ТАТ РУС ENG

«Казан» миһманханәсендә мәҗлес

«Казан» миһманханәсендә 1 нче октябрьдә кич сәгать алтыда дарелмөгаллимин ачу хосусындагы җәмгыятьнең мәҗлесе ачылды. Председатель сайлау тугърысында күп-күп тарткалашулар булгандин соң, Госман Коләхметов җәнабләре гомум әһалинең ризалыгы илә сайланды. Мөхәрриремез Камил Мотыйгый әфәнде баш мөдирлек урынын ишгаль итте. Хәсәнҗан Хөсәенев әфәнде кятиблеккә тәгаен кыйлынды.

Мәҗлес  башланды

Иң әүвәл мөхәррир Камил әфәнде аякка торып, бу җәмгыятьнең ни өчен ясалганын вә моннан киләчәктә нинди файдалар туачакларын, бу хәерле эшкә кулдан килгәнчә һәр мөселманга тырышу фарызлыгын, бу җәмгыятьнең файдасына әүвәл башлап үзенең 1.000 тәңкә бирәчәген һәм Мортаза байның 20 мең тәңкә бирергә вәгъдә кыйлганлыгы мәсмугы улдыгын гаять ачык вә әсәрле сурәттә бәян вә ифадә итте.
Камил әфәнде бу сүзләрне сөйләгәндә, итче Хәйрулла исемле бер хулиган каршы төшеп, үзенең карайөзлелеген халык алдында күрсәтмәкче булса да, аны шундагы полицейскийлар бик коры тотып кына озаттылар.
Хәзерге безнең мәдрәсәләремезнең бет вә кандала бабы икәнлеген, эчендәге хәлфә вә шәкертләренең наданлыгын, ач вә ялангачлыгын, һавасының бозыклыгын,— кыскасы гына, Уральскидә дарелмөгаллиминнең бик кирәклеген озынча гына сөйләп халыкка аңлатты.
Гомәр Хөсәенев:
«Вә гатсөму бәхбилалла җәмига» аяте кәримәсе илә «Әлмөэминүн  кялябәйниян бишт бәгъзеһөм бәгъзан» хәдисен укып, соңра тәфсир итеп: «Бу җәмгыятькә без аерылыр өчен килмәдек, һәрничек берләшергә, барчамыз бер сүзне сөйләргә кирәк»,— диде.
Фатих Шәрипов:
— Безгә шул борынгы мәдрәсәләр дә җитәр, безгә шулардан башка мәдрәсә кирәкми,— диде.
ГабдуллаТукаев:
—    Юк, Фатих абзый! Безнең ул мәдрәсәләремез генә җитми, башка милләтләрдәге кеби, безгә дә 3—4 этажлы мәдрәсәләр кирәк. Син, Фатих абзый, әле күптән түгел генә ярлы идең, син шул ярлылыгым җитәр дип тормадың, кибет ачтың, сәүдә иттең, һәрничек баерга тырыштың. Инде мәдрәсә ачу хосусына килгәндә, җитәр дип әйтәсең. Вәхаләнки мөселман кешегә милләт файдасын үз файдасыннан өстә тотарга кирәк. Юк, җитмәс, җитәр дип әйтмә. Безнең мәдрәсәләремез рус мәдрәсәләренең тәрәтханәсеннән дә шахшырак. Китәбез алга, китәбез, канәгать итмибез бу мәдрәсәләргә! Син, Фатих абзый, тәрәкъкыйгә каршы килмә. Әгәр анаң сине, тугач та, угылымның шул буе да житәр әле дип, сине бер карыш озынлыгы тимер сандыкка салып үстерсә, яратыр идеңме?
Фатих Шәрипов:
—    Ярый, ярый, алайса дарелмөгаллимин ачылыр, ләкин ул ачылгач, аның эчендә Габдулла Тукаев шикелле редакциядә хезмәт итүчеләр ятмасыннар,— диде.
Камил Мотыйгый, янә аякка торып, җәмәгатькә карап, хәзергә бу мәдрәсәләрнең җитмәгәнлеген, инде зур мөгаллимнәр чыгара торган мәдрәсәләр кирәклеген сөйләде.
—    Мондагы мәдрәсәләр җитсә, мин Мисыр әл-Каһирәгә бармаган булыр идем,— диеп, гаять үткен сурәттә сөйләгәч, җәмәгать ризалык күрсәтеп, кул чаптылар.
Әхмәтша Сираҗетдинев мөгаллимнәре вазифа бирүнең тиешлеген, вазифасыз мөгаллимне балалар укытырга көчләүнең сыйрыф золым икәнен бик үткен нотыклар илән җәмәгатькә аңлатты.
Шундин соң Мифтахетдин Биниев, Мөхәммәтгали Мусин — берәр мең сумнан, Хәкимҗан Сөләйманов һәр ел 25 әр сумнан бирәчәкләрен вәгъдә иттеләр. Тагы да Юртыш Салих биш сум, Гали Сабитов 3 сум бирмәкче булдылар.
Халык дарелмөгаллиминнең кирәклегенә яхшук канәгать хасил иткәч, Гомәр Хөсәенев торып:
— Ушбу кызыл мәсҗедкә караган 2 миллион акча бар, шул акчадан 50 мең зәкят чыга. Әлбәттә, без ул зәкятнең барчасын алабыз дип әйтмимез, безгә шул 50 меңнең яртысын яки чиреген алсак та, эшне башларга мөмкин булыр, һәр ел шул рәвештә ала торсак, дарелмөгаллимин өчен зур сума ясарбыз. Тагы да ярминкәләрдән — Кошмадан, Уелдан җыярбыз,— дип, яхшук акча юлларын күрсәтте.
Мәҗлес бик тәртипле генә, тын гына бер сурәттә үтте, председатель җәнабләре икенче мәҗлесне 6 нчы октябрь, җомга көн сәгать кичке 7 дә булырга тәгаен итте, халык та разый булдылар. Аллаһе тәгалә шуның кеби җыелышларны тагы насыйп вә мөяссәр итсен.
«Фикер»:
Бу дарелмөгаллиминнең булуын һәм дәвам итүен чын күңелемездән теләймез. Үткән сәнә берьюлы гәзитәләр күбәеп китүе шикелле, бу сәнә дарелмөгаллиминнәр илә дөнья тулды. Уральскидә, Казанда, Оренбургта, Уфада, Астрханда вә гайре җирләрдә ачылып ятадыр. Алла хәерле гакыйбәт насыйп итсен.

Идарә.

Миһманханә — кунакханә, гостиница.
Дарелмөгаллимин — укытучылар   хәзерли  торган   институт  яки курслар.
Ачу хосусында — ачу мәсьәләсенә багышланган.
Әһали — шундагы халык.
Ишгаль итү — алу, биләү.
Кятиб — секретарь.
Мәсмугы улдыгын — ишетелгәнлеген.
Бәян вә ифадә итү — сөйләп аңлату.
Аяте кәримәсе илә — хөрмәтле аять белән.
Тәфсир итү — Коръән сүзләрен аңлатып бирү.
Вазифа — хезмәт хакы.
Сыйрыф золым — ачыктан-ачык гаделсезлек.
Насыйп вә мөяссәр итсен — җиңеллек белән генә үткәрергә язсын.
Сәнә — ел.
Гайре — бүтән.
Гакыйбәт — нәтижә.

Комментарий язарга


*