ТАТ РУС ENG

Алсу ГӘРӘЕВА: Габдулла Тукай китаплары

Алсу Гәрәева, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фәнни хезмәткәре.

Татар әдәбияты тарихын, бигрәк тә XX гасыр башы әдәбиятын, сөекле шагыйребез Габдулла Тукай иҗатыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Татарстан Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә халкыбыз шагыйре Г.Тукайның үзе исән вакытта нәшер ителгән һәм гарәп шрифтында 1929 елга кадәр басылган китаплары, шулай ук төрле елларда, төрле кешеләр тарафыннан күчерелгән шигырьләренең кулъязмалары тупланган. Барлыгы кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә Г.Тукайның 24 исемдә 40 тан артык китабы саклана. Китапханәдә Тукай китаплары үзе исән чактан ук тупланып килсә дә хәзинәбез хәзер дә төрле яклап тулылана бара. Бу эштә китапханә тарафыннан оештырылган фәнни экспедицияләрнең, төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезнең өлеше зур. Халкыбызның олуг шагыйре Габдулла Тукай китапларының нәкъ менә безнең бүлектә саклануы — безнең өчен зур җаваплылык. Ә безнең төп бурычыбыз исә — киләчәк буыннарга бу кыйммәтле мирасны җиткерү. Бүлегебездә саклана торган Г.Тукай китапларының иң элеккесе — 1907 елда бертуган Шәрәфләрнең китап нәшриятыңда «Шигырьләр китапханәсе» сериясеннән 3 нче дәфтәр булып, «Г.Тукай шигырьләре» исеме белән дөнья күргән җыентыгы. Бу китап «Шүрәле» шигыре белән башлана. Китап тиражы ул вакыт өчен генә түгел, хәтта безнең заманыбыз өчен бик күләмле — 4000 данә. Шул ук елны бу сериядән язучының 4 нче дәфтәре — «Габдулла Тукаев шигырьләре» исемле китабы да 4000 данәдә басыла.

Шагыйрьнең үзе исән чакта 22 исемдә 46 китабы нәшер ителгән. Шуларның 14 исемдәгесе безнең бүлектә саклана. Китапларның күп өлеше «Мәгариф», «Сабах», «Үрнәк» матбагаларында нәшер ителгән. XX гасыр башында уку йортлары, мәктәп-мәдрәсәләр өчен уку китапларына, дәреслекләргә ихтыяҗ нык арта. Тукайның «Яңа кыйраәт», «Балалар күңеле», «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» һ.б. китаплары бу мохтаҗлыкны киметә. Әлеге китапларның кабат-кабат басылуы — аларның бик популяр булуларының ачык мисалы.

Балалык рәхәтеннән, бәхетеннән мәхрүм ителгән Тукай күңел җылысын әкиятләре, шигырьләре аша балаларга тапшыра. Теле бик гади, балалар аңларлык телдә тасвирланган серле урманнар, хайваннар дөньясы үзенең могҗизалары берлән кызыктырып, мавыктырып әллә кайларга алып китә. Г.Тукай иҗаты халык авыз иҗаты белән бергә үрелеп бара. Халык иҗатына нигезләнеп язылган «Шүрәле», «Су анасы» әкиятләре шуның ачык мисалы. «Шигырьләр китапханәсе» сериясеннән шагыйрьнең: «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш», «Әдәбият», «Г.Тукай диваны», «Җан азыклары» китаплары берничә кат нәшер ителгән.

Г.Тукайның афоризмга әверелгән сүз гыйбарәләрен җыеп Г.Шәрәф 1913 елда «Тукай сүзләре» исемле китап чыгара. Бу җыентык 1917 елга кадәр 4 мәртәбә басылып чыга.
ТР Милли китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә сакланучы китапларыбыз арасында тагын бер бик кадерлесе бар. Ул 1914 елда Тукай вафатыннан соң Җамал Вәлиди тарафыннан нәшер ителгән, шагыйрьнең тәрҗемәи хәлен, шигырьләрен, фоторәсемнәрен үз эченә алган «Габдулла Тукай мәҗмугаи әсәре» исемле китап. Беренче басмасы 5000 данә белән басылган булуга карамастан, 1918 елда ул китап кабат нәшер ителә.

Тукайның мәкаләләр язганда дистәләп тәхәллүсе (псевдонимы) булса да, китапларда ул үз исемен куллана. Бары тик «Яшен ташлары», «Халык моңнары» китаплары гына «Шүрәле» тәхәллүсе белән чыккан. «Шүрәле»нең бу китаплары да безнең бүлектә бар.

Ә 1917 нче елга кадәр Тукайның 72 китабы 221900 нөсхәдә нәшер ителгән. Моның кадәр басма китабы булган тагын нинди шагыйрь бар икән?! Шуңа да карамастан, Г.Тукайның кулдан-кулга күчерелеп язылган бик күп шигырьләренең кулъязмалары да бүлектә саклана, һәр ел экспедиция вакытында шагыйрьнең күчереп язылган шигырьләре табыла. Ә. табылган урыннары төрле, татарлар яши торган күп төбәкләр: Оренбург, Самара, Башкортстан, Удмуртия һ.б.

Сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә сакланучы Г.Тукай китапларына күзәтү ясаганнан соң, шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: шагыйребез иҗаты белән танышырга, аның әсәрләрен оригиналдан укырга теләүчеләргә бездә барлык мөмкинлекләр дә бар.

Габдулла Тукай үзе исән вакытта ук, халкының мәхәббәтен казанган. Шагыйрь һәркем сокланырлык, гаҗәпләнерлек искиткеч бай иҗат мирасы калдырган.

ТР Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланучы китаплар исемлеге:

1. ИТ 1545514 Тукай Г. Г.Тукаев шигырьләре. — Казан: Шәрәф матбагасы. — е.к. — 48 б. (Шигырьләр китапханәсеннән 3 дәфтәр).
2. ИТ 1545516 Тукай Г. Габдулла Тукаев шигырьләре. — Казан: Шәрәф матбагасы. -1907. — 56 б. (Шигырьләр китапханәсендән 4 дәфтәр).
3. ИТ 1541557 Тукай Г. Г.Тукаев диваны. — Казан: «Үрнәк» матбагасы. -1908. — 48 б. — (Шигырьләр китапханәсендән 8 нче дәфтәр).
4. ИТ 1522749; ИТ 1545513 Тукай Г. Г.Тукаев диваны. — Казан: «Үрнәк» матбагасы. — е.к. — 48 б. — (Шигырьләр китапханәсендән 8 нче дәфтәр).
5. 137 Шүрәле. Яшен ташлары. 1 җөзъэ. — Казан: «Су анасы» нашире, «Өмет» матбагасы. -1911. — 23 б.
6. ИТ 1510417 Шүрәле. Яшен ташлары. 2 җөзъэ. — Казан: «Су анасы» нашире, «Өмет» матбагасы. — 1911. — 23 б.
7. ИТ 1515885 Шүрәле. Яшен ташлары. 1 җөзъэ. — Казан: Нашире «Мәгариф китапханәсе», «Мәгариф» матбагасы. -1917.- 22 б.
8. 139 Шүрәле. Яшен ташлары. 1 җөзъэ. — Казан: Нашире «Мәгариф» ширкәте, бнчы дәүләт матбагасы. — 1920. — 22 б.
9. 134 Тукай Г. Җан азыклары (соңгы шигырьләр мәҗмугасы). — Казан: Нашире «Мәгариф китапханәсе», Л.П.Антонов матбагасы. — 1912.-486.
10. 135 Тукай Г. Жан азыклары (соңгы шигырьләр мәҗмугасы). 2 нче басма. — Казан: Нашире «Мәгариф китапханәсе», «Мәгариф» матбагасы. — 1914. — 48 б.
11. ИТ 1577471 Тукай Г. Энҗе бөртекләре. — Казан: Нашире «Мәгариф» көтебханәсе, «Үрнәк» матбагасы. — 1909. — 72 б.
12. ИТ 1541552 Тукай Г. Әдәбият. 2 нче табгы. — Казан: Л.П.Антонов матбагасы. — 1913. — 24 б. (Шигырьләр китапханәсендән 10 дәфтәр).
13. ИТ 1510479 Тукай Г. Әдәбият. — Казан: «Мәгариф» матбагасы. — 1917. — 28 б. (Шигырьләр китапханәсендән 10 дәфтәр).
14. 136 Шүрәле. Халык моңнары. 2 нче басма. — Казан: Нашире «Сабах» китабханәсе, «Өмет» матбагасы. — 1912. – 24 б.
15. ИТ 1541599 Тукай Г. Халык әдәбияты. 3 нче басма. — Казан: Нашире «Мәгариф» китапханәсе, «Мәгариф» матбагасы. — 1917. — 38 б.
16. ИТ 1522710 Тукай Г. Халык әдәбияты. 4 нче басма. — Казан: Нашире «Мәгариф» ширкәте, 6 нчы дәүләт матбагасы. — 1919.-23 б.
17. ИТ 15455Г5 Тукай Г. Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш. — Казан: И.Н.Харитонов матбагасы. — е.к. — 22 б. (Шигырьләр китапханәсендән 7 дәфтәр).
18. ИТ 1535820 Тукай Г. Мияубикә. — Казан: «Мәгариф» ширкәте. — 1919. — 15 б. (Балалар күңеле, 1 нче төп, 2 нче китап).
19. 130 Тукай Г. Алтын әтәч. — Казан: Нашире «Сабах» китапханәсе, И.Н.Харитонов матбагасы. — 1908. — 10 б.
20. ИТ 1498875 Тукай Г. Су анасы / Кәҗә белән сарык әкияте / Сабак хәзерләгәндә. — Казан: «Мәгариф» ширкәте, «Өмет» матбагасы. -1921. — 15 б. («Балалар күңеле», 1 нче төп, 5 нче китап).
21. ИТ 1577459 Тукай Г. Балалар күңеле. 1 нче җөзъэ. 2 нче басма. — Казан: Нашире «Сабах» китабханэсе, «Өмет» матбагасы. — 1911. — 32 б.
22. ИТ 1522708 Тукай Г. Күңел җимешләре. — Казан: Нашире «Сабах» китабханәсе, И.Н.Харитонов матбагасы. — 1911.- 46 б.: портрет.
23. 692 Тукай Г. Яңа кыйраәт. — 2 нче табгы. — Казан: «Үрнәк» матбагасы. — 1910. — 56 б.
24. 694 Тукай Г. Яңа кыйраәт. — 5 нче табгы. — Казан: «Үрнәк» матбагасы. — 1915. — 52 б.
25. ИТ 1541514 Тукай Г. Яңа кыйраәт. — 7 нче табгы. — Казан: «Мәгариф» матбагасы. – 1918. — 55 б.
26. ИТ1535785 Тукай Г. Мәктәптә милли әдәбият дәресләре. — Казан: Нашире «Мәгариф» китабханәсе, «Үрнәк» матбагасы. — 1911.- 144 6.
27. ИТ1538541 Тукай Г. Мәктәптә милли әдәбият дәресләре. — Казан: Нашире «Мәгариф» китабханәсе, «Мәгариф» матбагасы. — 1918. — 120 б.
28. 255 Шәрәф Г. Тукай сүзләре. — Казан: Нашире «Мәгариф» китабханәсе, Л.П.Антонов матбагасы. — 1913. — 28 б.
29. ИТ 1498290 Шәрәф Г. Тукай сүзләре. — 3 нче басма. — Казан: Нашире «Мәгариф» ширкәте. — 1913. — 31 б.
30. ИТЛ532078 Вәлиди Җ. Габдулла Тукай моҗмугаи әсәре . — Казан: Нашире «Мәгариф» китапханәсе, «Мәгариф» матбагасы. — 1914. — 463 б.
31. 69251 Тукай Г. Исемдә калганнар. 3 нче басма. — Казан: Нашире «Мәгариф» китапханәсе, «Мәгариф» матбагасы.-1917. — 346….=.
32. ИТ1541569 Бурнаш Ф. Г.Тукай шигырьләре. — Казан: Нашире «Гажур», «Шәрык» матбагасы. — 1926. — 224 б.
33. ИТ 1541622 Тукай Г. Эшче: — Казан: «Мәгариф» ширкәте. -1919. -156. (Балалар күңеле, 6 нчы китап).

(Чыганак: Габдулла Тукай: Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 120 ел тулуга багышланган методик ярдәмлек / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; Төз. Р.Р. Хөрәмшина. — Казан: Милли китап, 2005. — 30 б.)

Комментарий язарга


*