ТАТ РУС ENG

Җавабә җаваб   

Рифгатьлү кардәшем Хөҗҗәтел-Хәким әфәнде хәзрәтләре!
Бәндәңезә бәйлә сыгук канлылык илә вә гадәләткяранә мокабәләңездән зиядә мәмнүн вә мәхзуз улдым. Бән җәнабеңезең һәр дөрлү тәүбик вә ачы кәлимәләреңези дә тәхәммел итмәк әмәлилә кәндемез Сезә каршы улан җөзьи бер наразыйлыкыми бәян вә ифадә итмеш идем. 31 нче номер «Фикер» җәриләсендәге бәнди язмайа башлыча сәбәб — Сезең: «Әразые мөкаддәсәмези башка милләтләр билә ихтирамә мәҗбүрләр икән. «Уклар» журналы тәхкыйрь идийүр»,— мәалендәге бер җөмләңездер. «Уклар» журналында бәндәңезен дә әпиҗә мөдахәлә вә мөшарәкәте улдыкындан, бу җөмләңез дуб-дугъры бәңа тукынды.
Әгәр Сезең у җөмләңезең Уральск халкына нә кадәр каты тәэсир идәчәкени билсәңез, өмид идәрем ки, уны   язмага  пәк  у  кадәр   гажлә  итмәмеш  улырдыңыз.
Мәгълүмеңездер ки, буйдан мөкаддәм Казандагы «Бәянел хак» гәзитәсе: «Фикер» гәзитәсе хатынларә ачык вә сәрбәст йөрмәйә әмер идийүр, у гәзитәнең мөхәррирләри вә мөхибләри кяфердер!» — дия, шәригатьчә һич мөкәлләф улмайан хиҗабә әһәмият виреб, безем Уральск әһалисен бөтен-бөтенә гольянә кәтерди. Һәм дә бундан сәбәб, шәһәремездә нә кадәр фитнәләр чыктыгы гәзитә укыянларә мәстүр дәгелдер. Шуның кеби, Сезең дә: «Иштә бәйтуллаһи тәхкыйрь идийүрләр»,— җөмләңез астында без: «Фикер» матбагасына һөҗүм идеңез!»— җөмләи мөстәтәрәсени күрийерез. Бәнем җибилли холкым тәрәкъкый пәрвәр матбагайа дәгел, матбагалара изһары мәхәббәт вә мәвәддәт итмәйә бәни иҗбар итдекендән, бән Сезең кеби вөҗданлы бер әфәндийә бер кәррә хитаб итмәйә җәсарәт итдем. Әвәт, Сез у җөмләңези, ихтимал ки, гаразы хәер-хаһанә илә дә язмыш улырсыз, ләкин безем шәһәр халкы ишанларның заһиренә фәкать бактыклары кеби, Сезең дә җөмләңезең заһир мәгънәсе илә тәфсир иләрләр. Анлар һәр   шәйнең    ич тарафина   күз    салмайуб, анҗак заһирына хасры нәзар итмәйә алышмышлардыр. Шул сәбәбдән яхшыйы ямандан, вә яманый яхшыдан тәфрыйка мокътәдир дәгелләрдер.
Безә лотфән тәкъдим итдекеңез «Интикад» нам әсәреңези гаибанә тәбрик идәрем, бервакыт моталәгасилә дә мөшәррәф улсак кәрәк.
Һәр нә исә, бәнем яздыгым бушә кәтмәде, Сезең иҗмалән тәрҗемәи халеңези вә тәэлиф итдекеңез әсәрләри беркадәр аңламайа муаффәкъ улдым. Буңа мокабил бәңа да кәнде тәрҗемәи халеми язмак мөнасиб исә дә, гәзитә сәхифәсендә бер кешейә сөйләнәчәк сүзең, һич лязем дәгел икән, бөтен дөньяйә сөйләнәчәкени аңладыгымдан, шимдилек язмайурым. Билмеш улыңыз ки, бәнем сибирияле бер татар дидекем Сези чит күрдекемдән дәгел, бәлки Сезең сибирияле татар идекеңез хәкыйкать улдыкындан, вә Сезең «татар вә Сибирия» ляфызларилә бер дөрлү улсын мохасамәңез юк идекени ацладыкымдандыр. Хуш сагъ улыңыз!

Тәрҗемәсе:

ҖАВАПКА ҖАВАП

Бөек кардәшем Хөҗҗәтел-Хаким әфәнде хәзрәтләре!
Бәндәгезне мондый суык канлылык белән һәм гадел рәвештә кабул итүегезгә бик шатландым. Мин Сезнең һәртөрле шелтә һәм ачы сүзләрегезне дә күтәрү уе белән үземнең Сезгә карата кисәкчә ризасызлыгымны язган идем. 31 нче номер «Фикер» газетасындагы мәкаләне язуга төп сәбәп — Сезнең: «Изге саналган җирләребезне башка милләтләр дә хөрмәт итәргә мәҗбүрләр икән, «Уклар» журналы аларны хурлый»,— дигән мәгънәдә бер җөмләгездер. «Уклар» журналына бәндәгезнең дә азмы-күпме катнашы булганга күрә, бу җөмләгез туп-туры миңа килеп тиде.
Әгәр Сез ул җөмләгезнең Уральск халкына никадәр каты тәэсир итәчәген белсәгез, өмет итәм ки, аны язарга ул кадәр ашыкмаган булыр идегез.
Мәгълүмегездер ки, моннан элек Казандагы «Бәянел хак» газетасы: «Фикер» газетасы хатыннарга ачык һәм ирекле йөрергә куша, ул газетаның язучылары һәм аның яклылар кяферләр!» — дип, шәригать буенча  һич  мәҗбүр  ителмәгән    хиҗабка   (хатын-кызларның йөзләрен каплап йөрүләренә.— Ред.) әһәмият биреп, безнең Уральск халкын бөтенләй аякка бастырды, һәм шуның аркасында шәһәребездә никадәр фетнәләр чыкканы газета укучыларга яшерен түгелдер. Шуның кебек, Сезнең дә: «Алла йортын (кәгъбәне) хурлыйлар»,— дигән җөмләгез астында без: «Фикер» типографиясенә һөҗүм итегез!» — дигән җөмлә яшеренгәнен күрәбез. Минем табигый холкым прогресс яклы типографиягә генә түгел, гомумән барлык типографияләргә мәхәббәт белән һәм дусларча карарга мине мәҗбүр иткәнлектән, мин Сезнең кебек вөҗданлы бер әфәндегә бер мәртәбә искәртеп әйтергә батырчылык иттем. Әйе, Сез ул җөмләгезне, бәлки, яхшы теләк белән дә язгансыздыр, ләкин безнең шәһәр халкы, ишаннарның бары тышкы якларына караган кебек, Сезнең җөмләгезнең дә тышкы мәгънәсен аңлау белән генә чикләнә. Алар һәрнәрсәнең эчке ягына күз салмыйча, бары тышкы ягына гына карап эш итәргә күнеккәннәр. Шул сәбәптән яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аерырга көчләре җитәрлек түгелдер.
Безгә тәкъдим итә торган «Интикад» исемле әсәрегезне күрмәс борын ук котлыйм, күреп, тикшереп чыгу хөрмәтенә дә ирешсәм кирәк.
Ничек кенә булса да, минем язганым бушка китмәде, Сезнең кыскача биографиягезне, язган әсәрләрегезне бераз аңлауга ирештем. Моңа каршы миңа да үземнең биографиямне язу урынлы булса да, газета битләрендә бер кешегә сөйләгән сүз бөтен дөньяга сөйләнә икәнен аңлаганга күрә, хәзергә язмыйм. Белегез ки, минем сибирияле бер татар дип әйтүем Сезне чит «үрүдән түгел, бәлки Сезнең чыннан да сибирияле бер татар булуыгыздан һәм «татар һәм Сибирия» сүзләренә бертөрле дә каршылыгыгыз юк икәнен аңлавымнандыр. Хуш, сау булыгыз!

Комментарий язарга


*