ТАТ РУС ENG

Апасы Газизә Госмановага (Казан, 1907 ел, 30 декабрь)

1907 ел, 30 декабрь
Казаннан Уральскигә


Мөхтәрәмә Газизә апай!


Вакыты бераз үтә төшкән булса да, Сезне гайде сәгыйд Корбан берлә тәбрик итәм: гайде Корбан котлы вә мөбарәк булсын! Мәстүрә абыстай аркылы йибәргән хатыңыз, әманәтеңез һәм әманәт сүзеңез сәламәт тапшырылды.

 

Илтифатыңызга бик мәмнүн вә мөтәшәккермен. Әманәт сүзеңезне тәмам Сез теләгәнчә җиренә тиздән китерәчәкмен. Әле бу арада бик яхшы гына авырып алдым. Хат яза алмадым. Кәефем вә тормышым яхшы. Дуст-ишләр күп.

 

Казанда тору күңелле, Уральски бик сирәк искә төшә. «Шүрәле» китабы* җибәрдем. Монда кечкенә вакытымда тәрбия иткән әнкәмне дә таптым**. Иртәгә күрешмәкче булдым.


Хәзергә хуш.


Г.Тукаев


*«Шүрәле» китабы — «Г.Тукаев шигырьләре» (3 нче дәфтәр) истә тотыла.
**әнкәмне дә таптым — Казанда Тукайны кечкенә чагында тәрбиягә алган Мөхәммәтвәли хатыны Газизә турында сүз бара.
Гайде сәгыйд Корбан — изге Корбан бәйрәме.
Мәмнүн вә мөтәшәккермен — шат һәм рәхмәтлемен.


(Г.Тукайның апасы Газизә Госмановага 1907 елның 30 декабрендә язган хаты. «Ил» газетасының 1914 елгы 2 апрель (23 нче) санында басылган. Беренче мәртәбә икенче дүрттомлыкка кертелгән. Текст газетадан алыган
. (Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том: Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар.
Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит.
нәшр., 1986. – 369 б.)
).


Комментарий язарга


*