ТАТ РУС ENG

Лирон ХӘМИДУЛЛИН Зөһрә йолдыз — таң йолдызы: Зөһрә Акчурина


Төрки-татар дөньясының күгендә якты йолдыз булып балкыган хатын-кызлар исемлеге шактый зур. Моңа инану өчен унтугызынчы гасырның икенче яртысына караган мисалларга күз салу да җитә. Әйтик, Түбән Идел буйларында яшәгән Газизә Сәмитова шигырь һәм бәетләр яза, шуның белән тирә-юньдә дан казана. Касыйм шәһәре тирәләрендә тормыш итүче Хәнифә Гыйсмәтуллина исә шагыйрә буларак та, укытучы һәм укыту-тәрбия мәсьәләләренә караган китаплар авторы сыйфатында да мәгълүм шәхес санала. Аларның чордашы Галимә Рәхмәтуллина шулай ук тәрбияви темага хезмәтләр язган, матур гына шигырьләр иҗат иткән. Шушы ук исемлеккә мин үзләре яшәгән төбәктә — Оренбург губернасында — кызлар тәрбиясенә аеруча әһәмият биреп, алар өчен мәктәп-мәдрәсәләр ачып шөһрәт казанган Мәхүбҗамал белән Маһруй Борнаева, Гәүһәр Рәмиеваларны да өстәр идем.
Шул ук дәвердә кылган эш-гамәлләренең зурлыгы белән башка кардәш халыкларның милли-мәдәни үсешенә дә сизелерлек өлеш керткән тагын бер асыл затыбыз бар. Аның исеме — Зөһрә. Зөһрә Әсфәндияр кызы Акчурина.
Кем соң ул Зөһрә Акчурина? Ни-нәрсәләр эшләгән?
Иң элек ул тәрбияләнгән мохит, аны тудырып үстергән гаилә белән танышып китик. Ата-анасы ягыннан ул мәшһүр фабрикант Акчуриннар шәҗәрәсенә барып тоташа. Кайбер мәгълүматлар буенча, Акчуриннар токымы — борынгыдан килгән морзалар нәселеннән була.
Зөһрәнең иң ерак бабасы 1613 елда Романовлар династиясенең башында торучы Михаил патшаны тәхеткә утырту тантанасында да катнаша. Ләкин шул вакыйгадан соң йөз еллар үткәч, чукынмау сәбәпле, Акчуриннар морзалыктан сызып ташланалар. Менә шул «гади крәстиян» хәлендә көн күрүче Акчуриннар нәселенең бер ботагы тагын йөз еллардан соң кабат башын калкыта. Сембер губернасының зур гына мишәр авылы Зөябашта заманына күрә эре генә сәүдәгәр Шәфигулла Акчурин үсеп чыга. Ул якын-тирә авылларда читек-кәвеш, тукыма, постау, чәй-шикәр белән сәүдә итеп кенә калмыйча, йөргән төбәкләреннән олау-олау иттереп сарык йоны кайтарта һәм аны сукно суктыручы алпавыт мануфактураларына сата башлый.
Шәфигулланың улы Габдулла атасыннан да уздырып җибәрә: әлегә Россия сәүдәгәрләренә аяк басарга рөхсәт ителмәгән казакъ кардәшләребез ярминкәләренә юл ача. Хәзерге Оренбург белән Актүбә шәһәрләре урталыгында оештырылган «Хан базарымнан берьюлы утыз-кырык олау йон китертә һәм тиз арада байлыгын икеләтә арттыруга ирешә. Николай Беренче заманында яшәгән улы Сөләйман исә 1848 елда үзенең постау фабрикасын төзи. Курамша абыйсы белән икесе шул елларда, татарлардан тәүге кешеләр буларак, «Беренче гильдия сәүдәгәр» һәм «Россиянең почетлы гражданнары» исеменә лаек дип табылалар. Сөләйман алтмыш яшенә җиткәндә эшне уллары кулына тапшыра. Мираска төп варис булып уртанчы улы Хәсән кала. Ул Казанның иң зур бае Юнысның Камәрбану исемле бик сылу кызына өйләнә. Шул гаиләдә тансык бер бала булып күренекле татар вә төрек сәясәтчесе, җәмәгать эшлеклесе Йосыф Акчура туа.
Акчуриннар фабрикаларының иң зурысы Зөябаштан ерак түгел Гурьевка авылында (хәзерге Барыш станциясе янәшәсендә) барлыкка килә. Аны оештыручы Курамша Акчурин, Сөләйманның агасы. Соңыннан Курамшаның варислары татар дөньясында якты эз калдырганнар. Олы улы Тимербулатның беренче хатыныннан гына өч ир баласы, биш кызы дөньяга килә.
Курамша карт исән чагында ук, Гурьевка фабрикасын Тимербулатка тапшыра, уртанчы улы Әсфәндиярга исә Зөябаштан унике чакрымнардагы Коромысловка авылыннан алпавыт Колюбака мануфактурасын сатып алып бирә. Тимербулатның өлкән улы Хәсән Акчурин Сембер каласындагы бай китапханәсе һәм милләтебезгә бәйле бай тарихи тупламасы белән заманында татарлар арасында гына түгел, Россия күләмендә мәгълүм шәхес була. Истәлекләрендә Зәки Вәлиди аның белән дус булуын кат-кат искә алгалый. Хәсәннең исеме шулай ук Оренбургтагы атаклы «Хөсәения» мәдрәсәсенә ярдәм итүче зыялы байлар арасында да Хөсәенев һәм Рәмиевләр белән янәшә йөртелә. Хәсән белән Зөһрә — туганнан туганнар.
Зөһрә Коромысловка авылындагы алпавыт утарында яши, Коромысловка, Зөябаш, Сембер мәдрәсә һәм мәктәпләрендә укый. Коромысловка утарында яшәгәндә русчага өйрәнә.

* * *

Зөһрә Акчурина менә шушы зыялы һәм җитешле мохиттә тәрбияләнеп үсә. Аның яшьлек чорына багышланган истәлекләр мәгълүм түгел. Буй җитеп килгәндә тормышының кинәт үзгәреп китүенә исә бер очраклылык сәбәпче дип гөман кылына. Атасының энесе Ибраһим хәрби училище тәмамлаганнан соң шулай ук фабрикант булырга ниятли: Сембер каласы янәшәсендәге бер таушалган мануфактураны сатып ала. Ләкин бер-ике ел изаланса да, аны тәртипкә китерә алмыйча авыруга сабыша һәм Кырымга барып ял итмәкче була. Агасы Әсфәндияр аңа унсигезгә чыккан Зөһрәне дә «тагып» җибәрә: бу кышта йеткергәләп чыкты, хәл алсын, ди. Ибраһим белән Зөһрә Ялтада ял иткәндә, шул тирәдәге Кырым татарлары зыялылары белән дә якыннан аралашалар. Шулар арасында Воронеж һәм Мәскәү хәрби мәктәпләрендә укыган, аннан соң Истанбул белән Париж ише мәгърифәтле калаларда йөреп шомарган Кырым морзасы, элек ханлык башкаласы саналган Бакчасарай шәһәренең яшь җитәкчесе Исмәгыйль бәк Гаспринский да була. Бу вакытта ул төрки телләрнең берсендә сөйләшүче һәркем төшенердәй уртак телдә газета чыгару хыялы белән йөри икән. Алдынгы карашлы, заман белән янәшә атлаучы Зөһрә аның фикерләрен аеруча җылы кабул итә, хуплый. Коромысловкага әйләнеп кайткач, хатлар алышканда да ул милли газета чыгару кирәклеген даими истә тота, үзенең булышачагына ышандыра.
Бер ел чамасы вакыт үткәч, Исмәгыйль бәк Акчуриннарны эзләп Сембер якларына килә. Хат аша Зөһрә белән ярәшергә вәгъдәләшүләрен аңлата. Ләкин Әсфәндияр фабрикантның сөекле кызын чит-ят кыяфәтле утыз бер яшьлек тол иргә бирәсе килми. Атналарга сузылган үзара көрәш башлана. Әмма яшьләр үз вәгъдәләрендә нык торалар. Кырым морзасы, Бакчасарай шәһәре башлыгы Сәлимгәрәй мөфти хәзрәтләренә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Мөфти алар теләген кабул кыла, Акчуриннарга үтенеч хаты юллый. Дөньяга карашлар, киләчәккә өметләр уртаклыгы барлык киртәләрне җиңеп чыгарга ярдәм итә. Ниһаять, алар кавышалар.
Бу хәл 1882 елның көзенә туры килә. Шул ук көздә Гаспринскийның, газета чыгарышуда ярдәм итүләренә өмет баглап, Казанга беренче мәртәбә килгәнлеге дә мәгълүм. Ләкин Казан халкы аны бу көздә бик «суык» каршы ала: шәхсән чакыруларга һәм белдерүләр элеп куюга карамастан, очрашуга өч кенә кеше килә. Аларның да берсе кавказлы, икесе исә Оренбургныкы була. Шакир вә Закир Рәмиевләр белән Исмәгыйль бәк шунда якыннан таныша. Үзләре дә татарча матбугат оештыру хыялында яшәгән яшь Рәмиевләр аңа беренчеләрдән булып ярдәм кулын сузалар. Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре дә махсус өенә килеп күрешкән кунакның ниятләрен хуплавын белдерә. Тик, әйткәнемчә, Рәмиевләрдән кала акчалата ярдәм итүчеләр генә табылмый. Шулай итеп, газета чыгару һәм аңа махсус басмаханә оештыру өчен төп чыганак буларак, Акчуриннарның Зөһрә өлешенә бүленгән «бирнә»се һәм Баку эшкуарлары Тагиев, Әсәдуллаевларның иганә акчалары эшкә җигелә. Киләчәктә бу хәл Г.Тукай, Г.Исхакыйлар даирәсендәге яшьләр тарафыннан, фабрикант Акчуриннар акчасына яшәп килүче «Тәрҗеман» дип чеметкәләүләргә сәбәпче була.
Зөһрә Акчурина бу газетаның көндәлек эшләрендә дә катнаша. Ире Исмәгыйль Гаспринский Россия, Европа белән Азиянең башка кыйтгалары буйлап еш кына сәяхәт кылып, теге яки бу эш белән йөри. Аның төп хыялы барлык төрки халыкларны бергә туплау, соңгы гасырларда алга киткән Европа илләре мәдәниятенә тиң мәдәниле-зыялы итеп күрү була. Шушы хыялларын тормышка ашыру уе белән ул илләр гизеп йөргәндә, «Тәрҗеман» газетасының барлык мәшәкатьләре диярлек хатыны Зөһрә ханым җилкәсенә төшә. һәм ул зур түземлелек белән мөхәррирлек вазифасын да башкара килә. Шул сәбәпле без аны хаклы рәвештә татар хатын-кызлары арасында беренче «каурый каләм иясе», чын мәгънәсендәге таң йолдызыбыз дип зурларга хаклыбыз.
Ризаэтдин Фәхретдиновның «Мәшһүр хатыннар» дип исемләнгән хезмәтендә милләтебезнең асыл заты булган Зөһрә Акчурина-Гаспринскаяга багышланган бүлек тә бар. Зөһрәнең «Тәрҗеман» газетасындагы эшчәнлеген ул болай бәяли: «Туган җире Сембер вилаятен ташлап, Кырымга Бакчасарайга китә. Хәзинәсендәге бераз микъдар кыйммәт әйберләрен сарыф итеп матбаганың әкмалына (әзерлегенә)… гайрәт итә. «Тәрҗеман» газетасы нәшер ителә башлауга беренче хезмәтче була. Биш-алты еллар «Тәрҗеман»га язылу, эш кәгазьләрен җибәрү белән бәйле эшләрне ялгызы үзе башкара… Идел-Урал тарафында булган төрки сөйләшне Исмәгыйль бәктән күпкә яхшырак белгәнлектән, Зөһрә ханым мондый арадашлыкта мөһим хезмәткәр була… Йорт хуҗалыгын һәм балаларын да һичкемгә тапшырмый, үзе карый.»

* * *

1893 елның язында «Тәрҗеман» газетасының чыга башлавына ун ел тула. Гаспринскийларның Бакчасарай шәһәре үзәгендәге иркен утарына Россиянең төрле төбәкләреннән котлау сүзе әйтергә дип бик күп кунаклар киләләр. Өй хуҗаларына зур-зур бүләкләр өләшәләр. Бохара ханлыгы әмире вәкиле Исмәгыйль бәккә ханлыкның иң югары орденын тапшыра. Иран шаһин-шаһы да аны дүртенче дәрәҗәдәге орден белән бүләкләвен хәбәр итә. Бакудагы «нефть корольләре» Әсәдуллаев белән Тагиевләр дә «газета хаҗәтенә тотарга» дип, юбилейга атап зур суммада акча салалар.
Бу көнне Зөһрә ханым Акчуринаның нәширлек һәм мөхәррирлек хезмәтләре дә аерым телгә алына. Бигрәк тә көндәлек хезмәтен күреп торган кеше, Бакчасарай каласының башлыгы Мостафа морза Давидович аңа багышлап бик күп мактау сүзләре әйтә. Россия мөселманнары арасында беренче хатын-кыз журналист, дип белдерә. Аннары Кырым төркиләре исеменнән Зөһрә ханым күкрәгенә алтын брошка кадыйлар.
Зөһрә Акчурина туган яклары белән дә элемтәне өзми. Бакчасарай шәһәрендә үз акчасына җәдит мәктәбе ачканнан соң, ул шундый ук ысул белән яңача укытуны Зөябаш авылында да оештырырга керешә, Зөябаш авылында җәдиди ысуллы мәдрәсә ачтыруга ирешә. Бу эштә аңа Тимербулатның уртанчы улы, ул чордагы Зөябаш «хуҗасы» Якуб та бик теләп ярдәм иткән булса кирәк. Ул елларда Зөһрә белән Якуб еш хат алышканнар дигән мәгълүмат бар. Узган гасырның соңгы дистә елында Гаспринскийларның мөфти Солтанов гаиләсе белән якыннан аралашуы да хак.
1903 елның май башында унике мең кеше яшәгән Бакчасарай шәһәренә Россиянең барлык төбәкләреннән дә тагын йөзләрчә кунак җыела. Шушы кечерәк шәһәрчеккә җир йөзенең барлык тарафларыннан меңнән артык хат һәм телеграммалар килә. Төрки-татар дөньясы шулай итеп «Тәрҗеман» газетасының чыга башлавына егерме ел тулу көнен билгеләп үтә. Зөһрә Акчурина гына бу вакытта тантана итүчеләр арасында булмый. Ул кырык көннәр чамасы элек бу дөнья белән мәңгегә хушлаша һәм Бакчасарай зиратының Миңлегәрәй хан төрбәсе каршындагы урынга җирләнә. Әмма исеме тантана итүчеләр телендә, халык телендә була. Яңа заманнар килгәнчегә хәтле аның балкышы сүнмәде, исеме телдән төшмәде.
Соңгы сүзләремне бер генә мисал белән раслыйм: 1913 елда үзе оештырган «Ил» газетасында мөхтәрәм язучыбыз Гаяз Ис-хакый ике санда (№ 41, 47) «Исмәгыйль бәк, Зөһрә ханым Гаспринскийлар» исемендә зур мәкалә бастыра. Мәкалә алдында Зөһрә Акчуринаның кыз чагында төшкән фоторәсеме дә урнаштырыла.
Үз халкының аң-белемен күтәрүгә гомере буена хезмәт иткән тәүге каләм иябез — беренче журналистыбыз һәм нәширебез булган Зөһрә Акчурина күңел түребездә сакланырга тиештер дип уйлыйм. Шуңа күрә аңа багышлап яңадан-яңа эзләнүләр оештырсак икән. Зөһрә йолдызыбыз мәңге сүнмәсен!

 

(Чыганак: Хәмидуллин Лирон. Ак төннәр хәтере: Әдәби очерк, эссе, хатирәләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.  – 224 б.)


 

Комментарий язарга


*