ТАТ РУС ENG

Лирон ХӘМИДУЛЛИН: Тукайның беренче русча китабы

Габдулла Тукай иҗатын, аның мирасын барлау эше инде җитмеш елдан артык дәвам итә. Шул гомердән бирле бик күп эшнең башкарылуына карамастан, без әле һаман Тукай турында язылган яңа материаллар белән танышып торабыз.
Күптән түгел миңа үзбәк галиме Шерали Турдыевның «Үзбәкстанда Тукай иҗаты» дигән мәкаләсен укырга туры килде. Ул хезмәттә, инде мәгълүм фактлар белән беррәттән, әлегә чаклы әдәбият гыйлемендә тәфсилләп телгә алынмаган, Тукай иҗатын өйрәнүчеләрнең күпчелегенә билгеле булмаган бер китап турында әйтеп үтә Турдыев. (Китапчык Алишер Нәваи исемендәге гыйльми китапханәдә саклана икән.) Бу хәбәргә юлыгу белән үк мин Тукай мирасын җентекләп өйрәнгән кайбер галимнәребезгә мөрәҗәгать иттем. Татар әдәбиятының елъязмасы булган «Әдәбият баскычлары» китабын һәм башка хезмәтләрне күздән кичердем. Габдулла Тукайның 1920 елда Ташкентта русча басылып чыккан җыентыгын әлегә күпчелек галимнәр белми икән дигән фикергә килдем, һәрхәлдә, ул хакта мәгълүматлар очратмадым.
Шуннан соң бу билгесез китапның, һич булмаса, күчермәсен җибәрүен үтенеп, Шерали Турдыевка хат яздым. Ул минем бу үтенечемне игътибарсыз калдырмады, әлеге китапның ксерокопиясен Казанга җибәрде. Күләме белән ул зур түгел, анда нибары егермеләп бит. Шуның җиде битендә Г.Тукайның биографиясе тасвир ителгән, иҗаты тикшерелеп бәяләнгән. Калган алты биттә шигырьләре урнаштырылган. Бу нәни китапның кыйммәте шунда, ул Тукай әсәрләренең русча беренче җыентыгы. Китап 1920 елда Ташкентта басылып чыккан. Әлегә кадәр Тукайның беренче русча китабы булып, 1921 елны рус шагыйре Павел Радимов тәрҗемәсендә чыккан «Өзелгән өмет» санала иде.
Ташкентта чыккан китапның тышына «Габдулла Тукаев. Избранные стихи» дип язылган. Аңа тумышы белән касыйм татары булган Ибнеәмин Янбаевның «Биографический очерк» дип исемләнгән күләмле генә кереш сүзе урнаштырылган. Очерк авторы кыскача гына итеп укучыларны шагыйрьнең биографиясе белән таныштыра, аның иҗатына хас үзенчәлекләрне ачарга омтыла, Тукай шигырьләренең халык тарафыннан яратып кабул ителгәнен дә, башка төрки халыклар дөньясына ни өчен бик тиз таралуын да әйтеп уза. Әйе, И.Янбаев дәлилле мисаллар китереп, шагыйрь иҗатын югары бәяли, шигырьләрнең гади, халыкчан телдә язылуын, халык күңеленә бик якын булуын раслый. «Тукай гади халыкта шигърияткә мәхәббәт уятып кына калмады, шигъриятнең үзен дә бер баскыч югары күтәрде»,— дип яза И.Янбаев.
Бу юллар рус телендә язылган иң беренче төпле анализ, төпле фикер әйтү булгандыр, мөгаен. Дөрес, аның аерым шигырьләре моңа кадәр дә русчага тәрҗемә ителеп, газета-журналларда басылгалаганнар. Мәсәлән, шулардай иң күләмлесе мәгълүм шәркыятьче галим Н.ИАшмарин тарафыннан «Шүрәле» поэмасының тәрҗемәсе чыгуы була (1915).
Инде әлеге җыентыкка тупланган шигырьләрне барлауга күчик. Аларның барысын да шагыйрь Валентин Вольпин тәрҗемә иткән. Китапка эчтәлекләре белән революция чорына аваздаш шигырьләр сайлап алынган. «Эшче җыры» исеме астында «Кярханәдә» шигыре, аннары «Алтынга каршы», «Эш», «Шагыйрь», «Кыйтга» («Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым…») һәм «Сабыйга» әсәрләре урнаштырылган. Шигырьләр шактый оста тәрҗемә ителгәннәр, шагыйрь фикерен тулы чагылдыралар. Менә, мәсәлән, «Кыйтга» тәрҗемәсеннән бер өзек:
Мой меч исступился, мой бог изменил,
Но к властным и сильным я злобу копил.
Бродяга проселочных, скудных дорог,
От зла бедный мир я очистить не смог,
Проклятия мои закипали в груди…
Я верю, я знаю — борьба впереди!..
Әлбәттә, бу юллар «коеп куйган Тукай юллары» ук булмаса да, шигырьнең рухы дөрес тотылган. Беренче тәҗрибә, беренче үрнәкләр ярыйсы ук чыкканнар.
Бу игелекле эшне кемнәр башкарган, кемнәр оештырган соң? Кем бу «Сайланма әсәр»нең нашире, дигән сорау туа. Хәер, җыентыкны чыгаручы оешма атап күрсәтелгән: Төркестан Халык Мәгариф комиссариаты, диелгән. Ә ул чорда, белгәнебезчә, Төркестан Автономияле Республикасына бүгенге Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Казакъстан республикаларының күпчелек өлкәләре керә иде. Димәк, бу китапның әле Үзбәкстан ССРның Алишер Нәваи исемендәге гыйльми китапханәсендә генә түгел, башка урыннарда, башка республикаларда да саклану ихтималы бар. Мәсәлән, Шерали Турдыев Ташкентта А.Нәваи исемендәге гыйльми китапханәдәге нөсхә белән күптән инде таныш булган, тик игътибар гына итмәгән — Тукай иҗаты инде һәрьяклап тикшерелгәндер, бу китап та күптән мәгълүмдер дип уйлаган. Шундый ук хәл, бәлки, башка республикаларда да кабатланадыр, эзләнсәң, бәлки, анда әле бөтенләй без көтмәгән яңалыклар да бардыр, дип ышанасы килә.
Г.Тукайның русча беренче җыентыгын оештыручы, мөгаен, Ибнеәмин Янбаев булгандыр, дип уйлыйсың. Чөнки ул яңарак кына оешкан Төркестан Автономияле Совет Республикасының җаваплы хезмәткәре — Мәгариф халык комиссариатының коллегия әгъзасы һәм комиссар урынбасары булып эшли. Татар әдәбияты һәм мәдәнияте белән яхшы таныш, комиссариатта эшләү белән бер үк вакытта, 1919 елдан башлап ул Ташкентта, Төркестан дәүләт университеты каршындагы рабфакта һәм курсларда татар теле һәм әдәбияты укытучысы булган кеше. Икенчедән, шагыйрьнең биографиясен русча язып чыгарлык русча белемнән дә мәхрүм түгел, ул Мәскәү сәүдә институтында укый һәм революция башланган елларда аны тәмамлап чыга. һәм Ибнеәмин Янбаев нәкъ шушы елларда, Октябрь революциясе кузгаткан дулкын белән, Урта Азия якларына барып эләккәндер, анда совет хакимиятен урнаштыруда актив катнашуын искә алып, яшь республиканың җитәкче оешмаларына эшкә җибәрелгәндер, күрәсең, һәрхәлдә, ул калган гомерен Ташкент шәһәре, Үзбәкстан республикасы белән бәйләгән якташларыбызның берсе, шунда 1958 елда вафат була. Бу укымышлы гаиләдә (хатыны Өмидова З.И.— СССР Медицина фәннәре академиясе әгъза-корреспонденты, кызлары Хөршидә —Ташкент медицина институты профессоры, кафедра мөдире) элек-электән татар, үзбәк һәм рус әдәбиятына карата, бигрәк тә Г.Тукай иҗатына карата ихтирамның зур булуын әйтеп үтәргә кирәктер.
Г.Тукай шигырьләрен тәрҗемә иткән шагыйрь Валентин Вольпин 1894 елда туган. «Дала рәшәсе» исемле беренче китабы 1917, «Ирек һәм камыт» җыентыгы исә 1920 елда Ташкентта басылганнар. Мәшһүр рус шагыйре Сергей Есенин белән дустанә мөнәсәбәттә торганы һәм 1921 елның май аенда Есенинның Ташкентта, Вольпинда кунакта булуы мәгълүм. (Хәзер академик Хәдичә Сөләйманова урамындагы ул йортка мемориаль такта куелган.) Шагыйрь Вольпин шулай ук «Революцион шигырьләр антологиясе»н туплап, 1919 елда Ташкентта аның беренче томын чыгара, икенче томына сайланган әсәрләр җыентыгы хәзер Алишер Нәваи исемендәге гыйльми китапханә фондында саклана.
В.Вольпинның Г.Тукай шигырьләренең тәрҗемәләрен кабат кайда да булса бастыруы безгә билгеле түгел, һәрхәлдә, шагыйрь аларны үз иҗатыннан сызып ташламагандыр, аерым-аерым җыентыкларда, бәлкем, дөньяга чыгаргандыр, дип ышанасы килә.
* * *
Шушы мәкалә «Азат хатын» журналында басылып чыканнан сон бер очрашуда Җәвад ага Тәрҗеманов мондый вакыйганы сөйләде. Язучыларның Мәскәү янәшәсендәге «Переделкино» иҗат йортында булганда ул олы яшьләрдәге бер тәрҗемәче ханым белән танышкан. Шуның өй телефонын да язып алган икән. СССР Язучылар берлеге әгъзасы Вольпин Надежда Давыдовна белән мин дә берничә мәртәбә телефоннан әңгәмә корып карадым. Ләкин зур уңышка ирешеп булмады — Надежда әби начар ишетә, бер үк сүзләрне берничә мәртәбә кабатлап сорый һәм аңлатасы сүзләрен дә кат-кат кабатлый иде. Шулай да ул шагыйрь Валентин Вольпин дигән кешенең үз нәселләренә мөнәсәбәтле булырга тиешлеген әйтте. Төгәлрәк ачыклыйсыгыз килсә, ир туганым Михаил Давыдович белән хәбәрләшегез дип, аның телефонын бирде. Шул телефон белән берничә мәртәбә шалтыраттым, тик кинодраматург һәм шагыйрь М.Д.Вольпинны өендә туры китереп булмады. Аны әле Киевтә, әле Ленинградта эш белән йөри дип әйттеләр. Ә туксанынчы еллар башындагы соңгы шалтыратуымда: «Аның юл һәлакәтендә вафат булуына тиздән ел тула»,— дип җавап бирделәр. Шулай итеп, милләтебез горурлыгы булган Габдулла Тукай иҗатын иң беренчеләрдән рус дөньясына тәкъдим иткән ул шагыйрьнең эзенә төшеп булмады.

(Чыганак: Хәмидуллин Лирон. Ак төннәр хәтере: Әдәби очерк, эссе, хатирәләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 224 б.)

Комментарий язарга


*