ТАТ РУС ENG

Габдерахман Дәүләтшингә (Казан, 1908 ел, 9 июнь)

1908 ел, 9 июнь
Казаннан


Хөрмәтле Габдерахман әфәнде!


Менә Сезгә актык мәртәбә мөрәҗәгать итәм: әгәр Сездә миңа тиешле акча, үзеңез әйткәнчә, беткән булса да, пожалуста, Сез хәзер 25 сум акча биреп йибәреңез әле. Мин Сезгә, вәгъдәм буенча, тиздән бер китап бирермен.*

 

Ушбу көннәрдә Оренбургка хат яздым. Анда барсам,** баргач та акчаңызны йибәрермен. Китап та минем өсттә калыр.


Китап басылып беткәч, «Сабах»тан үзеңез күпме барын алырсыз. Әле Гыйльметдиндә*** дә алачак бөтен. Пожалуста, [сүземне] кире кайтармаңыз, бер җәйге пальто алмакчы идем бу көннәрдә.


Г.Тукаев

 

*бер китап бирермен — биредә сүз 1908 ел ахырында «Сабах» көтепханәсендә чыккан «Җуаныч» яисә «Алтын әтәч» (Пушкиннан тәрҗемә) исемле китаплар турында бара.
**Оренбургка хат яздым. Анда барсам — Тукай Оренбургка бармый кала.
***Гыйльметдин — нашир Гыйльметдин Шәрәф.


(Г.Тукайның Габдерахман Дәүләтшингә 1908 елның 9 июнендә язган хаты. Шагыйрьнең шәхси бланк кәгазенә язылган бу хат (үтенеч-мөрәҗәгать; автограф) Казан дәүләт университеты фәнни китапханәсендә саклана. Беренче мәртәбә академик басмага кертелгән. Текст автографтан алынган
. (Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том: Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар.
Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит.
нәшр., 1986. – 369 б.)
).


Комментарий язарга


*