ТАТ РУС ENG

Ике ихтар

1) Мөгътәбәр табибләрнең катгый киңәш вә карарларына буйсынып, 26
февральдә Казанның Клячкин шифаханәсенә кереп яттым. Шуңар күрә үзем
тәэсис итешкәннән бирле мәхәббәт белән эшләп килдегем «Ялт-йолт»
журналының секретарьлеген башка кешеләргә тәслим иттем. Шуңар күрә
журналда моннан соң басылган һәммә мәзмуннар өчен үземне мәсьүл
күрмәячәкмен.

2) Әле генә үткән 52 нче номердагы баш мәкалә(1) гәрчә минем
мәкаләм булса да, хәзер мин андагы мәгънәләрдән шактый читтә торам.
Чөнки ул мәкалә — гимназия вә приют мәсьәләсенең беренче генә шаулашы
вакытында вә әллә кайчан язылып ташланган язудыр. Ул вакыттан хәзерге
көнебезгәчә күп сулар акканга вә һәр ике мөәссәсә кыйсьмән икенче
төсләр алганга, табигый, мәкаләи гаҗиземнең хакыйкате хазирә белән
оешмаганлыгын сизәм.
Моннан ике ай элек миңа гүя бөтен халык бердән «намаз!» дип кычкырган,
мин исә сикереп торганмын да, ястүме, ахшаммы — тикшермичә, бернәрсә
укыганмын. Һәр ни исә ниятем гүзәл бит. Шунлыктан, уйлый алам ки,
кариэләремез ул мәкалә өчен мөахәзәдә булынмаслар.

Ихтар — искәртү.
Тәэсис итешү — нигезләшү, оештырышу.
Тәслим итү — тапшыру.
Мәзмун — кертелгән материал, эчтәлек.
Мөәссәсә — учреждение.
Кыйсьмән — өлешчә.
Мәкаләи гаҗизә — «тыйнак мәкалә» мәгънәсендә.
Хакыйкате хазирә — хәзерге чынбарлык.
Кариэ — укучы.
Мөахәзәдә булынмаслар — гаепле итеп санамаслар.

("Ике ихтар". (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2
томда/Габдулла Тукай. – Казан:
Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.:
Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.))
«Ялт-йолт» журналының 1913 елгы 53 нче (15 март) санында «Шүрәле»
имзасы, «5 март, 1913 сәнә» датасы белән басылган (Клячкин
шифаханәсендә язылган). Беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст
журналдан алынган.
1. 52 нче номердагы баш мәкалә — «Юбилей мөнәсәбәте белән» мәкаләсе.
«Ике ихтар»да исә Тукай үзенең гимназия һәм приют мәсьәләсенә караган
фикерләренә төзәтмә кертергә тиешлеген сиздерә).


 

Комментарий язарга


*