ТАТ РУС ENG

Габдулла Кариевкә (Казан, 1907 ел, 30 декабрь)

1907 ел, 30 декабрь
Казаннан Уральскигә


Хөрмәтле аркадаш Габдулла Хәйруллин* җәнабләре!


Сезне иң элек гайде сәгыйд илә тәбрик итәм (ахыры көннәре булса да). 30 декабрь тарихлы мәктүбеңезне алмаклә мәмнүн булдым**. Бичара караңгыда калган Уральск мөселманнарына шактый зыян сачмакчы икәнсез.

 

Эшләреңездә парлак сурәттә муаффәкъ булуыңызны*** телим.


Бу сәнә гаҗәп булды: Сез дә, һаман бертөсле караңгы вә ямьсез булган эт оясыннан чыгып, кояш күрдеңез; дөнья гиздеңез; мин дә менә, Казанны вә туган җирем булган Казан арты авылларын күреп, күп гыйбрәтләр вә хиссиятләр алдым. Мин хәзер Казанда инде. Уральскидә вакыт шуны сөйли-сөйли авыз суларым кибеп бетдеге вә шунда бару хакында шигырьләр яздыкым Казанда инде.


Әлхәмделиллаһ. Монда күңелле. Дуст-иш, зыялылар күп, сөйләшәбез, көлешәбез, укыйбыз, тәгаттый әләфкярдә булынабыз****. Кызык соң. Шулай да, Казанга килгәч, каты-каты гына хәстәләнеп алдым. Ахры, һавасы килешмәде. Үзем теләп кенә «Әл ислах»ка хезмәт итәм. Жалуние башка җирдән алам. Әйе, Уральскидә берничә сабый балалар тарафыннан надан вә җаһиланә чыгарылган «Яңа тормыш»***** монда килеп тора. Мәрхүмнәр! дим дә куям.


Г.Тукаев


*Габдулла Хәйруллин — Габдулла Кариевнең чын исем-фамилиясе Миңлебай Хәйруллин булган.

**Хатыгызны алып шат булдым.

***Якты, зур уңышка ирешүегезне.

****Фикер алышабыз.

*****«Яңа тормыш» — 1907–1908 елларда Уральскида чыккан газета, редакторы һәм нашире — Мөхәммәтгали Мусин.

(Г.Тукайның Габдулла Кариевкә 1907 елның 30 декабрендә язган хаты. «Мәктәп» журналының 1913 елгы 4 нче (20 апрель) санында басылган. Беренче мәртәбә академик басмага кертелгән. Текст журналдан алынган. (Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том: Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар.
Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит.
нәшр., 1986. – 369 б.)
).


Комментарий язарга


*