ТАТ РУС ENG

Лирон ХӘМИДУЛЛИН Милләт хадименең көрәш юллары: Йосыф Акчура


Йосыф Акчура (1876 — 1935) бик катлаулы шәхес. Яшьли берничә мәртәбә аңа зиндан-төрмәләрдә дә утырырга туры килгән. Шул ук вакытта абруйлы парламентларга депутат булып та сайланган. Мәгәр бер сыйфаты аның һич үзгәрмәгән — кече яшьтән ук үзен милләтенә хезмәт итүче буларак тәрбияләгән һәм гомере буена ике кардәш халыкның эшлекле бер хадиме саналган.
Йосыф — атаклы фабрикант Акчурин морзалар токымыннан. Аның бабасы Сөләйман — үз авыллары Зөябашта гына түгел, Идел-Урал буе төбәгендә постау тукуның барлык этапларын үз эченә алган беренче зур фабрика төзегән шәхес. Россиядә әле ул чорда мондый фабрикалар булмый диярлек. Атасы Хәсән исә, Акчуриннардан беренче кеше буларак, Сембер губернасының җитәкче даирәләре белән якыннан аралаша һәм тиздән гаиләсе белән Сембер каласында төпләнә. Ләкин кырык яшенә җитмәстән үлеп китә. Хатыны Камәрбану ханым Казан каласының бай һәм иң абруйлы Юнысовлар гаиләсеннән була. Йосыфның кайда һәм кайсы айда кендеге киселгән урын әлегә ачык түгел: андый шатлыклы мизгелне ул ата-бабаларының төп, изге «йорты» саналган Зөябашта кичергәндерме, әллә инде Сембер каласындамы? Бу вакыйганың шулай ук Казанда булу ихтималы да зур — яшь киленнең беренче бәбәчен үз ата-анасы йортына  «алып кайту» йоласы да булган лабаса. Боларны инде без Йосыф мирасы ныклап өйрәнелә башлагач, үз халкына кайтару көннәре җиткәч белербез.
Сембер төбәге туфрагында тәүге тапкыр тәпи баскан Йосыфны язмыш җиле озакламыйча Кырым тарафына — атасының якын туганы Зөһрә Акчурина-Гаспринская йортына алып килә. Сөйкемле Казан кызы Камербануны Төркиядән килгән бер түрә хатынлыкка алгач, Йосыф та диңгез артындагы Төркиягә китеп бара. Йосыф Төркиянең беренче дәрәҗәдәге шәхесләренең балалары укыган абруйлы уку йортында белем ала. Ләкин солтан җәнаплары хакимиятенә каршы күтәрелүче яшьләр хәрәкәтендә катнашуы сәбәпле кулга алына, ерак төбәккә сөргенгә җибәрелә. Кемнәрнеңдер ярдәме белән ул сөргеннән кача һәм милли-мәдәни көрәш тарафдарларына якты йөз күрсәтеп килүче Франциягә юл тота. Үз эшмәкәрлекләрен Россия күләмендә танытырга өлгергән өлкән Акчуриннар аның Сорбонна университетына укырга керергә ниятләвен хуплыйлар һәм зур мохтаҗлык күрмичә уку мөмкинлеге тудыралар. Шул сәбәпледер, күрәсең, Йосыф укуын тәмамлагач та туры Зөя-башка кайтып төшә. Аннары, олы кардәшләренең киңәшен тотып булса кирәк, Казанга юл ала. Аның, мөгаен, мондагы университетта укыту хыялы да булгандыр. Ләкин… Галимҗан Баруди аны үз мәдрәсәсенә мөгаллимлеккә димли. Шулай итеп, Бохара тарафыннан килгән торгынлык тәртипләре чыгып бетмәгән «Мөхәммәдия»дә, үзгә бер агым булып, яңа хөррият җилләре исә башлый.
XX гасыр башындагы милли уянуыбыз тарихын Йосыф Акчурадан башка күз алдына китереп булмый. Дөрес, 1904 елның көзендә ул Казан туфрагына аяк басканда инде монда да табигать язына хас җанлану сизелә башлаган була. Адвокат Сәетгәрәй Алкин, мөгаллим Һади Максуди, яңача фикерләүче муллалар Галимҗан Баруди белән Габдулла Апанаев вә Рәшит казый Ибраһимов кебек зыялылар татар халкының киләчәк язмышы хакында уйлана, борчылалар. Шул юнәлештә беренче адымнарын атлый башлыйлар. Ул көннәрдәге сәяси хәл-халәтне юл яра алмыйча торучы язгы ташкын белән чагыштырып буладыр, мөгаен. Көпшәк язгы кар астына су шактый гына җыелган, тик юнәлеш алсын өчен аңа соңгы бер этәргеч кенә кирәк. Хөр фикер белән яшәгән һәм күпьеллык революцион тәҗрибәсе булган Франциядән кайтып төшкән Йосыф Акчура, мөгаен, әнә шул соңгы этәргеч, сәяси бер катализатор вазифасын үтәгәндер.
Татарның милли азатлык омтылышына бәйле күп кенә вакыйгалар һәм шул хәрәкәт башында торучы шәхесләр язмышы безнең тарихта әле бик начар өйрәнелгән. Дөресрәге, аны өйрәнүгә соңгы елларгача рөхсәт бирелмәгән иде. Галимнәребезгә аларны барлау катгый тыелды. Ә татар гыйлмияте андый чикләүләрне урап үтү юлларын белми иде диярлек. Хәтеремдә әле, алтмышынчы еллар ахырында «Азат хатын» журналында Йосыф Акчура шәхесенә багышлы кечерәк бер белешмә басылгач зур давыл купканлыгы. «Совет строе дошманын телгә аласы түгел»леген раслаучылар сафында мөхтәрәм галимнәребез һәм язучыларыбыз да бар иде…
Узган гасыр башында, беренче күтәрелеш чорында ни-нәрсәләр эшләгән соң Йосыф Акчура? Татарларга да газета-журналлар бастыру рөхсәте булу белән үк ул Казан шәһәре думасы вәкиле, адвокат С.Алкин белән монда татарча беренче газетаны нәшер итүгә ирешә (1905). Ул газетага рух бирүченең кемлеген тәгаенләү өчен классик әдибебез Г.Йбраһимовның бер җөмләсеннән өзек китерү дә җитсә кирәк: «Коеп куйган либерал Йосыф Акчура юлбашчылыгы астында чыккан «Казан мөхбире…» дип яза ул шул чорга караган бер мәкаләсендә (Казан.— 1986.— 6 нчы том — 449 б.).
Шул ук 1905 елда бер төркем зыялылар башына Россиядә яшәүче мөселман динендәге халыкларга илнең төп халкы белән тиң, тигез хокук таләп иткән хат-петиция язып, патша хәзрәтләренә тапшыру фикере килә. Мондый фикер, әлбәттә, үзеннән-үзе тумый, патша хәзрәтләренең «үз хакимлеге»н күпмедер дәрәҗәдә чикләргә тиешле Дәүләт Думасын сайлату теләген белдергәч барлыкка килә. Шушы хатның эчтәлеген аныклау өчен егерме-утызлап кеше Әхмәт бай Хөсәенев йортына «аш мәҗлесе»н сылтау итеп җыела. Мәҗлесне Галимҗан Баруди хәзрәтләре дога укып ачып җибәрә. Аннары Рәшит баба Ибраһимов мәҗлес рәисе итеп сайлана. Монда төп нотык сөйләүче һәм петициянең каралама эчтәлеген бәян кылучы Йосыф Акчура була. Соңыннан аны һәм Рәшит баба белән Сәетгәрәй Алкинны Петербургка барып, ул петицияне тапшыручы дүрт-биш кешелек депутация башлыклары итеп билгелиләр. Мәскәүдә бу депутациягә Россия хөкүмәте даирәсендәге югары дәрәҗәле чиновниклар белән якыннан аралашу тәҗрибәсе булган зыялы фабрикант Ибраһим Акчурин да кушыла. Башкалада баштарак аларны бик төксе генә каршы алалар. Әмма икенче-өченче талпынулардан соң һәм, хат-таләпне тагын да куәтләбрәк язып, аңа ил күләмендә танылган берничә дистә абруйлы шәхес үз имзасын салганнан соң, татарларның тиңлек-тигезлеккә омтылышы беркадәр канәгатьләндерелә. Чит төбәкләрдән петиция таләпләрен хуплап имза куючылардан Оренбургның шәүкәтле эшкуарларыннан агалы-энеле Рәмиевләрне, Мәхмүт бай Хөсәеневне, күренекле язучы һәм матбагачы Фатих Кәримине, Уфадан эре җир биләүчеләр һәм танылган җәмәгать Хадимнәре агалы-энеле Әхтәмевләр, Җантурин, Сыртланов, Тәфкилев морзаларны, Сарытау ягыннан эре фабрикант Юныс Дибердиев кебек шәхесләрне аерым атап үтү кирәктер. Хат-таләпләрнең эчтәлеген премьер-министр С.Битте, Эчке эшләр министры Булыгин әфәнделәр алдында русчалап вә французчалап үҗәтләнеп төп дәлилләүче дә Йосыф Акчура була, билгеле.
Шулай ук ул 1905 елда оештырыла башлаган «Иттифак әл-мөслимин» партиясен сафка бастыручыларның да алгы сафында йөри, аңа багышлы барлык башлангыч документларны төзүче дә ул була. Без хаклы рәвештә Россиядә яшәүче татар-мөслиминнәрнең хөрриятен-иркен яклаучы буларак оешкан бу партиянең рухи аталары арасында кырымлы Исмәгыйль бәк Гаспринский, Уфадагы мефтият сәркатибе, шулай ук югары юридик белемле Әбусогуд Әхтәмев, Кавказ «татары» (ул вакытта барлык кавказлы төркиләр татар исемен йөрткәннәр ич), шул төбәктә нәшер ителүче «Хәят» газетасы мөхәррире, эре җир биләүче Галимәрдән Тупчыбашев белән бер исемлектә һәрдаим Йосыфны да атарга тиешлебез. Хәер, җитмеш еллар әүвәл бу хакта үз сүзен бер җитди мәкаләсендә Галимҗан Ибраһимов язып та калдырган инде. «Бу партиянең татардан юлбашчылары Уфа морзаларыннан алпавыт Җантурин, Әхтәмев, Тәфкилевләр, Казаннан Алкин, Апанаев, Казаковлар, мөхәррирләрдән Фатих Кәрими, Рәшит баба (Ибраһимов), Муса Бигиев… кебекләр булып, иң төпле юлбашчылары Йосыф Акчурин иде… Ахырдан боларга Садрый Максуди Париждан кайтып кушылды»,— ди ул. (Казан.— 1986.— 6 нчы том.— 273 б.)
Йосыф белән Садрый 1901 ел азакларында Парижда якыннан танышалар. Атасының Йосыф Акчурага багышлап язылган истәлекләренә таянып, Гадилә Айда-Максудова «Садри Максуди Ареал» китабында (Анкара, 1991) болай бәян итә: «Шәхсән танышу өчен Йосыф бәк атам янына Фатих Кәрими хатын алып килгән»,— ди. (Фатих Кәрими исә Йосыф белән XIX гасырның туксанынчы елларында, Истанбулда укып йөргән көннәрендә якыннан танышкан һәм аны үзенә рухи фикердәш иткән була.) Берәр айдан соң, 1902 елның башларында Йосыф белән Садрыйны тагын Исмәгыйль бәк Гаспринский хаты очраштыра, һәм шуннан соң инде алар Йосыф иленә кайтып киткәнче аерылышмыйлар диярлек.
Исмәгыйль Гаспринскийны — 1910 еллардагы татар матбугатында еш кабатланганча әйтсәк — татар халкының рухи атасын исә Йосыф та, Садрый да үз тәрбиячеләре урынында күрәләр. Алар күңеленә беренче булып милли аңны сеңдерүче дә Исмәгыйль бәк булган дип шикләнмичә белдерергә хаклыбыз. Гаспринскийның ике гасыр арасындагы киң җәмәгатьчелек эшчәнлеге һәм милли азатлык хәрәкәте башында торучыларга карата булган йогынтысы безнең әдәбиятта азмы-күпме яктыртылды инде. Шуңа өстәп, бүгенге көн укучысына мәгълүм булмаган, кырымлы кардәшләребез тарафыннан Ташкентта нәшер ителгән «Йолдыз» журналында 1989 — 1990 елларда бәян ителгән фактларны да китерергә була.
Садрый Максуди бөек остазы белән, башлыча, хат аша аралашса, Йосыф аны яшьли якыннан танып белә. Мәгълүм ки, Хәсән Акчурин кинәт вафат булганнан соң, кайгы уртаклашу йөзеннән Зөһрә Акчурина Камәрбануны улы белән үзләренә — Кырымга чакырып ала. Гаспринский морзалар утарында хөрлеккә омтылу, милли азатлык турында хыяллану, милләтне агарту кайгысы белән яшәүче, мәшһүр «Тәрҗеман» газетасын нәшер итүче олуг җизни белән Зөһрә «алма апае&raquraquo; йортында Йосыф беренче рухи чирканычын ала. Монда, элекке Кырым ханнары башкаласы булган Бакчасарай каласында, кунак рәвешендә тормыш кичергәннән соң, алда әйтелгәнчә, сылу Камәрбану улы белән Төркиягә китә. Ләкин анда киткәч тә Гаспринскийлар йорты белән ара өзелми, бик еш хат алышып вә кунаклашып яшиләр. Шунлыктан Исмәгыйль җизнәсенең Йосыфка булган йогынтысы бик зурдыр. Димәк, без шикләнмичә Йосыф белән Садрыйны Исмәгыйль бәк Гаспринскийның рухи «шинеле» астыннан чыккан милләт Хадимнәре итеп танырга тиешбездер. Менә шул сәбәпләр Садрый Максудины сәясәткә аяк баскан беренче көннәреннән үк үз яшьтәшләре вә элекке мәдрәсәдәшләре булган «таңчылар» Йсхакый, Мөхәммәдъяров, Туктаровлардан үзгәрәк юлга этәрә, һәм бу аерымлык, бу үзгәлек инде картайганчы онытылмый диярлек, шаулы вакыйгалар узгач эмиграциягә китеп, Төркиядә бергә яшәгән дәверләрендә дә алар шәкерт елларындагыча итеп якыная алмыйлар.
Исмәгыйль бәк һәм Йосыфның тырышлыгы белән булса кирәк, әле Париждан кайтып та җитмәгән Садрый Максудины «Иттифак әл-мөслимин» фиркасенең җитәкчеләре исемлегенә теркиләр. Татар җәмәгатьчелеге арасында зур абруй казанып өлгергән уннан артык олы шәхес, шул исәптән агасы Һади Максуда да булган мондый исемлеккә керү яшь Садрый өчен зур мәртәбә, билгеле, һәм киләчәк эшчәнлегендә ул мондый ышанычны тулысыңча аклый, әлбәттә. Ә Йосыф белән рухи һәм фикри уртаклыклары вә дуслыклары исә гомерләренең соңгы көненәчә дәвам итә.
Дөрес, Россия җирлегендә аларның уртак хезмәттәшлеге озакка бармый, бер-ике елдан соң язмыш аларны байтак вакытка аера. Россиядә реакция чоры башлана, Йосыфны әле төрмәгә утырталар, әле юк сәбәпләр табып башкача кыса башлыйлар. Ул Казаннан Оренбургка китеп, Рәмиевләр канаты астына барып сыенырга мәҗбүр була. Аннары Рәмиевләр нәшер иткән «Вакыт» газетасыннан фатиха алып, шул газета корреспонденты сыйфатында Европага чыгып китә һәм урау юллар белән Төркиягә кайтып егыла.
Анда да ул милли көрәш юлыннан тайпылмый. Төркия солтаны хакимиятенә оппозициядә торган «Яшь төрекләр» сәяси оешмасының җитәкчеләренең берсе була. 1910 еллар башында бу оешма, Оренбургта нәшер ителеп тә, байтак төрки халыклар арасында абруй казанып өлгергән «Шура» журналы рәвешендәрәк бер журнал чыгару, шуның ярдәмендә барлык алдынгы төрки халыклар зыялыларын тәрбия итү уена килә. Шулай итеп «Төрек йорты» журналы туа. Аны оештыручы «өч төрек вә өч өч татар»ның берсе — Йосыф. Журнал эшчәнлегенә Россиядә калган фикердәшләрен дә тарту йөзеннән, беренче сан чыгудан байтак элгәре ЙАкчура Казан, Оренбург тарафларына мәктүпләр юллый: мәкаләләр языгыз дип, уртак эшкә күмәкләшеп тотыныйк дип үтенә. Бу очракта да ул Садрый дустының аеруча активлык күрсәтүенә өмет баглаган булса кирәк. Алдарак телгә алынган китабында Гадилә ханым тасвирлавынча, алар арасында бу мәсьәләдә берничә хат алышу була. С.Максуди Россиядәге милли хәрәкәт торышына багышлап зур мәкалә язарга ризалаша. Ләкин Дума депутаты буларак аны үз исеме белән чыгармауны хәерле күрә һәм «Бөек милли әмәлләр» исемендәге бу җитди, зур мәкалә «Төрек йорты» журналы борын төрткән беренче санда (1911, 24 ноябрь) һәм аннан соңгысында «Җанибәк» имзасы белән дөнья күрә. Садрый Максуди эшчәнлегенә багышлап Татарстан Фәннәр академиясе 1994 елның октябрь аенда уздырган беренче зур фәнни конференциядә бу кызыклы мәкалә никтер искә алынмады. Шундый олуг шәхеснең иҗади мирасы белән кызыксынучы кайбер галим һәм Галимәләр белән очрашу, сөйләшүләр вакытында да ул мәсьәләдә: «Шулаймыни?» — дигән гаҗәпләнүдән башка сүз ишетә алмадым.
Димәк ки, безнең җәмәгатьчелеккә әле бу ике (һәм кайбер башка) милләт Хадименең иҗади мираслары, кылган эшләре белән танышу тиз көндә үк көтелмәячәк. Ул мираслар әле бик әкрен рәвештә өйрәнелә генә башлаган. Ә бит тизләтәсе иде ул эшне. Бүген без «ирек, хөррият, азатлык» дип шаулашабыз икән, шул дау-шауларыбызның башында торучылар тарафыннан ни-нәрсәләр кылынганын тәгаен белмичә торып зур уңышка ирешә алырбызмы? Юк, әлбәттә.
Мәшһүр милләттәшебез Йосыф Акчура, Төркия солтаны тәхеттән куылгач, яңа җөмһүрият төзелешендә актив катнаша. Демократик үзгәрешләрне әйдәүче илбашы Ататөрекнең (Гази-Мостафа Кәмәлнең) мәдәният һәм сәясәт өлкәсендәге иң якын киңәшчеләреннән була. Бөек Милли Мәҗлеснең беренче чакырылышыннан ук — 1923 елдан башлап — берничә тапкыр депутатлыкка сайлана. 1931 елдан Төркия тарихчылары җәмгыяте рәисе. Әдәбиятка, төрки халыкларның сәяси үзаңы үсешенә, милли азатлык хәрәкәтләре тарихына багышланган хезмәтләр авторы буларак таныла. Тик әлегә без генә аларны укымыйбыз, белмибез.

 

(Чыганак: Хәмидуллин Лирон. Ак төннәр хәтере: Әдәби очерк, эссе, хатирәләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.  – 224 б.)


 

Комментарий язарга


*