ТАТ РУС ENG

Сайлау хакында

Уральскидә киләчәк 1907 нче елда Государственный думага член булып баручыны сайлаучылар 5 нче ноябрьгә кадәр язылып бетәргә тиешле идеке игълан улынды. Мөселманнар, белмим, йокладылар, белмим, сайласак та, үткән елдагы кеби, мәгънә чыкмаз дип уйладылар; бу көнгә кадәр заявление кәгазе биргән кешеләр күренми торадыр. Үткән ел мөселманнардан заявление бирүчеләр бик күп булган иде. «Казан» миһманханәсендә бу хосуста җыелышлар да булды. Заявление кәгазе язып торырга кешеләр дә тәгаен кыйлынган иде. Бу ел әллә, руза вакыты тугъры килгәнгә, ачлыктан буна илтифат итмиләрме, әллә буны бер дөнья эше санап, рамазан шәрифтә дөнья эше илә булышырга ярамый дип йөриләрме,— ни эшли торганнардыр, бу хосуста башын кузгатып сөйләшкән кешеләр һич күренмидер.
Әй мөселман карендәшләр, уяныңыз! Әгәр хәзер йоклап, гафил торып калсаңыз, соңыннан бик үкенерсез дә, файда бирмәс. Әй үз көче илә ризык табучы эшче мөселманнар! Яхшы белегез: дөньяның төзеклеге сез эшчеләр аркасындадыр. Думага член сайламак бигрәк тә сезгә кирәктер. Килегез, алла ризасы өчен, бер иттифакъ булып җыйналыңыз да үзегезгә файда китерерлек, хәлеңезне белүче кешене Думага сайлап җибәрергә иҗтиһад итеңез. Киләчәк көн якын. Көнеңезнең бер сәгатене ушбу хакта сөйләшергә тәгаен кыйлыгыз. Иттифакъ илә иҗтиһад идәрсәгез, ни теләсәңез дә табарсыз вә булдырырсыз.
 
Иҗтиһад итү— тырышу.
Иттифакъ булып — бергә берләшеп.

 

Комментарий язарга


*