ТАТ РУС ENG

Апасы Саҗидәгә (Уральск, [1902] ел)

Уральскидән Өчилегә


Әлхатты ныйсфел-мөлякат.
Һүвә Аллаһел бари.
Бисмиллаһ иррәхман иррәхим.
Әсгадәкә Аллаһе фид-дарәйни.


Сезки, әгаззен-наси вә әкрәмех-хавас улан җизнәмезнең җәнабе галиләренә сәламе мәснүнләремезне ирсаль вә иблягъ әйләдекемез бәгъдендә, фатихаи хәйрияләреңезне өмид идә калдым. Вә кянә мөхтәрәмә вә мөгаззәзә тутамыз Бибисаҗидәгә бихәдде вә биля ниһая сәламләремезне ирсаль вә тәблигъ әйдәдем. Кәзалик энемез Габделвәһһаб идән сеңлемез Бибимәсрүрәгә һәм сеңлемез Өммеһанигә бихәдде вә биниһая сәламе мәснүнләремезне ирсаль әйләдем. Вә кянә мөгаззәзә вә мөкәррәмә тутамыз Гөлчәһрә* илин гыйззәтлү вә һиммәтлү җизнәмезгә, барча әһле бәйтенә бихәдде вә биниһая сәламләремезне ирсаль вә тәблигъ әйләдем. Вә кянә әфзале вә әкрәмешшәйүх улан бабамыз Зиннәтуллага бихәдде вә биля ниһая сәламләремезне ирсаль вә иблягъ әйләдем. Вә һәм мөкәррәмә вә мөгаззәзә әбигә бик күп сәлам күндердем. Сәлам бәгъдендә үз әтрафымыздан сөале шәрифеңез улына калса, әлхәмделиллаһи, сагъ вә сәламәтләрмез бу көнгәчә; мин бәгъдә фәрман Ходаныңдыр. Үземез хәзердә мәдрәсәдә укыб торамыз. Дәресемез — «Тәркиб»не** чыгыб барамыз. Быел укырга акчамыз юк иде. Шулай булса да Аллаһе Тәгалә бер юл ачдыгы: Гурьевда бай туганларым*** унбиш тәңкә акча бирде һәм үземезнең ахун җизни**** биш кадак чәй бирде…тигән (Хатта бу урын танылмый) егерме биш тәңкә бар иде. Шул акчалар берлә, Ходага тапшырыб, мәдрәсәгә кереб укыб торамыз. Апай***** янына бер атнада бер кайтыб киләмен. Аллаһе Тәгалә гыйльме нәфигъ виргәй иде дию, һәрдаим хәер-фатихада булмакыңызны риҗа вә нияз идәмез. Вә кянә анамыз бәрабәрендә улан тутамыз Бибигазизәдән****** бик күбдин-күб сәламе мәснүнләремезне ирсаль вә тәблигъ әйләдем.


Вә кянә үзеңезнең йибәргән әманәтеңез сәламәт тапшырылды. Рәхмәт, Алла разый булсын, гомереңез озын улыб, дәүләтеңез вә бәхетеңез көндин-көнгә зиядә улсын. Вә һәм хат язганда, андагы әхвальләрнең барчасын бәян кыйлыб языңыз. Вә янә үзеңезгә ярты кадак чәй илән бер яулык йибәрдем һәм бер исле сабын. Аз булса да, күб күреб алыңыз. Икенче йибәргәндә, инша Аллаһе Тәгалә, күбрәк йибәрермез. Гайре нә язаек? Сүз күб иде, әмма без мохтәсар кыйлдык.


Вәссәлам


Хатның хәзерге әдәби телгә тәрҗемәсе:


Хат — күрешүнең яртысы инде.
Юктан бар итүче — Алла.
Рәхим-шәфкатьле Алла хакына.
Алла сезне һәр ике йортта (дөньяда да,
ахирәттә дә) бәхетле итсен.


Сезки, кешеләрнең иң кадерлесе, югары дәрәҗәлеләрнең иң ихтирамлысы булган хөрмәтле җизнәбезгә гадәттәге сәламнәребезне җибәреп ирештергәннән соң, хәер-догаларыгызны өмет итеп калдым. Һәм дә хөрмәтле һәм кадерле тутабыз Бибисаҗидәгә чиксез күп һәм бетмәс-төкәнмәс сәламнәребезне җибәреп ирештердем. Шулай ук энебез Габделвәһһаб белән сеңлебез Бибимәсрүрәгә һәм сеңлебез Өммеһанигә гадәттәгечә чиксез һәм бетмәс-төкәнмәс сәламнәребезне юлладым. Һәм дә кадерле һәм хөрмәтле тутабыз Гөлчәһрә белән хөрмәтле һәм кайгыртучан җизнәбезгә, барлык гаиләсенә чиксез күп һәм бетмәс-төкәнмәс сәламнәребезне җибәреп ирештердем, һәм дә картларның иң яхшы күңеллесе булган бабабыз Зиннәтуллага чиксез күп һәм бетмәс-төкәнмәс сәламнәребезне җибәреп ирештердем. Һәм дә хөрмәтле һәм кадерле әбигә бик күп сәлам күндердем. Сәлам соңында үз тарафыбыздан безнең хакта сорый калсагыз, Аллага шөкер, сау-сәламәтләрбез бу көнгәчә; моннан соңгысы Хода кулында. Үзебез хәзерге көндә мәдрәсәдә укып торабыз. Дәресебез — «Тәркиб»не чыгып барабыз. Быел укырга акчабыз юк иде. Шулай булса да Аллаһе Тәгалә бер юл ачты: Гурьевтагы бай туганнарым унбиш тәңкә акча бирде һәм үзебезнең ахун җизни биш кадак чәй бирде… (тигән) егерме биш тәңкә бар иде. Шул акчалар берлә, Ходага тапшырып, мәдрәсәгә кереп укып торабыз. Апай янына бер атнада бер кайтып киләмен. Аллаһе Тәгалә файдалы гыйлем бирсен иде, дип, һәрвакыт хәер-фатихада булуыгызны өмет итәбез һәм үтенәбез. Анабыздай булган тутабыз Бибигазизәдән гадәттәгечә бик күптин-күп сәламнәребезне җибәреп ирештердем.


Һәм дә үзегезнең җибәргән әманәтегез сәламәт тапшырылды. Рәхмәт, Алла риза булсын, гомерегез озын булып, байлыгыгыз һәм бәхетегез көннән-көн артып торсын. Һәм дә хат язганда андагы хәлләрнең барысын әйтеп языгыз, һәм дә үзегезгә ярты кадак чәй белән бер яулык җибәрдем һәм бер исле сабын. Аз булса да, күп күреп алыгыз. Икенче җибәргәндә, Алла теләсә, күбрәк җибәрербез. Тагы ни языйк? Сүз күп иде, әмма без кыскарттык. Тәмам булды.

 

* Гөлчәһрә — Саҗидәнең бертуган сеңлесе.
** «Тәркиб» — мәдрәсә дәреслеге.
*** бай туганларым — Гурьев шәһәрендәге Әхмәди һәм Әүхәди Абдуловлар.
**** ахун җизни — Мотыйгулла Төхфәтуллин.
***** апай — Газизә Зәбирова, Тукайның апасы (ана башка, Мөхәммәтгарифның әүвәлге хатыны Гафифәдән туган).
****** тутамыз Бибигазизә — Мөхәммәтгариф сеңлесе (ире — Галиәсгар Госманов).

(Г.Тукайның апасы Саҗидәгә [1902] елда язган хаты. Күчермәсе Г.Ибраһимов исем. институт Мирасханәсендә саклана (9 ф., 2 тасв., 13 с.б.). Беренче мәртәбә академик басмага кертелгән. Текст күчермәдән алынды (автографы сакланмаган). Хат Тукай әнисе Бибимәмдүдәнең сеңлесе (башка анадан туган) Бибисаҗидә Зиннәтулла кызына язылган. Бу вакытта ул инде Әхмәтсафа Зариф улы Хәбибуллинда кияүдә булып, аларның хатта телгә алынган Габделваһһаб, Бибимәсрүрә һәм Өммеһани исемле балалары булган. Хатның язылу елы төгәл билгеле түгел, галимнәр тарафыннан якынча 1902 ел дип куелган. (Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том: Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар.
Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит.
нәшр., 1986. – 369 б.)
).


Комментарий язарга


*