ТАТ РУС ENG

Апасы Саҗидәгә (Уральск, 1903 ел, 30 июнь)

1903 ел, 30 июнь
Уральскидән Өчилегә


Биисми Габдулла бине Мөхәммәдгариф Тукаев.*

 

Фөтүвәтле вә сәгадәтле җизнәмез илән миһербанә вә мөшфика Саҗидә апайга биниһая догаи-сәламләремне васил вә мөтәвасил әйләдем. Кәзалик мөгаззәзә вә мөхтәрәмә сеңлемез Бибимәсрүрә илән энемез Габделвәһһабка бездән күп-күп дога вә сәлам диеңез. Вә дәхи хөрмәтле атамыз бәрабәрендә улан бабамызга, әһлияи мөхтәрәмәләрене шамилән, биниһая дога вә сәлам, дидем.* Сез туганымның йибәргән әманәт вә хатларыңызи ушбу үткән кышта алдым. Үзем йоклаган вакытта, баш очыма куеп киткән. Торып карасам, бер савыт манпаси һәм какъ тора. Соңра какыңыздан һәр апаларыма өлеш чыгардым. Бик рәхмәт укыдылар. Бу әманәтләрне биреп киткән кешене таба алмадым. Зинһар, гаеп итмәңез. Инша Алла, мондин ары һаман хәбәрләшеп торырмыз. Үзем әлхаль мәдрәсәдә таләбе голүмдәмен. Дәресем «Шәрхе мелла»дыр**. Кадәри халь сарфы иҗтиһад идәмез.*** Һәрничек хәер-фатихада булышаек. Сездән янә бер илтимасым бар: Сез, җизнәңнән күп сәлам, дип язасыз. Ләкин җизнәм нә исемдә вә кайда тәхсиле голүм иткән — шулары бәңа бик мәҗһүлдер. Мөмкин булса, хат язганда мәгълүм итеңез. Бервакыт, Кырлайдан Өчилегә җыенга килгән вакытымда, бабайларда җизнәмнең яңа кияү вакыты иде. Исеңездәме, мин икеңезнең хәлвәт бүлмәсенә кереп чәй эчтем, әмма яшьлегемнән бернәрсә фәһемләмәдем. Мөшфика апаем! Синең сабый вакытта һәм хәзер дә иткән изгелекләреңне кабердә ятсам да онытмам. Анам дарелбәкайә рихләт иткәч, бабайлар өендә бәңа мәрхәмәт күзе илән караучы юк иде, мәгәр син бар идең.**** […] дия золым-җәберләренең җәрәхәте җәннәте гаденгә керсәм дә, йөрәгемнән китмәс. […] …ләр дә шуның тәвабигыннан иде… дөрестен әйтеңез. […] хәзер ничек тора, һәм ул да Саҗидә апай илән бер атадан, бер анадан туганмы? Йә булмаса ул мыеклы әбидән***** туганмы?


Хәзер дә атам-анама һаман Коръән укып торам, мәүлам кабул итсен. Бу үткән кышта Кырлайдагы анам да кура җиләге кагы җибәргән иде. Атам бер елдан бирле авыртып ята икән. Сезнең җибәргән чиккән аяк чолгавыңызны, апай төсе дип, кадерләп кенә тотамын. Үзем дә хәзер тәмам мөстәкыйль булдым. Бүләкләр йибәргәләрмен. Хәзер бу җулы йибәрә алмадым, зинһар, рәнҗи күрмәңез. Язачак сүзләрем күп иде, икътисар иттем. Мондагы апаларым барчасы сәламәтләр. Сезнең догаларыңызны үтенеп, сәлам, диделәр. Бик ашыгыч яздым.


Хәерле гомерләреңезне теләп язгучы талибел-гыйлем Габдулла…


* Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев исеме белән.
Киң күңелле һәм изгелекле җизнәбез белән йомшак күңелле һәм шәфкатьле Саҗидә апайга чиксез күп теләк һәм сәламнәремне ирештердем. Шулай ук кадерле һәм хөрмәтле сеңлебез Бибимәсрүрә белән энебез Габделвәһһабка бездән күп-күп теләк һәм сәлам, диегез. Һәм тагын хөрмәтле атабыз урынында булган бабабызга, хөрмәтле гаиләләрен дә кертеп, чиксез күп теләк һәм сәлам, дидем.
**«Шәрхе мелла» — мәдрәсә дәреслеге (гарәп теле синтаксисы буенча).
*** Хәлдән килгәнчә тырышабыз.
****Күп нокта куелган урыннар кулъязмада бозылган, танылмый.
*****мыеклы әби — Зиннәтулланың беренче хатыны Камилә.

Әлхаль — хәзерге көндә.
Таләбе голүмдәмен — гыйлем алам, укыйм.
Илтимас — үтенеч.
Тәхсыйле голүм итү — уку, белем алу.
Мәҗһүл — билгесез, мәгълүм түгел.
Хәлвәт бүлмәсе — кияү белән кыз ялгыз кала торган бүлмә.
Фәһемләмәү — аңышмау.
Мөшфика — шәфкатьле.
Дарелбәкайә (бәкага) рихләт итү — үлү.
Җәннәте гаден — оҗмах.
Тәвабигъ — иярчен.
Икътисар итү — кыскарту.
Талибел-гыйлем — гыйлем эстәүче, укучы.
(Г.Тукайның апасы Саҗидәгә 1903 елның 30 июлендә язган хаты. Хат Г.Ибраһимов исем. институт Мирасханәсендә саклана (9 ф., 2 тасв., 10 с.б.). Беренче мәртәбә академик басмага кертелгән. Текст Мирасханәдәге кулъязмадан алынган. Хатта исемнәре очраган шәхесләр алдагы хатта да телгә алынды
. (Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том: Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар.
Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит.
нәшр., 1986. – 369 б.)
).


Комментарий язарга


*