ТАТ РУС ENG

Вахит ХАКОВ Ш.Бабич шигърияте — гүзәллек үрнәге

XX гасыр башы зур үзгәрешләр һәм тел тирәсендә барган көрәшнең иң кызган чоры булды. Халык азатлыгы һәм бәйсезлеге, татар мәдәниятенең үсеше өчен көрәш, киң колачлы революцион күтәрелеш телнең яңача, халыкчан юнәлештә үсүенә дә зур йогынты ясады. Көн тәртибенә әдәби телне халыкның җанлы сөйләме белән кушу, җәмгыятьтә бара торган үзгәрешләрне ачык итеп, халык аңына барып җитәрлек сүзләр белән белдерү, телдәге мөмкинлекләрдән тулы файдалану, әдәби телне җанлы сөйләм үзенчәлекләре белән баету мәсьәләләре килеп басты.
XX гасыр башында татар поэзия телен халык сөйләменә якынайтуда, халыкчан итүдә зур урын тотучыларның берсе Шәехзадә Бабич булды. Аңа иҗат эшендә халык әдәбиятындагы күптөрле тел-өслүб чаралары ярдәмгә килә, алар шагыйрьгә элекке традицияләрне яңартырга мөмкинлек бирәләр. Аның күпчелек шигырьләре һәм поэмаларыңда сөйләмнең фикри тыгызлыгы, чын мәгънәсендә әдәби-поэтик югарылыкка күтәрелүе ачык күренә.
Ш.Бабич Тукайга аеруча зур хөрмәт белән карый, аның бөеклеген күреп, җылы хисләр белән өртелгән, күңел түреннән чыккан шигъри юлларын багышлый:
 
Дөньяда бик аз булыр чын, шагыйрь Габдулладай; 
Ул караңгы төндә яктырткан, матур, ак тулган ай. 
Ул бөек уй, нечкә хас, тәгъризләргә бик бай, димен, 
Бар урынлардан аның урынын кадерле, дәү, димен.
(«Габдулла әфәнде Тукаев»,  1911)
Г.Ибраһимов Шәехзадә Бабичның теле турында болай дигән иде: «Бабич теле, өслүбе белән безнең әдәбият дөньябызда бөтенләй аерым бер урында тора. Ул иң күп, иң кыйммәтле әсәрләрен саф әдәби татарчаның матуры вә садәсе белән язды. Ул сүзләрдә, тәгъбирләрдә шундый бер җиңеллек, байлык күрсәтә ки, әйтерсең «ул үз алдына тезелгән матур ташлар белән үз теләгәнчә уйный, аларны теләгәнчә җыя, туздыра, чәчә, тагы җыя… Аның көлүләре күз яше эченнән көлү булып чыгалар. Бу ноктада Бабич белән мәрхүм Тукай арасында бик зур охшаш бар» («Вакытсыз һәлак булды», 1921).
Ш.Бабич һәр күренешкә, һәр вакыйгага бик сизгер, ул аларга үзенең ачык мөнәсәбәтен билгели, төсләр гаммасына зур игътибар итә, сыйфатлау сүзләре — төсләр белән сөйләмгә үзенә хас бер җанлылык бирә, сурәтлелек өсти. Моның төбендә аның әйтергә теләгән фикерләре дә, карашлары да ята. Мәсәлән, ак төс — сафлык, тугрылык, бәйсезлек символы буларак аерылып тора: ак шәүлә («Әйдә, милләт»), ак күкрәк («Бер минут»), ак күңел, ак кул («Язгы җыр»), ак чак («Зарлану»), ак көн, ак җан («Хөррият бүләге»), ак ай («Габдулла әфәнде Тукаев»), ак юл («Тукай үлгәч»), ак гөл («Сабантуй») һ.б. Моңа кара, зәңгәр, алсу кебек төсләр дә килеп кушыла. Шунысы үзенчәлекле: Бабич строфаларында бер алымны гына күрмисең, анда берничә тел-стиль алымы катнаша. Мәсәлән, эпитет һәм кабатлаулар бергә кушылып китәләр:
И татар, калдың хөр һәм азат, 
Хөрлеккә, көрлеккә алдың хак. 
Артыңны — салкынны онытып, 
Алга бак, калъбең як, ялкынлат! 
Юлыңның артын яп — төрлесен, 
Алдың ач — ак көннәр күренсен; 
Өч йөз ел изелгән ак җаның 
Терелсен, терелсен, терелсен!
(«Хөррият бүләге»,  1917)
Гомумән, тасвири сыйфатлаулар — Бабич иҗатын бизәүче алымнарның берсе. Моңа күп мисаллар китерергә була: алтын җыр, алтын ил, кайнар җыр, алтын чак, таза ант, моңлы күз, утлы йөрәк, үткен күңел, болгавыр юл, алсу нур һ.б.
Ш.Бабич — поэтик портретларны бирү остасы. «Исемнәр бакчасы» дигән шигырендә ул һәр строфада бер-берсе белән кабатланмый торган портретлар биреп бара. Аларда кешенең матурлыгы һәм гүзәллеге калку тасвирлана. Мәсәлән:
Сәрвәр туташ! Алсу йөзең, күзең күркәм, 
Тудыңмы әллә алсу нурлы җәйге иртән? 
Күтәрелеп бер карарга кыя алмамын, 
Сихерләнеп үләрмен дип куркам, иркәм.
 
Мондый поэтик юлларда тел-сурәтләү чараларының тыгызлыгы, аларның үзара берлеге сөйләмне лирик һәм эстетик яктан тагы да баета. Еш кына тасвири сыйфатлаулар омонимик сүзләр тезмәсе хасил итәләр:
Кашың кара, күзең кара, Сара тутам!
Күтәрелеп бичараңа кара, туташ!..
Биредә кара сүзе төсне һәм процессны белдерүче булып килә. Сүзләрне бер-берсе белән охшашландыру, сүз уйнату алымнарыннан да оста файдалана шагыйрь:
Нәфисәгә сәлам нәфис җил аркылы, 
Беләсез — уңган тоташ һөнәр колы, 
Шагыйрьләрнең күбесенә илһам килә, 
Сезнең кеби назлы, нәфис бил аркылы.
Бу очракта да образлы сыйфатлау алымы (нәфис җил, нәфис бил) кеше исемнәренә охшатылып алына.
Шагыйрь дөньяда яшәүнең мәгънәсен аңларга тырыша, эзләнә, үз-үзе белән сөйләшә, уйлана, тынычсызлана; тормышының фаҗигале төгәлләнәчәген, гомеренең кыскалыгын сизенә кебек:
Ник сызлыйсың күңлем? Ник юк өчен 
Агулыйсың минем канымны? 
Көйдереп син эчтән, һич вакытсыз 
Чыгарасың, ахры, җанымны.
(«Көрәшеп үткәр кыска гомереңне!»  1915)
Шагыйрьнең төшенкелеккә, өметсезлеккә бирелгән чаклары шактый еш кабатлана:
Йолдызым өметсез, 
Күз егълый өзлексез… 
Кадалсын дөньясы, — 
Күңелгә кызыксыз!..
(«Аптыраган минутларда»,  1915)
Кабатлауларның төрле формалары, риторик өндәүләр аша сугышның дәһшәтен, халыкка зур фаҗигаләр китерүен сурәтли шагыйрь:
Әйдә, күңлем, монда торма, күккә, күккә, күккә оч! 
Күккә оч, күктә тыныч… Монда сугыш, монда кылыч!
(«Әйдә, күклем»,  1915)
Еш кына лирик-поэтик тел төрле сурәтләү алымнары белән бергә югары яңгыраш ала, эндәшү, мөрәҗәгать итү алымнары күчерелмә мәгънәдәге табигать күренешләре белән бергә кушыла. Шагыйрь язгы күренешләрне, җил, чишмә, чәчәкләрне экспрессив сурәт итеп ала:
Утырдым, мин тауның күкрәгенә, 
Җырлар язам, җилкәй, исми тор! 
Чишмәкәй! Тын! Әкрен!.. Чү! Шаулама! 
Үткән гомерем, искә төшми тор!
 
Аһ, чәчәкләр, былтыр сезне өзеп, 
Кемнең күкрәгенә кададым, 
Кемгә кадап, кемгә моңлы карап, 
Күзләреннән җавап арадым (Арадым — көттем.)?
(«Язгы җыр»,  1918)
Ш.Бабичның күп кенә шигырьләре импровизациягә корылган. Бу шигъри сөйләмне халыкчан һәм югары яңгырашлы итә. Тел-өслүб чарасы буларак, анда чагыштыру алымыннан киң файдаланыла. «Исемнәр бакчасы»нда моны ачык күзәтергә була. Мәсәлән:
Гөлгенәнең керфекләре гөл киенгән, 
Ике күзе кичке тонык күл диелгән, 
Ай-кояшның ак нурларын оялтырлык 
Күзләренә чем-карачкыл нур җыелган.
Шагыйрь чагыштыруларның төрле формаларыннан файдалана (тик, төсле, дәй):
Саф көмештик җырларымны 
Җырламыйм алтын өчен; 
Җырлаем тик саф көмештик 
Саф йөрәк халкым өчен. 
Чәчкә төсле җырларымны 
Җырламыйм зәүкым өчен, 
Җырлаем тик чәчкәдәй 
Кызларга бай халкым өчен.
(«Халкым өчен»,  1914)
Табигать күренешләре — кояш, ай шагыйрьнең эчке кичерешләрен белдерүдә зур урын тота:
Буйга җиткәч тә югалттым мин кояшымны кинәт, 
Тик бу көннәрдә түбәмдә төпкә чумган ай йөри.
(«Зарлану»,  1910)
Бу символик сурәтләр, антонимнар белән килеп, эчтәлекне ачыклауга ярдәм итәләр. Мәсәлән:
Күңел әрни, әрни, бозлы салкын, 
Буранлы җил мине сукканга; 
Җил очырып мине якты җирдән 
Караңгыга илтеп тыкканга.
(«Күңел»,  1911)
Капма-каршылыкны белдерә торган сүзләр сөйләмдә антитезалар барлыкка китерәләр. Шуның бер мисалы:
Ябылды капусы сәкарьнең (Сәкарь — тәмуг.), 
Ачылды җәннәте Ватанның, 
Чәчелде хуш һава, хөр һава… 
Бу иле көткәне татарның!
(«Хөррият бүләге»,  1917)
Ш.Бабичта фразеологик әйтәлмәләр дә шигъри сөйләмнең яңгырашын күтәрүгә ярдәм итәләр. Ул ирек көне, кара көч, камил мохтарият, ирек колы, үксез милләт, вөҗдан җебе кебек тезмәләрне эчтәлеккә бәйле рәвештә мәгънә ягыннан үз өслүбенә яраклаштырып бирә.
Аның шигъри сөйләме гади, матур һәм төзек. Ул укучының эчке дөньясына тиз үтеп керә, ачык аңлашыла, иҗатында гасырлар буе үсеп килгән халык сөйләме язма китап теле белән бик җиңел кушылып китә. Шуңа күрә Шәехзадә Бабич иҗаты татар халкына якын. Халык аны үз итә, үзенең күренекле шагыйре итеп саный.
(Чыганак: Хаков В. Тел – тарих көзгесе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003)

Комментарий язарга


*