап телгә алынган Вәлиулла Хәмидуллинны билгеләгән була.)
Ләкин… кара байга, сәүдәгәргә милләтнең хөрлеге, бәйсезлеге өчен көрәш кирәкми бит, акчалата керем генә булсын. Мортаза бай да, табыш тәтемәвен, чыгымнар артуын тойгач, 1907 елның урталарында газета белән журнал чыгаруны туктата.
К.Мотыйгый, эшсез калгач һәм губернаторның «Себергә сөрү» белән янауларын ишеткәч, туган үскән шәһәрен ташлап китәргә мәҗбүр була. Мөхәррирлек эшенә тотыну мөмкинлеге булмаганлыктан, патша җәнапләре тәхетеннән бәреп төшерелгәнче ул, тамагын җырчы-артист буларак, шәһәрдән шәһәргә йөреп туйдыра башлый. Кече сеңлесе Галия Төхфәтуллина-Кайбицкая белән улы Хәмит аганың матур, тыңлаган саен тыңлыйсы килеп торган тавышлы җырчылар булуын искә алганда, Камил Мотыйгыйның да тавышы бигүк ямьсез булмагандыр, мөгаен, һәрхәлдә, 1928 елда Казанда, дан-шөһрәт казанган артист дуслары катнашында аның егерме еллык артистлык юбилее зур тантана рәвешендә уздырыла. Шулай ук, пенсия яшенә җитмәвенә дә карамастан, 1935 елда аңа Татарстан хөкүмәте тарафыннан персональ пенсия билгеләнүен дә шул җырчы хезмәтен һәм татар матбугатының карлыгачы, беренче журналисты икәнлеген дә искә алу нәтиҗәсе булгандыр дип уйларга кирәк.
Мәгәр аның язмышы барыбер бик аяныч тәмамлана. 1937 елның ахырында сөекле улы Хәмитнең кулга алынуы, үзенә ике ел әүвәл генә тантаналы төстә билгеләнгән пенсиянең дә бирелми башлавы аны авыр кайгыга сала. һәм, шушы хурлыкларга түзә алмыйча, ул 1941 елның 26 гыйнварында үзенә-үзе кул сала.
Татарның опера һәм балет театрына нигез салучы талантлы шәхесләрне укыту өчен Мәскәү консерваториясе каршында оештырылган опера студиясе җитәкчесе һәм шул мәшһүр консерваториянең партия оешмасын берникадәр вакыт җитәкләгән һәм «халык дошманы» исеме алган Хәмит Төхфәтуллинның язмышы исә чак кына үзгәрәк: унҗиде елдан соң ул Казанга әйләнеп кайта, аклана. Соңлабрак булса да ата-бабасының мирасын барлауга керешә. Хәзерге көндә өлешчә музейга тапшырылган, күпчелеге кызы Надия фатиры киштәләрендә барлаучыларын көтеп яткан күпсанлы кулъязмалар, шул исәптән кулъязма газета, журнал нөсхәләренең байтагы аның тырышлыгы белән тупланган дияргә мөмкин. Шунда ук әле, бәлкем, Камил Мотый-гыйның әдәби иҗат җимешләре дә урын алгандыр. Мәгълүм ки, басма «Әлгасрел җәдит» журналында аның Төркиядән кайткач язган «Мисырга сәяхәт» юлъязмасы, кайбер хикәяләре укучыларына җиткерелгән була. 1903 елда С.-Петербург каласында нәшер ителгән «Бәхетле Мәрьям» романы да, 1906 елда дөнья күргән «Монкарыз» исемле хикәяләр тупламы да, совет чорында аерым китап буларак чыккан «Тозак» һәм кулъязма килеш калган «Шайтан өне», «Көрәш» пьесалары да була бит әле аның. Үз мөхәррирлегендә чыккан газета-журналлар тыелгач та якын дусты Гали Мусин исеменнән нәшер ителгән «Яңа тормыш» газетасында (1907 — 1909) аның күпсанлы «Төш күрү», «Төш юрау» исемеңдә сәяси памфлетлары басылганлыгы хакында да хәбәрләр бар. Әмма әлегә аның әдәби мирасы нигәдер барланмаган. Г.Тукай һәм Г.Ибраһимов томнарында урын алган искәрмәләрдәге мәгълүматтан башка, XX гасыр әдәбиятына багышланган бер генә хезмәттә дә аның исеме һәм әдәби хезмәтләре искә алынмый диярлек. Ни өчен алай эшләнә? Ул әсәрләрнең сыйнфый көрәшне чагылдырмавы сәбәплеме? Әллә соң әдәби эшләнешләре ягыннан йомшаграк булганлыктанмы? Әдәбият сөюче, укучы буларак минем, мәсәлән, боларны бик тә беләсем килә. Театр өлкәсендә С.Волжская, Г.Кариев, К.Тинчурин, музыкада С.Сәйдәш, С.Габәши беренче карлыгачлар булган булса, вакытлы матбугатны тудыручы Һади Максуди, Фатих Кәрими, Йосыф Акчура, Г.Исхакый, С.Рәмиевләр белән бер сафка басардай шәхес итеп күзаллыйм мин Камил Мотыйгый-Төхфәтуллинны. Монда аның патша хөкүмәте төшерелгәч берничә яңа газетага нигез салуын да барлап тормадым. Алай да 1917 елның көзендә С.-Петербургта чыга башлаган иң тәүге «Ярлы халык» турында Г.Ибраһимовның бер хезмәтендәге кыска гына җөмләне китереп үтәсем килә: «Мәркәз мөселман комиссариаты төзелде, «Ярлы халык»ны бетереп, зур, җитди бер газета кую хакында ризалык-фикер алынды»,— дип яза ул. Димәк, «җитди бер газета» «Чулпан»ның нигезен әнә шул Камил әфәнде Петроград Советы карамагындагы Мөселман комитеты исеменнән нәшер иткән газета тәшкил иткән икән ләбаса. 1917 елдан соң К.Мотыйгый Самарада һәм кабат Җаек шәһәрендә тагын берничә газетага җан өргән.
Камил Мотыйгый исеме аталгач, никтер күз алдыма Чыңгыз Айтматовның «Беренче мөгаллим» әсәрендәге садә, эчкерсез күңелле, тиктормас җанлы баш каһарман Дүшән килеп баса. Ул да бит, авылдашларының дөньяга күзен ачыйм, аң-белемен күтәрим дип, үз-үзен аямый көн-төн чаба, төрле кыерсытуларга дучар була, хәтәр хәлләрдә калгалый. Әмма дә ләкин үз юлыннан тайпылмый, үз җилкәсенә алган «йөген» ярты юлда ташлап калдырмый. Тормыш авырлыкларына бирешмәстән, тоткан юлын дәвам иттерә. Нигездә, бөек Тукаебызның остазы Камил Мотыйгый да шундый зат булган.

 

(Чыганак: Хәмидуллин Лирон. Ак төннәр хәтере: Әдәби очерк, эссе, хатирәләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.  – 224 б.)


 

Комментарий язарга


*