ТАТ РУС ENG

Зәнкиев Якуб Камали улы — язучы

Зәнкиев Якуб Камали улы  — язучы, "Иртеш таңнары" китабы өчен 2002 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.


  

Якуб Зәнкиев
(1917-2003)


Якуб Камали улы Зәнкиев 1917 елның 6 апрелендә Иркутск шәһәрендә дөньяга килә. Ул кечкенәдән үк затлы-зыялы гаиләдә тәрбияләнеп үсә. Үзе дә гомерен күңелләргә яктылык өләшүгә, мөгаллимлек итүгә багышлый. 40 елдан артык балаларга аң-белем, ныклы тәрбия бирүче Якуб ага Зәнкиев «Россия Федерациясе мәктәпләренең атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә лаек була. Себердә, үзе яшәгән төбәк мәктәпләрендә балаларны татар әдәби телендә укыту буенча да сокланырлык уңышларга ирешә.

Бер үк вакытта Я.Зәнкиев журналистика, әдәби иҗат эше белән дә ныклап шөгыльләнә. Аның көн кадагына суккан үтемле язмалары, очерк-зарисовкалары, әдәби тәнкыйть мәкаләләре район-өлкә матбугатында, Татарстанда чыгучы төрле газета-журналларда әледән-әле күренеп тора. Бер үк вакытта ул үзен фольклорчы буларак та таныта. Укучыларыбызны Төмән татарлары хәяты, гореф-гадәтләре, татар әдәби телендә борынгы төркилек чалымнары аеруча нык сакланган Себер шивәсе белән якыннан таныштыра. Якуб Зәнкиев укучыларга «Иртеш таңнары», «Ялкында өтелгән мәхәббәт» романнары, «Кайчы колак» кебек хикәяләр җыентыклары белән таныла.

1994 елда Татарстан китап нәшриятында басылган «Иртеш таңнары» романы өчен Якуб Зәнкиев 2002 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Яу кырында күрсәткән батырлыклары I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм күпсанлы медальләр, тыныч хезмәттәге фидакарьлеге исә Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең югары бүләкләре белән бәяләнә.

Ул 2003 елның 7 мартында бакый дөньяга күчә.

Я.Зәнкиев — 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


  
 
ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Иртеш таңнары: роман. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. — 672 б. — 1600 д.


ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мортазин М. Иртеш ага да ага… // Татарстан яшьләре. — 1989. — 26 авг.
Әхмәтова-Урманче Ф. Беренче сукмак // Ватаным Татарстан. — 1994. — 21 окт.
Хәбибуллина Л. Якуб Зәнкиевнен «Иртеш таңнары» романының идея-сәнгать көче // Яңарыш. — 1997. — 1 апр.
Алишина X. Себер татарлары елъязмасы: Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы // Мәдәни җомга. — 1997. — 11 апр.
Хәмитев Г. Яшисең икән, димәк, юкка түгел… // Татар иле. —2001. — № 18.
Xәмитев Г. Ул Себернең асыл егете // Мәгърифәт. — 2001. — 6 апр.
Хәбибуллин X. Чын мәхәббәт бармы? // Казан утлары. — 2002. — № 2. — 182-184 б.
Әхмәтова-Урманче Ф. Хәзинәдар // Мәдәни җомга — 2002. — 5 апр.
Речекбаева Р. Онытылмас олуг зат // Яңарыш. — 2003. — 4 апр.      
Хәмитев Г. Үлчәшмичә гадел булып // Шәһри Казан. — 2003. — 7 май.
Хатипов Ф. Ерактагы якын Себер // Мәдәни җомга. — 2007. — 11 май.

 

(Чыганак: Әдипләребез: Библиографик белешмәлек: 2 томда: 2 том/төз. Р.Н.Даутов, Р.Н.Рахмани. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009 – 735 б.)


Комментарий язарга


*