ТАТ РУС ENG

Апасы Газизә Госмановага (Казан, 1908 ел, 27 март)

1908 ел, 27 март
Казаннан Уральскигә


Сөекле гаммәм Газизә апай!


Каз вә кортлы майларыгызны алгач, Сезгә бер хат язган идем, алгансыздыр. Шул вакыттан бирле Сездән бер дә хат-хәбәр алганым юк. Әллә адресымны белмисезме? Белмәсәгез, менә язам:


В гор. Казань, книгоиздательство «Китаб»,
Абдулла Тукаеву


Вәссәлам. Мин Казаннан, әүвәл язганча, бик разый. Тагын әйтәм, дус-иш күп. Күңелле, укыган кызлар берлә дә танышырга туры килде. Гәзитәләр күп. Китаплар һәр көн яңадан-яңа чыгып тора. Укыймыз, үземез дә язамыз. Әле бу арада тагы бер зур гына шигырь китабы яздым. Монысы, һәртөрле матур буяулы сурәтләр илә зиннәтләнеп, балаларга бүләк өчен язылды. Тиздән басылып чыгачак. Чыккач та, Сезгә җибәрермен. Моннан элек басылган ике төрле китабымның бер төрлесен Сезгә җибәргән идем. Бер төрлесен тагы бу хат белән җибәрәм.


Миннән 10 тәңкә акча сорагансыз икән. Аны мин Сезгә яки бүләк итеп, яки акчалата җибәрсәм кирәк.

 

Казанга килгәч, ике китап язып, 50 шәр тәңкәдән 100 тәңкә акча алган идем. Ләкин расхуд күп. Укырга кирәк, һәртөрле китаплар алырга, номерга, керләргә, ашарга, киемгә — һәммәсенә акча кирәк.


Бәлки, Сез Казаннан тапкан әнкәем хакында сорашырсыз. Яңа бистәдә җимерек кенә, җир астындагы бер өйдә бер карчык бар икән. Көннәрдә бер көн мин ничектер шул өйгә чакырылдым. Анда мине әнкәем көтеп торачак иде.

 

Вакыт төн иде. Мин, әллә нинди баскычлардан төшеп, караңгыда шул өйгә барып кердем. Кергәч тә, түрдә яше 40лардан узмаган диярлек, кара кашлы, кара күзле, тулы гәүдәле бер хатын күренде. Моның әни икәнлеген танып: «Исәнме, әни», — дип күрештем. Ул кулын бирде дә: «Син дә сәламәтмени соң әле?» — дип егълап җибәрде. Минем дә күңелем йомшарды да ничек тә үземне тота алдым. Соңыннан сорашып белдем ки, бу карчык минем әнинең анасы икән. Әнинең мин барындагы ире үлгәч, әни Баһави ишәк* мөритләреннән берсенә барган икән. Ул мөрит, мине намәхрәм дип былчылдап, мине әни берлә күрештермәскә карар биргән икән.


Шул сәбәпле әни, төнлә берлә генә, үзенең мөритеннән яшеренеп, аналарына килеп, мине чакырткан икән. Әбинең, мин барганда, самавыры кайнаган иде. Без әни белән кара-каршы утырып чәй эчә идек. Шул заманда әни мине: «Угылым, саклан, тәүфикъле бул, Казан бик бозык, сиңа мин әйтмичә кем әйтер», — дип үгетли иде. Мин дә: «Ярар, ярар», — дип баш ия идем.


Әби бер яктан, калтыравыклы тавыш белән: «Кызым, җитәр инде. Зинһар, тизрәк кайт. Кияү бик тар холыклы кеше, монда килеп, әллә ниләр куптарыр», — дип, минем илә сөйләшеп торган әнине ашыктыра иде.


Әни һаман, аның сүзенә илтифат итмичә, миңа: «Әмма әүвәлге әтиең исән булса иде!» — дип, бу иреннән риза түгеллеген сөйли иде. Мин дә шундый уңмаган мөриткә эчемнән дошманлык саклый идем. Ахыры әни китәргә җыенды. Миңа: «Мин хәзер кайтып чәй әзерлим, син барырсың», — диде. Мин: «Соң синең белән бергә утырырбызмы?» — дидем. Ул: «Юк, ирем белән бергә утырырсыз, мин күренмәм», — дигәч, мин, ул мөритне күрәсем килмәгәнлектән, бармыйм, дидем. Бу эш Корбан бәйрәменең 3 нче көннәрендә иде. Мин гарәфә көнне әнигә кеше аркылы бүләкләр җибәргән идем, шунда әтигә дә күлмәклек, ыштанлык җибәргән идем. Шуның өчен ул мөрит минем аның өенә баруыма риза булган. Менә шуннан бирле без беребезне беребез күргәнебез юк. Бу тугърыда язу җитәр.


Без хәзер Әхмәт байның угылы** илә бергә «Китап» нәшрияты исемле бер ширкәт ясадык. Һәртөрле яңа китаплар сатып алып, үземез бастырып сатабыз. Һәр көн һәр тарафларга җибәрәбез. Мин китапларның хаталарын төзәтәм. Хак куям. Сораган кешеләргә җибәрәм. Контора минем номерымдадыр. Бу эштән дә яхшы гына акча алам. Әлхасыйль, хәлем яхшы, әлхәмделиллаһ. Әле Оренбургтан да мине чакырып хат килде; «Вакыт» гәзитәсендә, «Шура» журналларында эшләргә; 40 тәңкә айга жалуние бирәләр. Ләкин мин хәзергә анда бара алмыйм. Оренбург язучылары илә гәзитә аркылы бераз чәкәләшеп алган идек. Шуңа күрә алар, хатны минем үземә язмыйча, бер иптәшемә язып, мине чакырганнар.


Иртәгә Казанда әдәбият кичәсе була. Анда Казанның барча мөселманнары, хатын-кызлары — һәммәсе җыела. Мин шунда үземнең «Утырышу» атлы шигыремне җырларга өстемә алдым.


Сораганнарга сәлам диярсез.


Энегез Г.Тукаев


*Баһави ишәк — вәисиләрнең дини һәм иҗтимагый-сәяси хәрәкәтен башлап җибәргән Баһаветдин Вәисев (1804–1893), ХХ йөз башында бу хәрәкәтне аның улы Гайнан (Гайнанетдин) Вәисев (1878–1918) җитәкләгән. Татар демократик эшлеклеләрендә (аерым алганда Тукайда) вәисиләрнең гамәлләре теләктәшлек тапмаган. 
**Әхмәт байның угылы — Габдерахман Дәүләтшин (элек аны Әхмәт бай Хөсәенев тәрбиягә алган була).
Гаммәм — әти белән бертуган апам.


(Г.Тукайның апасы Газизә Госмановага 1908 елның 27 мартында язган хаты. «Совет әдәбияты» журналының 1936 елгы 5 нче (май) санында басылган. Беренче мәртәбә академик басмага кертелгән. Текст журналдан алынган
. (Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том: Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар.
Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит.
нәшр., 1986. – 369 б.)
).


Комментарий язарга


*