ТАТ РУС ENG

Театруның файдасын халыкка ничек төшендерәмез һәм хәзрәтләрдән ничек дөрестләтәмез

«Казан» миһманханәсендә яхшы гына, тугъры гына фикерле бер әфәнде илә үзара мосахәбә кыйлып утырганда, җәнабләреннән түбәндә язылачак тугъры сүзләрне ишеттем:
Әүвәлән, без халыкны һәм «җәмгыяте хәйрия»нең членнәрен «җәмгыяте хәйрия» акчасына театру ясарга һичбер рәвешчә күндерә алмаганымыз шикелле, аларга театруның безнең киләчәк көннәремез өчен файдалы вә өмидле бернәрсә икәнен дә сөйләп аңлата алмыймыз.
Икенче, без мондагы тарилкә ялаучы хәзрәтләрдән театру ясауның дөрестлегенә һичбер төрле фәтва ала алмыймыз.
Шуның өчен безгә иң яхшы тәдбир будыр ки, әүвәлән, театру хәрам дип кычкырып йөрүче хәзрәтләрнең иң башлыгын «Казан» миһманханәсенә варенье, катлит, пәрәмәч, силәнкә, пылау кеби  ашлар илә чуарланган чәйгә чакырып, ул хәзрәткә бер кызыл кәгазьне һәйбәтләп яудырырга кирәк. Шул чәй янында хәзрәтемез Коръән дә укып җибәрсен. Шундин соң, карагыз да торыгыз, теге хәзрәтемез, «эһем, эһем» дип кырынгалап, як-якка карашалар да акчаны сәгать кесәсенә җомарлап салыр.
Тәмам акча хәзрәтнең кесәсенә кереп яткач кына, бу Мәҗлестән максуд хәзрәттән театруны хәлальләндермәк икәнлеген сөйләргә кирәк.
Шундин соң, мин әйтте диерсез, хәзрәт «хәрам» дигән сүзнең «х» хәрефен генә калдырып, «р» һәм «м» урынына «л» дигән сүзне утыртып куяр.
Күп хәкимнәрнең тәҗрибәсе берлән сабиттер ки, безнең муллалар, кызыл кәгазь шәрифкә каршы барганчы, үлмәкне артык күрәләр.
Менә инде ун тәңкәгә алган бик свежий бер хәлалемез дә булды, димәк ки, театру бөтенләй хәлальләнде.
Сүз рәте теге «җәмгыяте хәйрия» членнәренә килсә:
Әүвәл кайдан да булса акча җыйнаштырып, театру уйнап, членнәрне бесплатный билет берлә кертәсен дә, пәрдә төшкәч, саф йөз тәнкә файда күрсәтәсең.
«Җәмгыяте хәйрия»нең членнәренең театрудан өркүләре «җәмгыяте хәйрия» акчасын кызганып кына икәнлеге билгеледер.
Әгәр һәр театру уйнаган саен, ул абзыйларга йөзәр тәңкә файда күрсәтсәң, аларның дүрт куллап театруны кабул итәчәкләре хосусында, пәйгамбәрлек итеп, гаибтән хәбәр бирергә дә мөмкиндер.
Бәс, бу тәдбир берлән театру уйнарга һичбер манигъ-фәлән калмады.
Мин үз тарафымнан бу фикернең тугърылыгына кул куямын, тик кызыл кәгазь кайсы хәзрәт бәхетенә чыгар икән? Әллә фәтва берлә сәүдә итүчеләр шул акчаны үзара бүлешерләр микән?

Миһманханә — кунакханә, гостиница.
Мосахәбә кыйлып — сөйләшеп.
Җәмгыяте хәйрия — ярдәм җәмгыяте.
Фәтва алу — карар чыгарту, рәсмиләштерү.
Тәдбир — чара.
Кызыл кәгазь — ун сумлык кәгазь акча
Хәлальләндермәк — дөрес дип әйттерү.
Хәким — галим, фикер иясе.
Сабиттер — беркетелгән.
Гаибтән — күз алдында  булмаган нәрсәдән, киләчәктән.
Манигъ — тоткарлык.

Комментарий язарга


*