ТАТ РУС ENG

Уральскидә «Казан» миһманханәсендә икенче мәҗлес

6 нчы октябрьдә җомга көне кич сәгать 9 да икенче мәҗлес булды. Мәҗлестә 200 дән артык мәхәллә халкы җыйналмыш иде һәм унбишләп якын авыллардан килгән кыргызлар да бар иде.
Мәҗлесне ясаучы К. М. Төхфәтуллин, мәҗлесне ачдыкдан соңра, бу мәҗлестә каралачак эшләрне сөйләде дә җәмәгатькә үз араларыннан бер председатель сайларга кушты. Председательлеккә Мөхәммәтсадыйк Әмирев сайланып, К. М. Төхфәтуллин секретарьлыкка тәгаен кыйлынды. Мәҗлес башландыктан соңра, иң әүвәл К. М.* торып җәмәгатькә Уральскидә бер җәмгыяте хәйрия ясау мәсьәләсене тәкъдим әйләде һәм җәмгыяте хәйриянең файдасын вә максудын сөйләп күстәрде. Соңра теләгән кешеләр сөйләргә изин алып, ушбу сүзләр сөйләнде.
Г. М.  Коләхметов:
— Җәмгыяте хәйриянең файдалары җөмләсеннән дәхи шул бар ки, әгәр, мәсәлән, йөз кешедән берәр тиеннән җыйналса, бер тәнкә була. Менә, җәмәгать, шулай итеп җыйналган акчадан җәмәгатьнең иң мохтаҗ кешеләре тәрбия кыйлыначактыр.
Уральскидә бер җәмгыяте хәйрия ясасак, урамда безнең халык балалары төркем-төркем җыелышып, хур вә хәкыйрь булып, рәзил сурәттә йөрмәсләр иде.
Камил Мотыйгый:
— Үткән җыелышта Уральскидә дарелмөгаллимин ачу хосусында сөйләнгән   иде. Сез шул   хосуста ни әйтәсез?   Мөхтәрәм   Вәлиулла әфәнде   Хәмидуллин   «Казан»   миһманханәсенең яртысыны   вирергә   риза. Буңа ни әйтәсез?
Җәмәгать барчасы да бер иттифакъ булып, бу мәсьәләне калдырып, җәмгыяте хәйрия ачу хакында гына сөйләшүне мәслихәт күрделәр. Җәмгыяте хәйрия булгач, дарелмөгаллимин вакыты илә булыр, диделәр.
Садыйк Әмирев:
— Йә, җәмәгать, алай булса, арамыздан берничә кешеләрне сайлыйк та, шул кешеләремез җәмгыяте хәйриянең уставларын тәртип кыйлсыннар һәм шуның мәшәкатьләре артыннан йөрсеннәр,— дигәч, мәҗлестә хазир улан җәмәгать араларыннан ушбу кешеләрне сайларга карар вирделәр:
Мортаза бай Гобәйдуллин, Вәлиулла Хәмидуллин, Садыйк Әмирев, Камил Мотыйгый, Нигъмәтулла Бәхтизин, Бәхетҗан Каратаев, Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин, Мөхәммәтгали Мусин, Хәбибулла хәзрәт Исмәгыйлев, Садыйк Гобәйдуллин, Госман Коләхметов, Кәрим Латыйфов вә гайреләр.
Ушбу кешеләрне сайлап, протокол язылып, сәгать 12 дә мәҗлес тәмам булды. Мәҗлестә тәртип булучылык өчен губернатор тарафыннан помощник пристав, дүрт полицейский һәм бер чиновник особых поручении җибәрелмеш иде. Мәҗлес гауга вә кычкырышсыз, низам илә булды.

* К. М.— Камил Мотыйгый.
Кыргызлар — казакълар. Октябрь революциясенә кадәр аларны «кыргызлар» дип йөртәләр.
Әйләде — ясады.
Изин — рөхсәт.
Хәкыйрь — кагылып-сугылып, кадерсез.
Рәзил — түбән төшкән.
Дарелмөгаллимин — укытучылар хәзерләү мәктәбе.
Хосусында — хакында.
Иттифакъ булып — бердәм.
Тәртип кыйлу — төзү.
Низам илә — тәртипле.

Комментарий язарга


*