ТАТ РУС ENG
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

Былтырның хисабы

Былтыр «Ялт-йолт», тәмам төгәл утыз яшенә җитеп*, ир уртасы кеше булды. Шушы яңа ел башында милләт акча бирсә (елга өч сум, ярты елга сум илле тиен), башлы-күзле булам дигән була. Өйләнгәч, вакытында чыгасың, вакытында керәсең, вакытында эшлисең, дип сөйләнгәли.

Былтыр Оренбург ачларының хәлләре хәлдән дә, чиктән дә тыш начарланды. Әгәр аларны Борһан Шәрәф әфәнде «Йосыф китабы» белән көйләп юатмаса, эшләр начар иде. Хәзер ачлар, җырлаганда, үз-үзләрен юатып:

Ачлык булу гаеп түгел — пәйгамбәрләрдин калган, —

дип җырлыйлар.

Былтыр Шәрәфетдин Шәһидуллин: «Син үзеңдә яхшы мал барын игълан итмәгәч, халык аны кайдан белсен!» — дип, моңарчы коммерция галәменә мәгълүм булмаган шәп сүз әйтте.

Былтыр Һади әфәнде** Италия-Төркия сугышының безгә нәмәгълүм бер сәбәбен ачты. Аның фикеренчә, Казанда, мәсәлән, дүрт Гали бар. Аларның икесе бай, икесе ярлы. Төркия белән Италия икесе бер мәҗлестә очраганнар да, араларында мәзкүр дүрт Гали тугърысында сүз башланган. Сүз арасында Төркия: «Мин ул Казандагы Галиләрне беләм. Ул Галиләр бик бай», — дип әйткән, ди.

Италия, моңар каршы төшеп: «Юк, син белмисең; ул Казандагы Галиләр икесе дә ярлы Гали!» — дип кычкырган да Төркиягә һөҗүм иткән, ди. Менә шуннан киткән сугыш, киткән сугыш. Әмма сәбәп — нинди юк эш! Берсе ярлы Галиләрне белгән, икенчесе — байны.

Былтыр «Новое время»дә Мишниковның*** шушы мөһим бер мөляхәзәсе басылды: «Мин шәхсән һичбер милләткә дошман түгел. Мин милләтләрнең һәммәсен чын күңелдән сөям. Һәм сөймәскә сәбәп тә юк. Мәсәлән, бер-беренә гашыйк булган әллә ничә пар егет белән кыз урам тутырып йөрсәләр, шул вакыт бер пар икенче парга дошман буламы? Әлбәттә, юк. Мин дә инглиз, француз, немец аерымлыкларына шулай гына карыйм.

Сез әйтерсез: менә син яһүдиләргә дошман ич, диерсез. Дөрест, мин аларга дошман. Ләкин аерым булганлыклары өчен түгел; фәкать русларга катышып, рус канын агулаулары өчен дошман. Мәсәлән, мин дегетне аерым хәлендә бик яратам. Әмма бал кисмәгендә балны каралтканын ярата алмыйм».

(«Ялт-йолт»: Син карт бүрене дә без аерым хәлендә бик яратабыз. Әмма матбугат кисмәгенә кереп, аны үзеңнең керле нәрсәләрең белән каралтуыңны ярата алмыйбыз.)

Былтыр Троицкий Мирфәйзә**** «Буф»та үзенең тамак төбенә «нәүми җариясе» тыгып, анысы эчтән нечкә тавыш белән озын вә кыска көйләрне җырлады. Мирфәйзә юри, җырлаган төсле, иренен генә селкетә иде.

Халык исә: «Бу кадәр җуан кешедән ничек мондый нечкә тавыш чыкты икән?» — дия хәйран калышалар иде.

Былтыр Габди***** үзенә «шәкерт» диючеләргә мисле булмаган дәрәҗәдә бер үткен сүз әйтте. Гыйбарәләре тәкърибән шушылай бугай: «Торалар да, Габди шәкерт ул, диләр. Соң, «Ля тәнзыр иля мән каля вәнзыр иля ма каля»****** дигән мәкальне һәр бала да белә ләбаса!»

Былтыр Мәкәрҗәдә күп кешеләр җиңгәсе булган җиңгәчи татар байбәтчәләре, татар гуляклары арасында бер узыш ясады. Мәсьәлә: кемнең һәммә кешедән артык акча биреп, бер кичне «мәхәл»не бикләтеп, үзе генә калуында иде. Бәйгегә күп татар катышты. Бирделәр 3 йөз тәңкә, бирделәр 4 йөз, бирделәр 5 йөз, бирделәр 6 йөз, 7 йөз; ахирел әмер бер Оренбург байбәтчәсе 8 йөз тәңкә бирде дә, шул кич «мәхәл»дә үзе генә калып, шат вә хәндан улды. Узучының кем икәнен язмыйм. Чөнки аны белмәгән кешедән: «Шуны да белми!» — дип көләргә дә ярыйдыр.

Былтыр Камчылы ишан******* үзенең хәстә асравын өшкереп, кәрамәте вә шифалы төкереге белән мискинәне сәламәтләндерде. Ул гына да түгел, «Ходайның рәхмәте» илә, кызга корсак та үсте.

Былтыр Мостафа Лотфи, инде үзенә берәр тәңкә бирми башлаган халыктан берәр тиен генә сорап, «Хак» исемендә ялганчы урам гәзитәсе чыгарып карады.

«Хак»ыннан аерылгач, хәкыйкатьне амбаллыктан тапкан, дип сөйләделәр. (Дәвамы киләсе биттә).

 

*утыз яшенә җитеп — 30 саны чыкты мәгънәсендә.
** Һади әфәнде — Һади Максудиның «Йолдыз» газетасындагы мәкаләләренә ишарә.
***«Новое время»дә Мишников — Петербургта чыккан «Новое время» газетасының редакторы М.О.Меньшиков истә тотыла.
****Троицкий Мирфәйзә — җырчы Мирфәйзә Бабаҗанова, Казанда «Буф» исемле кинотеатрда да чыгышлар ясаган.
*****Габди — Галимҗан Ибраһимов.
******Кем әйткәнгә карама, нәрсә әйткәнгә кара.
*******Камчылы ишан — Яңа бистә ишаны Габдесаттар, өшкергәндә камчы кулланган.
Нәмәгълүм — беленмәгән.
Мәзкүр — әлеге.
Мөляхәзә — уй-фикер йөртү.
«Нәүми җариясе» — яшь кыз.
Тәкърибән — якынча.
«Мәхәл» — фәхешханә.
Хәндан — куанычлы, бәхетле.
Амбаллык — хәммаллык, грузчиклык.


("Былтырның хисабы". (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (1 т.: Шигырьләр, поэмалар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 271 б.)). «Ялт-йолт» журналының 1912 елгы 31 нче (1 гыйнвар) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган (билгеле, бу хисап 1911 елның декабре азагында ук язылган). Беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган).


 

{mospagebreak}

Былтыр Том дарелфөнүне самигъ вә мөдавимнәреннән Мөхәммәт Вагыйзен-Нәүрузи хәзрәтләре, «Мәдәният» исемендә гәзитә чыгарам дип, мәдәниятсезләнеп йөрде.

Былтыр Байбурин Дума мөнбәреннән татарлар файдасына 88 нотык йоклады.

Былтыр, Бәдигъ мәзин күркәсеннән күреп булырга кирәк, арамызда Америкага китүчеләр күбәйде. Бәгъзеләре «Йолдыз»га мөхбир дә булдылар.

Былтыр Түнтәр тарафыннан Дәҗҗал мәлгунь* чыгып, теләгәннәрен — оҗмахка, теләгәннәрен тәмугка кертеп йөрде.

Былтыр Троицкидә «Акмулла»** исемендә туганнан бирле көлми торган бер бала туды.

Былтыр Маймыл Хафизга пәри-җен ияләште. Чөнки ул бер үк вакытны өендә «Сөбател гаҗизин» дә укый, шунда ук театр сәхнәсендә дә күренә***. Печән базары мәчетенең мөселман җеннәре күтәреп йөртәләр, күрәсең.

Былтыр Аксак Низаминың**** тавыш-тыны басылды. Өченче ел ул:

Хафиз абзый, ник басасың
Низаминың «Карга»сын?
Йөз сумыңны бир тизерәк,
Эшләр судка бармасын, —

дигән мәнзумә язган иде.

Бәлки, шул акчаны алгач, авызы тыгылгандыр. Бездә динчеләр авызы шуның белән тиз каплана.

Былтыр Төркиягә Италия мөһим бер ультиматум бирде:

— Төркия хөкүмәте! Белеп торыңыз ки, без сезне таларга барабыз. Безгә бу талау бик мөһим. Моны киләсе елга да кичектермибез. Чөнки сезнең хәзер Тыраблиста бер полк та гаскәреңез юк. Эшкә ярарлык бер тубыңыз юк. Безнең гаскәр вә азык ташуыбызга манигъ булырлык флотыңыз юк. Без рәхәтләнеп ташыйбыз. Без утыз елдан бирле бу хыялга мөбтәля булсак та: «Өлгерербез әле!» — дип тордык. Ләкин сез хөррияттән соң уяндыңыз. Әгәр без талауны кичектерсәк, сезнең берничә елда Тыраблиста «алынмас истихкямнәр» ясамавыңызга кем кәфил?

Без, итальяннар, мөтәвазыйганә вә рәкыйганә икърар итәмез ки, бездә андый җәсарәт тү-түүүү!

Хатире гатыйр-гатыйфәт пәнаһиләрендәдер***** ки, безне күптән түгел яланаяклы хәбәшләр дә шәрран-яра кыйнап кайтардылар.

Сезнең кеби намуслы вә шанлы милләт илә безнең кеби органлы вә шарманлы (шарманкалы) милләткә сезнең дә хәзерлегеңез бар вакытта сугышмак, әлбәттә, мөхальдер. Без әле дә курка-курка гына барачакмыз.

Димәк, без талыйбыз, бу — хак. Пәйгамбәреңез: «Каилел хакка вә ләу кянә мөрра»******, — димештер.

Былтыр Фас ашханәсе тәрәзәсеннән ташланган сөякне Һирман вә Франс атлы ике «зур маэмай»******* талашмыйча гына бүлештеләр.

(«Ялт-йолт»: надир эш!)

Былтыр Магулстан исемендә олугъ вилайәт********, Кытайдан аерылып, үзенә аерым падишаһлык булды.

Әгәр бер карак, урлаган әйберен култык астына гына тыккан булып, үзе кулларын болгап сугышса вә хәрәкәт итсә, аның әйбере һәрвакыт җиргә төшеп, үзеннән аерыладыр. Кытай хөкүмәте моңарчы Монголияне яхшылап кесәсенә яшерә алмыйча, култык астында гына кыстырып, үзе хәрәкәтсез яткан иде. Моның мисалын һәрбер хәрам әйберен эчкә яшерә алмаган дәүләтләр хәрәкәтендә күргәнемез бар.

Былтыр, өенә карак кергәндә, хатыны белән сугышкан авыл мужигы кеби, Төркия зыялылары, Италия Тыраблисны талап ятканда, үзара җәнҗал вә скандал белән миләрен череттеләр.

(Дәвамы киләсе биттә).

 

*Түнтәр тарафыннан Дәҗҗал мәлгунь — Түнтәр авылы ишаны Ишмөхәммәд Динмөхәммәдев.
**Троицкидә «Акмулла» — бу сатирик журнал Троицкида 1911–1916 елларда чыккан, редакторы Хәбибрахман Ганиев.
***Маймыл Хафиз… театр сәхнәсендә дә күренә — Мөхәммәтҗан Әхмәрев турында сүз бара, ул Г.Камалның «Безнең шәһәрнең серләре» пьесасындагы Шкафчы образының прототибы.
****Аксак Низами — җәдитчеләргә каршы язылган «Китабел-җәдит ли-ибталил-җәдит, яхуд Мисыр каргасы» исемле көйле китапчык авторы.
*****Яхшы хәтер — изгелекнең сакчысыдыр.
****** Ачы булса да, туры әйт.
*******Һирман вә Франс атлы ике «зур маэмай» — Германия белән Франциянең Марокко өчен сугышулары турында сүз бара.
********Магулстан исемендә олугъ вилайәт — Монголия аерым дәүләт булып яши башлый.
Том дарелфөнүне — Томск университеты.
Самигъ — ирекле тыңлаучы.
Мөдавим — даими йөрүче.
Мөхбир — хәбәрче.
Мәнзумә — көйле әсәр.
Манигъ — тоткарлык, киртә.
Мөбтәля булу — дучар булу.
Истихкям — крепость.
Кәфил — гарантия бирә.
Мөтәвазыйганә — түбәнчелек белән.
Рәкыйганә — (алдыгызда) бөгелеп, иелеп.
Җәсарәт — батырчылык.
Шәрран-яра — ачыктан-ачык.
Мөхальдер — мөмкин түгелдер.
Фас (Фец) — Марокконың башкаласы.
Һирман вә Франс — Германия һәм Франция.
Надир — сирәк.
Магулстан — Монголия.
Олугъ вилайәт — зур өлкә.


 

{mospagebreak}

Былтыр хаҗҗел хәрәмәйнил мөхтәрәмәйни вәлкоддесишшәриф, получил образование в Египте, имеет место муллы вә мудариса, редактор четырех изданий, основатель женской школы, женатый, ходящий двумя ногами, ловящий ветер двумя руками, шарлатанствующий во всех городах* әфәнде хәзрәтләре белән Шаляпин лакееның дуэле булды**.

Сорарсыз: кем үлде? «Ялт-йолт» укучыларга барыбер: кирәк лакей, кирәк Хиффәтуллин үлде.

Былтыр Чәйнәшев Әхмәтҗанга гаед саен мәсҗетдә нотык сөйләп, халыкны изгелеккә өндәү юлы ябылды. Чөнки инде ул торып сөйли башлагач та, халыктан берәү тора да аңар гәзитәсендәге «Жигули» игъланын искә төшерә; галимрәге булса, «әтәэмерунән насә билбирри вә тәнсәүнә әнфесәкем»*** аятен укып җибәрә.

Былтыр, мөфтигә җүбәләй ясалып, моңарчы кибетләрдә чәчелеп вә аунап яткан чалма, тәсбих, «Мөхәммәдия», намазлык, чапан, комганнарны мөфти алдына өеп чүмәлә ясадылар.

Былтыр, «Идел» фельетонында «Живой труп» тәрҗемә ителә**** башлагач, укучылар Төркия шпионнарын сагынып җылаштылар.

Былтыр Иран хөкүмәте мәмләкәтне ислах итәргә Америкадан Шустер нам бер затны китерткән иде. Ул, ислах өчен Америка гаскәрләре китертүне ераксынып, якындагы Русия гаскәрен генә кертүне мәгъкуль күрде.

Былтыр Һади Атласов «тик тора алды»*****.

Былтыр Петербургта «В мире мусульманства»****** дигән әллә нинди рус исемендә бер чын мөселман пәйда булды. Ул әллә ниләр эшли: «Шырутел ислам» бастыра.

Багана-багана хәдисләр дәреҗ итә. Мусульманин, ди, панисламизм, ди, единоверцы, ди. Әлхасыйль, бигрәк җете кызыл мөэмин булып кыйлана. Мөселманнар:

«Ай-һай, тиз уңмаса ярар иде», — дип шиктә торалар.

Былтыр да «Дин вә мәгыйшәт»нең башы хаез, уртасы ни фас, ахыры истинҗа иде*******.

Былтыр Галиәсгар Камал безнең шәһәрнең серләрен чит шәһәрләргә сөйләде дә куйды. Электә чит шәһәрдә йөргәндә, синең яныңа киләләр дә:

— Казан ничек? Халкы ничек? Андагы «Шәрекъ клубы» ничек? Фәлән ничек? — дип йөдәтеп бетерәләр иде. Әлбәттә, эчләреннән Казан вә аның мөтәгалликатенә бик

мактаулы җавап көтәләр иде.

Бирмәсәң — оят бәдбәхеткә, бирсәң — кыен,
Ул акчаны тапкан бит ушбу муен, —

дигән шикелле, Казан вә казанлылар тугърысында ялганлап, сүз белән сүз истигъмаль итәсе килми иде. Ялганламасаң, аларның хөсне заннарын бозу була иде. Менә хәзер аларга «Безнең шәһәрнең серләре» — укысыннар да белсеннәр, кемнәр барын күрсеннәр.

Былтыр Ахмакшәрик Сапсатасатаров******** нам бер учительгә татар җене кагылды. Мәзкүр әфәнде, көздән бирле котырып, «Татар халкы», «Татар кызы», «Татар бүреге», «Татар кәвеше», «Татар катыгы», «Татар мөгезе» исемнәрендә көн саен диярлек әллә никадәр чүпләр бастырып, китап кибетләрен бөтенләй шуның белән тутырды. Мондый кешеләрне «сары йортка» ябалар ябуын, ләкин бер җәһәте бар: бу кадәр һәр китабын татарның бер нәрсәсе белән исемләгән, үзенчә милләтче бер мәҗнүнне япканда да, «татар диванаханә»сенә ябарга кирәк. Ул исә, мәгаттәәссеф, бездә юк. Ни эшлисең? Иректә йөри шул!

Былтыр «Русское слово» Дорошевиче белән «Вакыт» Дорошевиче********* Шәриф Камал әфәнде эш ташладылар.

Былтыр Кавказда бик шәп исемнәр белән бик начар гәзитәләр чыгып, үзләренә махсус күбәләк гомерләре белән шып туктадылар.

Былтыр Мөхәммәтгали шаһ********** һәр көн, йокыдан торгач: «Башым җилкәмдә микән?» — дип капшап карады.

 

*Хаҗ кылган, Коддес Шәрифтә (Иерусалимдә) булган, Мисырда укыган, мулла һәм мөдәррис, дүрт газета-журнал редакторы, хатын-кызлар мәктәбе оештыручысы, өйләнгән, ике аякта йөрүче, ике кулы белән җил аулаучы, бөтен шәһәрләр буенча шарлатанлык итүче.
**әфәнде хәзрәтләре белән Шаляпин лакееның дуэле булды — әфәнде — Камил Мотыйгый.
***Кешеләрне изгелеккә өндәп тә, үзегезне онытасызмы.
****«Идел» фельетонында «Живой труп» тәрҗемә ителә — бу газетада Л.Толстой әсәрен тәрҗемә итеп бастыручы — Сәгыйть Рәмиев.
*****Һади Атласов «тик тора алды» — биредә бу тарихчының «Тик тора алмыйм» исемле мәкалә бастыруына («Шура» журналы, 1909, 24 нче сан) ишарә ителә.
******«В мире мусульманства» — 1911–1912 елларда Петербургта чыккан газета.
*******Бу журналның күрем күрү, бала тудыру, аннан соң пакьләнү кебек мәсьәләләргә карата мәкаләләр белән тулып чыгуына ишарә.
********Ахмакшәрик Сапсатасатаров — драматург, педагог Шәриф Саттаров (1887–1972), шактый примитив эчтәлекле әсәрләр авторы.
*********«Вакыт» Дорошевиче Шәриф Камал әфәнде эш ташладылар — Ш.Камал каләменнән чыккан язмаларның бу газетада бик еш басылуы күз алдында тотыла.
**********Мөхәммәтгали шаһ — Иран шаһы.
Ислах — реформа.
Дәреҗ итә — урнаштыра.
Мөтәгалликат — аңа бәйләнешле нәрсәләр.
Сүз истигъмаль итү — урынсыз файдалану.
Хөсне зан — яхшы караш.
Мәгаттәәссеф — кызганычка каршы.

("Былтырның хисабы". (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (1 т.: Шигырьләр, поэмалар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 271 б.)). «Ялт-йолт» журналының 1912 елгы 31 нче (1 гыйнвар) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган (билгеле, бу хисап 1911 елның декабре азагында ук язылган). Беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган).


 

Комментарий язарга


*